Менә көз җитте, Коз җитүен без төрле төстәге яфраклар коела башлау белән үк таныйбыз. Кызыл, сары, көрән, алтынсу төстәге яфраклар җиргә коела. Сап-сары яссы келәм булып, алар җиргә яталар. 24 сентябрьдә Олы Нырты мәдәният йорты мәдәният хезмәткәрләре «Көзге патшалыкка сәяхәт» экскурсиясен үткәрделәр. Балалар елның бу искиткеч матур, мавыктыргыч вакытын сәяхәт барышында күзәттеләр. Чара барышында көзге табигатьтә соңгы атнада нәрсә үзгәргәнен күзәттеләр. Балалар көз билгеләре, аяк астындашаулаган сары яфраклар тавышын хозурланып тыңладылар.. Балалар көз билгеләре турында кызыклы мәгьлүматләр белделәр, мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр.
Яңа ел бәйрәмен һәркем көтеп ала, бигрәктә балалар. Шул уңайдан, 2 январь көнне, Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен “ Кыш бабайда кунакта” дип исемләнгән чыршы бәйрәме үткәрделәр. Бәйрәм дә балалар өчен төрле уеннар, конкурслар, җыр – биюләр оештырылды. Чыршы бәйрәме кыш бабай, кар кызы, әкият персонажлары, яна ел белән урелеп барды. Үзләренең һөнәрләрен күрсәткән, һәм дә актив катнашкан балаларга кыш бабай бүләкләр, баллы призлар бирде.