Халыкара хатын-кызлар көнендә балалар әниләрен,әбиләрен, апаларын үз куллары белән ясалган гадәти булмаган һәм иҗади сюрприз белән гаҗәпләндерә яраталар. Ул чәчәк композицияләре һәм гадәти булмаган чәчәк бәйләмнәре булырга мөмкин.Кызыклы фикерләр сорап, балалар Юлбат мәдәният йорты җитәкчесенә мөрәҗәгать иттеләр. Остаз ролен үс өтемә алып, 5 март көнне « Татлы чәчәк бәйләме » мастер-классын үткәрергә уйладык . Чарада катнашучылар бу фикерне бик теләп кабул иттеләр һәм үз куллары белән әниләре өчен , конфетадан чәчәк бәйләме ясадылар.Чәчәк бәйләме ясау процессы сабырлык , чисталык таләп итә һәм катнашучылар бу эшне бик яхшы башкардылар. Чәчәк бәйләмнәре бик матур килеп чыкты.
8 Март бәйрәме якынлаша. Үз хисләреңне мөмкин кадәр тулырак күрсәтер өчен, әнигә үз кулларың белән бүләк ясарга кирәк. Бу җанның бер өлеше һәм кул җылылыгы салынган чын сюрприз һәм яраткан әниемнең никадәр кадерле булуын иң яхшы дәлил булыр. Бәйрәм алдыннан Яңа Мичән мәдәният йортында мастер-класс үткәрелде . Балалар Яраткан әниләр һәм әбиләр өчен якты лалә чәчәге ясадылар. Балалар беләләр, үз куллары белән әзерләнгән бүләк һәр әни өчен иң үзенчәлекле булачак, шуңа күрә бик тырыштылар.
4 март көнне Иске Икшермә мәдәният йортында педагог һәм остаз елы кысаларында "Русьтә ничек укыганнар"дигән танып белү сәгате узды. Чара барышында катнашучылар укучыларның борынгы заманда ничек укыганнарын, аларны кем өйрәткәнен һәм нинди фәннәргә, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белделәр. Борынгы заманнарда ваемсыз укучыларны чыбык белән җәзаладылар һәм борчакка куйдылар, Борынгы Русь мәктәпләрендә тәнәфесләр дә, директор да булмаган бер генә укытучы булган. Укулар иртәдән кичкә кадәр барды, укучылар төшке аш ашасын өчен генә көн уртасында тәнәфес булды. Китаплар белән аеруча сакчыл мөгамәлә итәргә өйрәткәннәр, аларны сәкегә дә куярга ярамаган.
4 март көнне Арташ Мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Күбәләк" балалар бакчасында тәрбияләнүче "Тату гаилә - бәхетле гаилә" дип исемләнгән гаилә бәйрәме узды. Ватанны саклаучылар көненә һәм Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган. Программа бай эчтәлекле иде, үз эченә әти-әниләр башкаруында концерт номерлары, дуэтлар, "Теремок", "Өч кыз" әкиятләре, ата-аналар катнашындагы күңелле конкурслар кертелгән иде. Бәйрәм һәркемгә шатлык һәм күңелле мизгелләр бирде.
Бүген педагогның роле бик мөһим. Ул һәр укучының мәктәп тормышында төп шәхес. Педагогик хезмәткәрләрнең аерым статусын танып, илебез Президенты Владимир Путин 2023 елны педагог һәм остаз елы дип игълан итте . Бу уңайдан 4 мартта Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре яшүсмерләр белән иҗади эшләр бәйгесе үткәрделәр. Аның белән бергә «беренче укытучым " дигән темага инша яздылар. Яшьләр актив катнашты. Ахырда барысы да татлы призлар алды. (планнан тыш,катнашучылар-5)
04 мартта Эзмә авыл җирлегендә "Кышкы спартакиада-2023"узды. Спорт уеннары программасына чаңгы ярышлары, хоккей, волейбол ярышлары, шулай ук аркан тарту ярышлары кертелде. Эзмә авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре әлеге чараны ачуда һәм спорт бәйрәмен оештыруда актив катнаштылар. Балалар һәм өлкәннәр ярышларда бик теләп катнаштылар. Соңыннан җиңүчеләргә грамоталар һәм кызыксындыру призлары тапшырылды.
4 март көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты сәхнәсендә Олы Нырты, Олы Арташ авыл клубы хезмәткәрләре, һәм дә узешчәннәр катнашында “Язгы моңнар” дигән исем астында бәйрәм концерты үткәрелделәр. Бәйрәм кунакларын төрле кызыклы концерт программасы көтте . Концерт дәвамында сәхнәдән кызыклы скетчлар һәм котлаулар яңгырады. Чыгыш ясаучылар бик тырыштылар һәм катнашучыларга кызыклы иҗади программа бүләк иттеләр. Шулай ук балалар да тамашачылар күңелендә онытылмас тәэсирләр калдырды. Гомумән алганда, концерт җылы һәм дустанә шартларда узды. Бәйрәм бик матур чыгышлар белән истә калды,барлык катнашучыларга күтәренке кәеф бүләк итте.
4 март көнне Урта-Саба авыл клубында Халыкара хатын-кызлар көненә - 8 мартка карата чара үткәрелде : «Хатын-кызлар - сез бик гүзәл!» Чара борынгы халык стилендә бәйрәм өстәле артында, гармунга кушылып борынгы жырлар жырлап узды. Кунаклар өчен татар кухнясының бәлешен һәм тәм-томнарын эзерлэдек. Чарага җыелган кунаклар үзләренең яшьлек җырларын гармунга кушылып бик матур итеп җырладылар. Чара өчен борынгы самовар һәм борынгы көнкүреш әйберләре белэн матурлап остэл бизәдек. Барлык жыелган кунакларга да бу чара бик ошады.
4 март көнне 8 март халыкара хатын-кызлар бәйрәме унаеннан Теләче районы Урта Мишә авылы клубында Сиринә Гатиятова һәм туган авылыбыз кызы, яшьлек дустыбыз Дамира Миннебаеваларның иҗатына багышланган "Мин бәхетле шигьри җанлы булып туганыма" дип исемләнгән шигырь кичәсе уздырылды. Елыш авыл клуб мөдире узешчән сәнгать катнашучылары белән бергә әлеге бәйрәмдә катнашып, Дамира Миннебаеванын шигырьләре укылды, җырлар җырланды һәм алар үз шигырьләрен дә халыкка тәкъдим иттеләр. Тамашачылар әлеге кичәне бик яратып кабул иттеләр, көчле алкышлардан, җыр-биюдән зал гөрләп торды.
4 март көнне Шәмәрдән мәдәният йортында Ватанны саклаучылар һәм Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Весенняя сказка» «Теремок» балалар бакчасы утреннигы узды. Бәйрәмгә әти-әниләр, әби-бабайлар чакырылган иде. Кечкенә балалар шундый матур бәйрәмдә бик теләп катнаштылар. Балалар күңелгә ятышлы җырлар, күңелле такмаклар, кызык биюләр башкардылар. Балалар яраткан әниләренә үз куллары белән ясалган чәчәкләр бүләк иттеләр. Бәйрәм һәркемгә бик күп шатлык һәм күңелле хис-кичерешләр китерде. Шәмәрдән мәдәният йорты тавыш режиссеры А.И.Усманов музыкаль һәм ут куюда катнашты.