ЯҢАЛЫКЛАР


11
февраль, 2025 ел
сишәмбе

Сәламәтлек-кешедә булган иң кыйммәтле әйбер. Аны балачактан ук сакларга һәм ныгытырга кирәк, аны югалту җиңел, ә торгызу авыр. 11 февраль көнне Туктар авыл клубы «сәламәт тән-сәламәт рух»дигән кызыклы әңгәмә үткәрде. Чарада катнашучылар бергәләп авырмас өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында фикер алыштылар, көн режимы, дөрес туклану, нинди продуктларның кеше сәламәтлеге өчен файдалы булуы, ә кайсыларының зарарлы булуы, җиләк-җимеш һәм яшелчәләрнең шифалы үзлекләре һәм физкультура белән шөгыльләнергә кирәклеге турында сөйләштеләр . Әңгәмәне физкультура белән дәвам иттеләр.

Тэги: Туктар авыл клубы

11 февраль көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече «Үсеш» лицее укучылары өчен Татарстанда Ватанны саклаучылар елына багышланган «По волне нашей памяти» исемле әңгәмә үткәрде. Әңгәмәдә катнашучылар Икенче бөтендөнья сугышы кебек бөек вакыйгаларны, үз гаиләләрен һәм Ватаннарын саклап фронтта сугышканнарны искә төшерделәр. Армиядә хезмәт итүләрен һәм бурычларын үтәүләрен дәвам итүче Заман сакчыларына аерым игътибар бирелде. Авыр ситуацияләрдә батырлык күрсәткән яшь солдатлар, шулай ук үз тәҗрибәләрен һәм белемнәрен яшьләргә тапшыручы Ветераннар турында хикәяләр яңгырады. Чара азагында катнашучылар бер минут тынлык белән искә алдылар. Әңгәмә Ватанны саклаучыларга хөрмәт күрсәтү генә түгел, ә ватанпәрвәрлек һәм үз илеңә мәхәббәт кирәклеген искә төшерү дә булды.

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

10
февраль, 2025 ел
дүшәмбе

9 февраль көнне Олы Нырты мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре балалар белән уеннар үткәрделәр. Хәрәкәтчән уеннар - ул шатлыклы хисләр чыганагы. Алар шулай ук балаларга физик, акыл, эстетик тәрбия бирү, сәламәтләндерү һәм, әлбәттә, белем бирү һәм үстерү кебек күп мәсьәләләрне хәл итә. Уенда балалар дус булырга, бер-берсен кайгыртырга, бер-берсенә ярдәм итәргә өйрәнәләр. Мәсәлән, "Егыла торган таяк», «артка таба» уеннары хәрәкәтләр координациясен ныгытуга, җитезлекне, төгәллекне үстерүгә ярдәм итәләр. Ә «Космонавтлар» уены пространствода тиз ориентлашу, сигнал буенча хәрәкәт итү, тизлекне үстерә. Ә иң мөһиме - балалар шатлык, энергия, күтәренке рух алды.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йор

9
февраль, 2025 ел
якшәмбе

Думбра – рус балалайкасына охшаш татар музыка уен кораллары. Думбра Татарстанда гына түгел, Башкортстан, Казахстан, Үзбәкстан илләрендә дә яхшы таныш. Һәр халыкта хордофонның үз төре: домра, думбыра, дутар. 9 февраль көнне Югары Шытсу мәдәният йортында үткән “Думбрада - көй” дигән мастер-класс шушы турыда сөйләшүдән башланды. Чарада катнашучылар музыкаль инструментны дөрес тотарга, аннан аваз чыгарырга, бармакларны дөрес куярга, кулны тигез хәрәкәтләндерергә өйрәнделәр. Мастер-класс ахырында ансамбльдә уйнап карадылар. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

Бу чара илебез тарихында һәм аның гражданнарының йөрәкләрендә тирән эз калдырган бөек сугышка багышланды. Сталинград сугышы халкыбызның батырлыгы һәм ныклыгы символына әверелде. Электрон презентация ярдәмендә чарада катнашучылар әлеге фаҗигале вакыйгаларны, шәһәрне саклаучыларның каһарманлыгын, аларның фидакарьлеген һәм куркусызлыгын күрделәр. Шулай ук документаль видеофрагментлар күрсәтелде, алар шул коточкыч чорларны кичергән кешеләрнең язмышлары турында сөйләде. Шулай итеп, хәтер сәгате Сталинград геройларын искә алу гына түгел, ә яшьләр өчен тарихыбыздагы мөһим вакыйгалар турында күбрәк белү мөмкинлеге дә булды. Бу чара үткәннәр турындагы хәтернең кешеләр йөрәгендә яшәвен, ә тарихи вакыйгаларның әһәмияте актуаль булып калуын раслады.

Тэги: Шекше авыл мәдәният йорты

Сулэ авыл клубында "Солдатка хат" патриотик акциясе узды. Акциянең асылы хатларда,ләкин гади хатларда түгел, ә хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә катнашып үз бурычларын үтәүче Россия солдатларына язылган хатлар. Өйдән еракта урнашкан махсус операциядә катнашучылар егетлэребезне поддержать итер очен. Хатларда солдатларга яхшы телэклэр һәм алар саклаган тыныч күк йөзе өчен рәхмәт сүзләре урнашты.

Тэги: Сулэ авыл клубы

Без мәктәп яшеннән үк герой пионерларның исемнәрен хәтерлибез. Чынлыкта фашистларга каршы көрәшүче яшүсмерләрнең саны күбрәк була – якынча 300 мең. 50 мең төрле көрәшләрдә, җәзалауларда һәлак була. Безнең көннәргә санаулылары гына килеп җитә. 8 февраль көнне Югары Шытсу мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Яшь герой – антифашистлар көненә үткәргән “Зур сугышның кечкенә геройлары” дигән хәтер дәресендә шул турыда сүз барды. Алып баручылар герой пионерлар, Бөек Ватан сугышы чорында яшь антифашистларның илбасарларга каршы көрәше турында сөйләделәр. Балалар буыннан буынга батырлыклары истә калачак геройларның исемнәрен белделәр. Ә видео-презентациядән балалар яшь разведчик партизаннар, сугыш кырында үлгән яшьтәшләренең исем-фамилияләре белән таныштылар. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

9 февраль көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре яшүсмерләр өчен «Ут белән шаярма» дигән профилактик әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә барышында янгын сәбәпләре турында фикер алышынды, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре искә төшерделде, янгын чыкканда нинди номер буенча шалтыратырга кирәклеге искә төшерелде. Янгын ачык ут, һаваның югары температурасы, агулы газлар, төтен һәм башка уңайсыз факторлар белән куркыныч. Моннан тыш, катнашучыларны мәдәният йортында булган янгын сүндерү чаралары белән таныштырдылар һәм янгын сүндергечтән ничек дөрес файдаланырга кирәклеге турында сөйләделәр. Очрашу барышында балалар янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә файдалы белемнәр алдылар. Мондый дәресләрдән соң балалар үзләренең белемнәрен киңәйтеп кенә калмыйлар, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә дә башкача карыйлар.

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

9 февраль көнне Сулэ авыл клубында балалар белән "Сәламәтлекне сатып алмыйсың" дигән тематик программа үтте.Сәламәтлек – кешедә булган иң кыйммәтле әйбер, ул теләсә нинди байлыктан да кадерлерәк.Шуңа күрә балачактан ук үзеңә сак карау бик мөһим авыл клубы мөдире балаларга сәламәт яшәү рәвешенең әһәмияте, аның кыйммәтләре, һәр кеше тормышындагы роле турында сөйләде. Сәламәтлек өчен физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү бик файдалы. Сәламәт туклану һәм үләннәрнең, җиләк-җимешләрнең һәм яшелчәләрнең шифалы үзлекләре турында сөйләштеләр. Җәй көне җыйган шифалы үләннәрне карадык.

Тэги: Сулэ авыл клубы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International