Балалар өчен кыш, көтеп алынган һәм яраткан вакыт! Сер түгел, балаларның физик үсешен, организмын ныгыту өчен мөмкин кадәр күбрәк вакытны саф һавада үткәрергә кирәк. Балалар, өлкәннәр өчен иң гади һәм үтемле сәламәтләндерү чарасы булып саф һавада йөрү тора. 6 гыйнвар көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре ,укучылар өчен, « Кышкы каникулларны күңелле үткәрәбез» дигән исем астында ,сәламәт яшәү рәвешенә һәм актив ял итүгә багышланган, тимераякта шуу оештырдылар. Без барыбыз да Лесхоз бистәсендәге -«Нарат» боз сараенда урнашкан "Боз әкияте "нә эләктек. Кемнәр шуа белэ, алар җиңел генә тимераякта шуалар, ә кайберлэре беренче тапкыр тимераякка бастылар. Тимераякта шуу, көч һәм батырлык белән бергә, тигезлекне саклап, егылмыйча хәрәкәт итүне тәлап итә. Саф салкын һава да, күңелле музыка астында, күңелле кәеф тә, өлкәннәрнең ышанычлы җилкәсе булуы да балаларга ышаныч өстәде.
5 нче гыйнвар көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты белгечләре балалар өчен «Новогодние забавы» дип исемләнгән күңел ачу программасы оештырдылар. Әлеге чараның максаты барлык катнашучылар өчен бәйрәм кәефе тудыру иде. Күңелле һәм дәртле уеннар, конкурслар: «Назови подарок», «Мандариновая эстафета», «Меткий стрелок», «Колпачок», «Наряд ёлочку» балаларга зур ләззәт бирде. Чара дәвамында шатлык һәм күңел ачу атмосферасы хөкем сөрде. Соңыннан барлык балаларга бүләкләр тапшырылды.
3 гыйнварда Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре балалар өчен үзәк чыршы янында «Зимняя карусель» дигән кышкы уеннар оештырды. Чараның төп максаты: бәйрәмнең эмоциональ атмосферасын булдыру, төрле яшьтәге балаларны уртак уен эшчәнлегенә тарту иде. Балалар төрле уеннарда һәм конкурсларда актив катнаштылар, бүләкләр алдылар. Чарада күңелле һәм дустанә атмосфера сизелде. Уеннар һәм конкурслар вакытында балалар эмоцияләр һәм онытылмаслык тәэсирләр алдылар, ә ата-аналар кызыклы чара оештырган өчен рәхмәт белдерделәр.
31 декабрьдә Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре үзәк чыршы янында үзешчән сәнгать белән берлектә «В новогодних ритмах...» дигән күңел ачу программасы үткәрделәр. Төрле хәрәкәтле уеннар һәм күңелле конкурслар үткәрелде, анда һәр катнашучы бүләк ала алды. Чыршы тирәли бергәләп әйлән-бәйлән йөрделәр, шигырьләр сөйләделәр һәм якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар. Яңа ел программасы концерт номерлары белән үрелеп барды. Өлкәннәр, бәйрәм кәефен тоеп, кич буе бик күп уңай эмоцияләр һәм күтәренке кәеф алдылар.
Кыш - балалар һәм өлкәннәр өчен искиткеч ак бәйрәмнәр, гаиләдә генә түгел, ә дуслары белән бергә могҗизалар һәм тылсымнар дөньясына чуму, күп кызыклы нәрсәләр белү өчен зур каникуллар. 3 гыйнварда Олы Нырты мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Каникулларны күңелле үткәрәбез»дигән уен программасы үткәрделәр. Башта балалар хәрәкәтле уеннар уйнадылар, төрле кызыклы конкурсларда катнаштылар. Аннары барысы бергә тау шуарга киттеләр. Чөнки кышын ачык һавада хәрәкәтләнүче уеннар балаларга зур шатлык китерә һәм аларның сәламәтлегенә бәяләп бетергесез файда китерә. Балалар барлык уеннарда һәм эстафеталарда бик теләп катнаштылар, шулай ук табышмакларны чиштеләр һәм тауда шудылар. Чара вакытында күңелле һәм дустанә атмосфера сизелде. Барлык балалар да татлы призлар алдылар.
Яңа ел бәйрәмен һәркем көтеп ала, бигрәктә балалар. Шул уңайдан, 2 январь көнне, Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен “ Кыш бабайда кунакта” дип исемләнгән чыршы бәйрәме үткәрделәр. Бәйрәм дә балалар өчен төрле уеннар, конкурслар, җыр – биюләр оештырылды. Чыршы бәйрәме кыш бабай, кар кызы, әкият персонажлары, яна ел белән урелеп барды. Үзләренең һөнәрләрен күрсәткән, һәм дә актив катнашкан балаларга кыш бабай бүләкләр, баллы призлар бирде.

30 декабрь көнне Шәмәрдән мәдәният йортында СССР оешу көненә багышланган «Яңа ел хикмәтләре» дигән карнавал төне булды. СССР – кыска вакыт эчендә максималь үсешкә ирешкән ил. Хәзер Советлар Союзы һәм Ватаныбыз турында тарихи хәтерне саклау эшен дәвам итү бик мөһим. Бәйрәм ретро-концерты театральләштерелгән тамашадан башланды һәм җанлы концерт номерлары белән үрелеп барды. «Акварель» халык бию төркеме чыгышы күңелле бүләк булды. Котлау сүзе белән авыл җирлеге башлыгы А. Н.Гәрәев чыгыш ясады. Тамашачылар викторина сорауларына җавап бирделәр һәм һәр катнашучы приз алды. Кич дәвамында залда патриотик күтәрелеш атмосферасы хөкем сөрде. Күп кенә тамашачылар билгеләп үткәнчә, концерт барысына да яхшы кәеф бүләк итте.
28 декабрь көнне Шәмәрдән мәдәният йортында «Үсеш» Шәмәрдән лицееның хезмәткәрләре балалары өчен «Время сказок и чудес» спектакле күрсәтелде. Анда рольләрне мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчән сәнгатьтә катнашычулар башкардылар. Маҗаралы, тылсымлы һәм кызыклы әкият яшь тамашачыларны сөендерде. Балалар кар хуҗасын эзләү өчен юлга чыккан чыршы уенчыкларының маҗараларын күзәттеләр. Аны эзләүдә әкияти персонажларга шактый сынаулар узарга туры килде, әмма балалар ярдәме белән уенчыклар Яңа ел бәйрәменең чын могҗизасын таба алды.