Балалар теләсә кайсы яшьтә эмоциональ ярдәмгә ,тәрбиягә мохтаҗ. Кайвакыт тормышта чишелмәслек булып күренгән проблемалар да була, тирән күңел кичерешләре, борчылу, сагыну һәм хәтта өметсезлек тә туа. Авыр тормыш хәлендә калган яшьләргә ярдәм күрсәтүнең мөһим каналы булып Яшьләр Ышаныч Телефоны тора.26 август көнне иштуган мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе яшьләр белән “Шалтырат! Син ялгыз түгел!" дип аталган ышаныч телефоны турында әңгәмә үткәрде. Яшьләр ышаныч телефоны турында бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр.Әңгәмә барышында һәркайсы эләгергә мөмкин булган хәлләр турында фикер алыштылар һәм алардан чыгу юлларын хәл иттеләр. Бу акция ярдәмендә алар ышаныч телефоны хезмәтендә югары дәрәҗәдәге профессионаллар эшләвен, кемгә һәм ничек ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә, әгәр син катлаулы һәм хәл ителмәслек хәлгә эләксәң, нишләргә икәнен аңладылар. Белгечләр тыңларга, аңларга һәм ярдәм итәргә әзер. Ышаныч телефоны-ул дус, ул үз-үзенә ышаныч табарга һәм проблеманы хәл итүдә ярдәм алырга мөмкинлек бирә. Ә иң мөһиме-бу сер булып калачак дигән ышаныч. Бәлки, бу кем өчендер коткаручы салам бөртеге булыр да, һәм кемдер үз көченә ышаныч табар һәм үз проблемаларын хәл итәр. Чара ахырында яшьләр ышаныч телефоны номеры һәм тиешле файдалы мәгълүмат булган листовкалар алдылар.
Татарстан Республикасы көне-барлык халыкның тотрыклылыгын һәм иминлеген тәэмин итә алырлык тыныч хезмәткә өмет бәйрәме. 28 августта Чабья-Чурчы авылында "Татарстанда җәй" проекты кысаларында, шулай ук Татарстан Республикасы көне уңаеннан Олы Нырты мәдәният йорты һәм китапханә, Язлы Арташ, Урта Нырты авыл клублары белән берлектә «Татарстан-туган җирем»концерты булды. Тамашачыларга җырлар, биюләр, шигырьләр тәкъдим ителде. Концерт программасы күбрәк иске һәм яхшы дусларның дусларча очрашуын хәтерләтте .Авыл халкы концерттан бик канәгать калды һәм алкышлар белән әлеге концертны оештыручыларга һәм анда катнашучыларга рәхмәт белдерде
“Татрстанда җәй “проеты дәвам итә. Шушы уңайдан һәм Республикабыз Татарстаннның туган көненә багышлап, 27 август көнне Урта Нырты авыл клубы каршында, урам концерты куелды Әлеге бәйрәм чарасын Олы Нырты мәдәният йорты һәм китапханәсе , Язлы Арташ , Чәбя Чүрчи авыл клублары берлектә оештырды.Үзэшчән артистларның матур җырлары , дәртле биюләре халыкка тәкдим ителде. Җыелган халык матур җырларга кушылып биеде, күңел ачты. Бәйрәмгә кайткан кунаклар һәм авыл халкы бик канәгать калды.
30 август көнне Шәмәрдән мәдәният йорты территориясендә «Гөрләп яшә, Татарстан!» Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Тантаналы чара Шәмәрдән мәдәният йорты һәм «Ritmix» халык бию төркеме хезмәткәрләре оештырган «Мин яратам, сине Татарстан» җыры белән башланып китте, шулай ук Шәмәрдән китапханәләре хезмәткәрләре дә катнашты. Котлау сүзе белән Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р.Закирҗанов, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы А.К.Вәлиев чыгыш ясадылар. Бәйрәм чарасында «Наш двор» программасын тормышка ашыруга һәм Шәмәрдән авыл җирлеген төзекләндерүгә бәһасез өлеш керткән актив кешеләргә рәхмәт хатлары тапшырылды. Мәдәният йорты мөдире Г.М. Әхмәтшина Сабантуй бәйрәмен оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм иткәннәре өчен катнашучыларга рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Концерт программасын Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре үзешчәннәр катнашында һәм «Тулган ай» фольклор коллективы белән тәкъдим иттеләр. Тамашачылар төрле уеннарда һәм викториналарда актив катнаштылар. Кичәне Казан шәһәреннән чакырылган артистлар Альбина Апанаева һәм Гөлүс Хәбибрахманов матур чыгышлар белән дәвам иттеләр.
30 августта Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Нократ Аланы кунаклары өчен "Ябалакта кунакта" дигән театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Кунаклар төрле әкият геройлары белән очраштылар, мини-зоопаркта булдылар, Убырлы карчыкның төрле биремнәрен үтәделәр. Барысы да бик күп уңай хис-кичерешләр алды һәм сәяхәттән бик канәгать калдылар.
29 августта Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре "Минем Республикам минем Татарстан" Татарстан Республикасы көненә багышланган чарада агач эшләнмәләргә рәсем ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.
Татарстан Республикасы көне-барлык халыкның тотрыклылыгын һәм иминлеген тәэмин итә алырлык тыныч хезмәткә өмет бәйрәме. 28 августта Чабья-Чурчи авылында "Татарстанда җәй" проекты кысаларында, шулай ук Татарстан Республикасы көне уңаеннан Олы Нырты мәдәният йорты һәм китапханәсе, Язлы Арташ, Урта Нырты авыл клублары белән берлектә «Татарстан-туган җирем» дигэн концерт булды. Тамашачыларга җырлар, биюләр, шигырьләр тәкъдим ителде. Концерт программасы күбрәк иске һәм яхшы дусларның дусларча очрашуын хәтерләтте .Авыл халкы концерттан бик канәгать калды һәм алкышлар белән әлеге концертны оештыручыларга һәм анда катнашучыларга рәхмәт белдерде
Бу дөньяда һәркем өчен дә кадерле булган нәрсә - ул Ватан. Ватан-ана! Кешенең анасы бер генә булган кебек, Ватаны да бер генә. Кече Ватан... ул туганнарыбыз яшәгән, һәрбер почмагы таныш булган туган, үскән авылыбыз. Туган җиребез - Татарстан республикасы. 30 августта республикабыз халкы үз дәүләтчелегенең тууын - Татарстан Республикасы оешу көнен бәйрәм итә. Әлеге дата нәкъ менә Ватаныбызга булган мәхәббәт һәм горурлык хисләре белән сугарылган.
28 август көнне Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, Сабабаш һәм Туктар авыл клублары белән берлектә, Татарстан Республикасы көненә багышланган “Республикам минем - Татарстан” дип исемләнгән бәйрәм концерты үткәрде. Мәдәният йорты каршындагы үзешчән сәнгатьтә катнашучылар тамашачыларга үзләренең иҗат бүләкләрен һәм күтәренке бәйрәм кәефе бүләк итте. Мәйданда Айгөл һәм Ринат Нургалиевлар, Гөлүсә Зиннатуллина, Гүзәл Мавлетова, Фәрит Латыйпов, Нәкыя Тухфатуллова, Гөлнара Афанасьева, Солтан Нотфуллин, Динә Габдрахманова һ. б. башкаруында җырлар, шигырьләр, татар халык, эстрада көйләре яңгырады. Шулай ук "Шома бас” бию коллективлары чыгышлары белән сөендерделәр. Авылдашларны бәйрәм белән котлап, Мишә авыл җирлеге башлыгы Азат Хөрмәт улы җылы теләкләрен җиткерде.
Туган якка, туган йортка, халыклар дуслыгына багышланган һәр чыгыш һәркемнең күңеленә хуш килде. Тамашачылар Саба җире талантларының чыгышларын тыңлап, рәхәтләнеп ял иттеләр.
28 нче нчы августта Олы Арташ авыл клубы мәйданында Татарстан Республикасы көненә багышланган зур бәйрәм концерты булды. Сәхнә үзешчән артистларны һәм Олы Арташ, Олы Кибәче һәм Килдебәк мәдәният хезмәткәрләрен бергә җыйды. Республика көне барыбызны да, яшенә, милләтенә, дини һәм сәяси инануларына карамастан, берләштерә. Алга таба чараны үзешчән артистларның, мәдәният хезмәткәрләренең якты һәм матур чыгышлары дәвам итте һәм алар тылсымлы бәйрәм рухы булдыруга һәм районыбызда яшәүче халыкларның мәдәниятләре һәм гореф-гадәтләре байлыгын күрсәтә алды. Иң ачык һәм стильле костюмнар, көй тавышлары һәм бию номерлары бер-берсен алыштырды, көчле алкышлар уятты. Авыл советы рәисенең халыкны бәйрәм белән котлавы зур ихтирам уятып, халык күңелен тагы да күтәреп җибәрде. Дөньялар имин булып, алга таба да шулай очрашып торырга язсын дигән теләктә таралыштык.
Хөрмәт итеп килгән, көчле алкышларга күмеп кул чабып утырган авылдашларыма зур хөрмәтем һәм чиксез рәхмәтем.
28 августа Курсабаш мэдэният йорты, Сулэ авыл клубы белэн берлектэ "Татарстанда җәй" кысаларында "Капка тобендэ жэйге кичләр"кичке утыру уздырылды. Чара авылда кичке утырулар традициясен яңартуга юнәлдерелгән. Чара халык җырларын башкаруны һәм клуб формалашуының тупланган планнары турында фикер алышуны үз эченә алды. Ә кичнең кульминациясе чәй эчү булды.