Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру проблемасы халык арасында иң актуаль проблемаларның берсе булып тора. Профилактика эшен оештырмыйча, зарарлы гадәтләр проблемасын хәл итүдә уңай нәтиҗәләргә ирешеп булмый. Зарарлы гадәтләр кешенең үзе өчен, аның даирәсе, дуслары, гаиләсе өчен, ә нәтиҗәдә - бөтен җәмгыять өчен фаҗига булып тора. Кайвакыт нәкъ менә шушы зарарлы гадәт аркасында кешеләр ялгыз кала, инвалидка әйләнә һәм картлар һәм инвалидлар интернат-йортларына да эләгә. Лесхоз мәдәният йортының бу юнәлештәге эше сәламәт яшәү рәвешен актив пропагандалаучы чараларны күздә тота. Бүген 26 февраль көнне мәдәният йортында Лесхоз табиб амбулаториясе шәфкать туташы С.Г. Мингәрәева катнашында Лесхоз картлар йортында тәрбияләнүчеләр өчен «Зарарлы гадәтләр һәм аларның кеше сәламәтлегенә йогынтысы» дигән темага профилактик әңгәмә үткәрелде. Сәрия Габделнуровна начар гадәтләр (тәмәке тарту, алкоголь, наркотиклар куллану, даруларны контрольсез куллану, зарарлы ризыклар) һәм аларның коточкыч нәтиҗәләре турында кызыклы лекция укыды. Төп игътибарны файдалы гадәтләр (көн режимын үтәү, дөрес туклану, физкультура белән шөгыльләнү, саф һавада йөрү) турында сөйләүгә юнәлтте. Әңгәмә ахырында катнашучылар табибка үзләренең кызыксындырган сорауларын бирделәр. Шулай итеп, чара бик кызыклы һәм нәтиҗәле узды.
26 февраль көнне Шәмәрдән мәдәният йортында «Волшебный мир» оригами ясау буенча мастер-класс булып узды. Башта белгеч оригаминың барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Аннары мәдәният йорты хезмәткәре балаларга кәгазь эшләнмәләр өләште һәм фигураны ясау процессын адымнар белән күрсәтте. Барлык укучылар да бу катлаулы сәнгатьне үзләштерә алдылар. Бик күңелле һәм гыйбрәтле булды.
26 февральдә мәдәният учреждениесе хезмәткәрләре "мәдәни десант-2025" күчмә семинар-практикумында катнаштылар, ул Биектау муниципаль районында Чернышевка, Ямаширмә авылларындагы мәдәният йортларында һәм Ямаширмә исемендәге музейда узды. С.Сәйдәшев Д. Әбрә.
26 нчы февраль көнне Шәмәрдән мәдәният йортында балалар өчен Халыкара туган тел көненә багышланган «Интересный наш язык» дигән әдәби сәгать уздырылды. Әлеге чараның максаты - балаларны татар теле һәм мәдәниятенең байлыгы, матурлыгы белән таныштыру иде. Әдәби сәгать барышында балаларга туган телнең тарихы, аның үзенчәлекләре һәм милли гореф-гадәтләрне саклауда әһәмияте турында сөйләделәр. Туган телгә сакчыл караш һәм аны киләчәк буыннарга тапшыруның мөһимлегенә аерым игътибар бирелде. Күрсәтмә материал буларак халык осталарының осталыгын күрсәтүче матур татар милли киемнәре һәм чигүле традицион сөлгеләр күрсәтелде. Чара туган телгә карата хөрмәт атмосферасында узды һәм балаларда зур кызыксыну уятты.
25 февраль көнне Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре “Минем туган ягым” дигән иҗади сәгать үткәрделәр. Балалар туган як турында җырлар тыңладылар, халык уен кораллары, халык геройлары, Ватан сакчылары турында әңгәмә алып барылды. Шулай ук тематик альбомнарга, журналларга күзәтү ясалды. Иҗади сәгать “Катюша” җырына кашыкларда уйнау белән тәмамланды. Чара Бөек Ватан сугышында җиңүгә 80 ел һәм Ватанны саклаучылар елы кысаларында үтте.
25 февраль көнне Эзмә мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан «Без бергә көчле " дип исемләнгән бәйрәм концерты булды. 23 февраль-барлык ир-атларга аларның бик мөһим һәм кыйммәтле кешеләр булуын искә төшерергә кирәк булган үзенчәлекле көн. Изге сүзләр һәм теләкләр, истәлекле бүләкләр хәрбиләргә генә түгел, ә гаиләләрен саклаучы барлык ир – атларга да бирелә. Сәхнәдән патриотик җырлар, матур биюләр һәм армиядә хезмәт итүгә багышланган көлке күренешләр яңгырады. Үзешчәннәр, измә мәдәният йорты хезмәткәрләре башкаруындагы барлык номерларны тамашачылар алкышлар белән сәламләде. Бәйрәм концерты катнашучыларның барысын да үз иле һәм аның геройлары белән горурланып берләштерде, якты тәэсирләр калдырды.
Шекше мәдәният йортында “Ватанны саклаучыларга багышлана!” дигән спорт-танып белү программасы оештырылды. Ватанны саклаучылар көне хәрби дан көне генә түгел, ә ил сагындагы барлык ир-атларның һәм хатын-кызларның батырлык һәм кыюлык символы да булып тора. Яшь буын үз гомерләрен Ватанны саклауга багышлаган геройларны белә һәм хәтерли. Бәйрәм уңаеннан тарихи викторина оештырылды, катнашучылар биремнәр үтәделәр, ә спорт өлешендә Шекше мәдәният йорты командалары арасында волейбол буенча турнир узды. Уен нәтиҗәләре буенча икенче урын «Яшьләр»гә бирелде, ә беренче урынны «Студентлар» командасы яулады. Командаларга һәм судьяларга бүләк сертификатлары тапшырылды.
Шекше мәдәният йортында үзешчән җырчы,«Зиләйлүк» фольклор коллективы солисты Фирдәүсә Нәзирова хөрмәтенә «Жырлап узган гомер» дип исемләнгән иҗат кичәсе узды. Фирдәүсә ханым үзенең хезмәт һәм иҗат юлын тулысынча халыкка хезмәт итүә багышлаган шәхес. 2013 елда оештырылган Саба мәдәният йортының «Саба чишмәләре» иҗат берләшмәсенең дә иң сәләтле җырчысы да әле ул. Һәрвакыт игътибар үзәгендә Фирдәүсә ханым,төрле дәрәҗәдәге конкурслар һәм фестивальләр лауреаты. Гаилә - аның төп таянычы, ире Рәсим белән тату гомер итәләр, балалары, оныклары, авыл халкы өчен үрнәк булып яшиләр. Сәхнәдән юбилярга бик күп теләкләр әйтелде. «Игенче» җәмгыяте, Саба районы ветераннар советы вәкилләре, Шекше авыл җирлеге башлыгы, ХәнифТимербаев һәм Ләйсән Хисмәтова җитәкчелегендәге иҗат коллективлары, туганнары, авылдашлары чыгыш ясады.
25 февральдә «Оста куллар» клуб берләшмәсендә катнашучылар табигать һәм иҗат дөньясына чумдылар һәм күркәләрдән искиткеч матур панно ясый башладылар. Теләсә нинди иҗади эшләрне төрле зурлыктагы, төрле вариациядәге күркәләр белән бизәргә мөмкин. Күркәләрдән ясалган картиналар бик популяр, чөнки мондый композицияләр күзне шатландыра, шулай ук бик үзенчәлекле күренә. Күркәләрдән ясалган картиналарны теләсә кайсы бәйрәмгә бүләк итәргә була. Тиздән без ярата торган 8 март бәйрәме дә җитә. Ә иң мөһиме алар үз кулларың белән һәм тирә-юньдәгеләргә мәхәббәт белән эшләнгән!
23 февральдә Россиядә Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелә. Бу көнне Яңа Мичән мәдәният йортында «Әти-минем таянычым» дигән уен программасы узды. Чара барышында әтиләр һәм балалар викторина сорауларына җавап бирделәр."Ватанны яклаучы дигән һөнәр бар",“Әтиеңне котла” , “Шигырь язу”, “Аш-су”, “Көлке илендә”, “Сафка тезелү әзерлеге” конкурсларында бик теләп катнаштылар. Әтиләре мәкальләр, машина маркалары, көч һәм төзлек сынаулары буенча эстафеталарда һәм конкурсларда катнашкан балалар аеруча горурлык хисләре кичерделәр. Әтиләр җитезлектә һәм җиңүгә ирешүдә бер дә калышмады. Командаларга мавыктыргыч, кайвакыт бик гади булмаган конкурслар тәкъдим ителде, анда алар үзләренең спорт күнекмәләрен генә түгел, зирәклекләрен дә күрсәтә алдылар. Бәйрәм бер тында үтте. Һәр яңа конкурста кызып -кызып катнаштылар, әмма үзара ярдәмләшү һәм татулык җиңде. Бәйрәмдә катнашучыларның барысы да бик күп уңай хис-кичерешләр, күтәренке кәеф алдылар!
p { line-height: 100%; text-align: justify; background: transparent; page-break-before: auto }p.western { font-family: "PT Astra Serif", serif; font-size: 14pt }p.cjk { font-size: 10pt }a:visited { color: #800000; so-language: zxx; text-decoration: underline }a:link { color: #000080; so-language: zxx; text-decoration: underline }