ЯҢАЛЫКЛАР


9
октябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

9 октябрь көнне Балтач районы Кушкетбаш урта мәктәбенең укучылары «Тылсымлы кыңгырау» туристлык маршруты буенча Лесхоз мәдәният йортында булдылар. Кунакларны Убырлы карчык үзенең биремнәре һәм уеннары белән каршы алды. Балалар барлык биремнәрне дә рәхәтләнеп үтәделәр, шуннан соң тылсымлы кыңгыраулар дөньясына эләктеләр. Балаларны кыңгырауларның күплеге һәм музейдагы уникаль кыңгыраулар тавышы гаҗәпләндерде. Шулай ук балалар өчен милли камыр ризыклары белән чәй эчү оештырылды, шуннан соң балалар мультфильм карадылар. Туристлык маршруты мастер-класс белән тәмамланды, анда балалар агач кыңгырауларны рәхәтләнеп бизәделәр.

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

8
октябрь, 2025 ел
чәршәмбе

  7 октябрьдә Бөтендөнья укытучылар көненә Югары Шытсу, Түбән Шытсу мәдәният йортлары, Елыш авыл клубы, Югары Шытсу китапханәсе хезмәткәрләре бәйрәм кичәсе үткәрделәр. Чарага төрле елларда Түбән Шытсу мәктәбендә хезмәт куйган укытучылар һәм бүгенге коллектив чакырылган иде. Концерт авыл җирлеге башлыгы Мәүлетов Б.М. һәм мәктәп директоры Әхмәтшин И.И.ның котлау чыгышыннан башланды. Кичә “Башваткыч” тапшыруы форматында барды. Тамашачыларга мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан музыкаль номерлар тәкъдим ителде. Кичә чәй табыны артында җылы, җанлы әңгәмә, оештыручыларга рәхмәт сүзләре белән тәмамланды. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

8 октябрь көнне Туктар авыл клубы "наркотик матдәләргә зыян"дигән әңгәмә үткәрде. Әңгәмә вакытында наркотиклар турында фикер алыштылар",наркотиклар куллануның таралу һәм куркыныч фактлары турында. Наркотик матдәләр куллана башлаган кеше белән ниләр булуын, бу бәйлелекнең нәтиҗәләре һәм ахыргы нәтиҗәсе нинди булуын белдек. Ахырда, безнең тормышта булмасын, уңай фикерләүгә ия булырга һәм спорт белән шөгыльләнергә кирәк дигән нәтиҗә ясадылар.

Тэги: Туктар авыл клубы

8 октябрь көнне Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханәче хезмәткәрләре Саба районыннан килгән кунаклар өчен "Ябалакта кунакта" дигән театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Кунаклар төрле әкият геройлары белән очраштылар, мини-зоопаркта булдылар, Убырлы карчыкның төрле биремнәрен үтәделәр. Барысы да бик күп уңай хис-кичерешләр алды һәм сәяхәттән бик канәгать калдылар.

Тэги: Лесхоз мәдәният йорты

7
октябрь, 2025 ел
сишәмбе

5 октябрь көнне Эзмә мәдәният йортында Өлкәннәр көне уңаеннан «Алтын еллар»дип исемләнгән музыкаль кичә үткәрелде. Бәйрәм дәвамында өлкәннәр үз адресына ихлас теләкләр ишеттеләр, алар өчен Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре, үзешчәннәр һәм Казан кунагы Рөстәм Хөсәенов башкаруында яраткан җырлар яңгырады. Бүген алар рәхәтләнеп аралаштылар, яшьлекләрен искә алдылар, күп кенә бәйгеләрдә һәм уеннарда катнаштылар. Бәйрәм атмосферасы беркемне дә битараф калдырмады. Проблемалар турында онытып һәм күңелләре белән ял итеп, барысы да бик күп уңай хис-кичерешләр алды. Кичә дуслар белән очрашырга, бер-береңә яхшы кәеф белән уртаклашырга менә дигән сәбәп булды.

Тэги: Эзмә мәдәният йорты

    Арчада 6 октябрьдә «Татарстан – безнең йортыбыз» республика этномәдәни фестивале узды. Фестивальнең максаты - Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның бердәмлеген ныгыту, үзара рухи баету, күпмилләтле мәдәниятне саклап калу, үстерү һәм популярлаштырудан гыйбарәт. Фестивальдә Югары Шытсу мәдәният йортыннан Шарифуллиннарның гаилә дуэты “Инструменталь музыка” номинациясендә чыгыш ясады һәм диплом белән бүләкләнде.

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

1 октябрь көнне Олы Нырты мәдәният йорты һәм китапханәсе мәдәният өлкәсендә һәм башка тармакларда эшләп, лаеклы ялга чыккан хөрмәтле ветераннарыбыз белән, район мәдәният йортында куелган "Туган җиргә кайтты кайтмаганнар" Хәтер китабы"на төренеп" дип исемләнгән  концертка кульпоход оештырдылар. Әлеге югары дәрәҗәдә куелган концертны карау  мөмкинлеген  тудырган өчен район җитәкчелегенә  , район мәдәният бүлеге  начальнигы Загидуллин Р.Ф.ка өлкәннәребез исеменнән чиксез зур  рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

7 октябрь көнне Олы Арташ авыл клубы мөдире Олы Кибәче авылында өлкәннәр  көненә багышланган бәйрәм тантанасында катнашты. Гармун җырлары җырланды, кичә күңелле үтте. 

 

Тэги: Олы Арташ авыл клубы

Россиядә Укытучылар көнен ел саен 5 октябрьдә билгеләп үтәләр. Әлеге һөнәри бәйрәмне бөтен Россия буенча миллионнан артык педагог, шулай ук 18 миллион бала билгеләп үтте.

Олы Нырты авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре 5 октябрь көнне "Eкытучы белән бергә" очрашу үткәрделәр. Чарада укытучылар һәм укучылар катнашты. Очрашуда белем бирүнең үткәне һәм бүгенгесе турында фикер алыштылар, укытучылар бу һөнәрне сайларга нәрсә этәргәне турында сөйләделәр, балаларга булган мәхәббәтнең теләсә нинди проблемаларны хәл итәргә ярдәм итүен билгеләп үттеләр. Укучылар укытучыларга игелекле, кайгыртучан һәм белемле булулары өчен рәхмәт белдерделәр. Кичә укытучыларны котлау белән тәмамланды.

 

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

Ватанны саклаучылар елы һәм Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында, патриотик тәрбия бирү максатыннан, 5 октябрьдә Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен «Геройлар безнең хәтердә яши» дигән патриотик сәгать үткәрделәр.Чарада солдатларыбызның батырлыгы һәм Ватаныбызга булган батырлыклары турында сөйләнелде. Балалар игътибарына күргәзмә күрсәтелде , анда алар солдат чемоданы эчендэге эйберлэр белән таныштылар, сугыш еллары патефонын күрделәр, СССР чорындагы солдат альбомнарын кызыксынып карадылар.

Бөек Ватан сугышы геройларыбыз Хода апа белән Габделхәй абыйнын биографияләре, тормышлары турында тулырак мәгълүмат белән таныштылар.Балалар кызыксынып һәм сокланып аларның костюмнарын , бүләкләрен һәм медальләрен карадылар. Чара азагында сугыш операцияләре барышында һәлак булганнарның барысын да бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

p { line-height: 100%; text-align: justify; background: transparent; page-break-before: auto }p.western { font-family: "PT Astra Serif", serif; font-size: 14pt }p.cjk { font-size: 10pt }a:visited { color: #800000; so-language: zxx; text-decoration: underline }a:link { color: #000080; so-language: zxx; text-decoration: underline }

Тэги: Яңа Мичән мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International