21 ноябрьдә Яңа Мичән авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре авылдашлары өчен Саба район мәдәният йортына с. Абүзәревнең "Хыялый"спектакленә мәдәният походы оештырдылар
21 ноябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече балалар өчен Бөтендөнья телевидение көненә багышланган «Новый век» дигән танып белү сәгате оештырды. Бу чарада балаларга телевидение үсеше, аның әһәмияте һәм җәмгыятькә йогынтысы турында видеоматериал күрсәттеләр. Шулай ук кызыклы фактлар һәм тарихи моментлар белән уртаклаштылар, телевидениене шундый универсаль һәм аңлаешлы мәгълүмат һәм күңел ачу чыганагы итә торган технологияләр һәм трансляцияләр турында сөйләде. Киләчәктә нинди яңалыклар көтелә һәм телевидение өчен нинди мөмкинлекләр барлыкка киләчәк, дип фикер алыштылар. Бу танып белү сәгате балаларның телевидение, аның әһәмияте турында белемнәрен киңәйтергә һәм бу мөһим индустрияне үстерүдә катнашырга дәртләндерергә ярдәм итте.
21 ноябрь-Бөтен дөнья сәламләү, шатлыклы хисләр һәм яхшы кәеф көне. 22 ноябрь көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапхәнәче белән балалар өчен "Күп илләрнең сәламләү дөньясы." дип исемләнгән танып – белү сәгате үткәрделәр. Балалар дөньяның иң эре илләренең традицион сәламләве турында белде. Милләтара сәламләү мәгънәсе бертөсле — очрашканда кешеләр бер-берсенә игелек һәм сәламәтлек, иминлек һәм эшләрендә уңышлар тели.
Балаларга Бөтендөнья сәламләү көне турында сөйләделәр. Бу бәйрәмнең төп максаты - киң җәмәгатьчелек игътибарын тынычлыкны саклау өчен шәхси аралашуның мөһимлегенә юнәлтү. Теләсә нинди конфликтларны бары тик яхшылык белән генә хәл итеп булуы турына сүз алып барылды.
Әлеге чара балаларда толерантлык һәм үзара дуслык тәрбияләргә ярдәм итә.
21 ноябрьдә Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре" Каенкай" балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре өчен Әниләр көненә «Әниләр өчен бүләк»дигән мастер-класс үткәрделәр. Мастер-класс үткәрүгә «Әниләр Көне»бәйрәме сәбәпче булды. Аны ел саен ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтәләр.Тәрбияләнүчеләр үз куллары белән төсле һәм нәфис эшләнмәләр ясаганнар. Балалар эш өчен Төсләр, Формалар һәм материаллар кисеп, ябыштырып кына калмадылар, ә иң кадерле, туганнары һәм яраткан әниләре турында сөйләштеләр. Дөньядагы иң яраткан һәм туган кешеләр өчен бүләк ясау бик күп рәхәтлек һәм шатлык китерде. Мастер-класс барышында балалар матур нәрсәләр булдырырга, фантазия күрсәтергә, хисләрен белдерергә һәм хезмәт нәтиҗәләренә шатланырга өйрәнделәр. Димәк, әниләр бәйрәм көнендә шатланып гаҗәпләнерләр, ә балалар үзләре ясаган бүләкләрне шатланып бирерләр.
Бүген 20 ноябрьдә без мәдәният ветеранын, искиткеч кешене һәм якты иҗади шәхесне — Нуриева Миңнегөлны хөрмәтлибез, ул бүген үзенең туган көнен билгеләп үтә! Миңнегөл Хәбибрахман кызының мәдәният тармагындагы хезмәт стажы 15 елдан артык!Тенеки авыл клубы һәм Юсуп Алан авыл клубы мәдирләре белән берлектә клуб оешмасының иҗади коллективы иҗади хезмәтләре, тармак үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткәннәре, халык иҗатын, мәдәни һәм тарихи мирасны саклау буенча тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр! Озак еллар гомер, нык сәламәтлек, рух күтәренкелеге, иминлек, бетмәс-төкәнмәс илһам һәм иҗади планнарны тормышка ашыруны, мәдәни вакыйгалар үзәгендә калуны һәм мәдәният хезмәткәрләренә Тенеки халкының көндәлек тормышын якты төсләр белән яктыртыртуын теләделәр!!!
19 ноябрь көнне Сәрдә авыл клубында "Пушкин картасы" программасы буенча «Каен агачыннан чыршы уенчыгы» дип исемләнгән осталык дәресе уздырыла. Чыршы уенчыклары- Яңа елның мөhим атрибуты. Традицион бәйрәм агачын бөтен гаилә белән бизәүдән яхшырак нәрсә бар? Бу гади, әмма мавыктыргыч шөгыль балаларга бик күп уңай эмоцияләр, шулай ук истәлекле Яңа ел уенчыклары бүләк итте. Каен агачыннан чыршы уенчыгы ясар өчен, катнашучылар рәсем сайладылар, эскиз ясадылар һәм рәсемне акрил буяу белән буядылар. Аннары тишек бораулап, җепне беркеттеләр. Бу оригиналь уенчык чыршы бизәге булып яки туганнар һәм якыннар өчен искиткеч бүләк булып хезмәт итәчәк.
19 ноябрьдә Туктар авыл клубында «Тәмәке тарту-сәламәтлеккә зыян» дип аталган тәмәке тартудан баш тарту көненә багышланган яшүсмерләр белән әңгәмә узды. Ел саен ноябрьнең өченче пәнҗешәмбесендә дөньяда Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көне билгеләп үтелә. Аның максаты җәмгыятьнең игътибарын Тәмәкегә бәйлелек проблемасына җәлеп итү, тәмәке тартуны профилактикалау, тәмәкенең сәламәтлеккә зыянлы йогынтысы турында мәгълүмат бирү. Күпчелек тәмәке тартучылар беренче тапкыр тәмәке продукциясен яшүсмер чакта ук сынап карыйлар. Шуңа күрә Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көне яшь буынны тәмәке тарта башлау теләгеннән сакларга тиеш, чөнки никотинның организмга тәэсире бик җимергеч һәм беркайчан да эзсез үтми.
19 ноябрьдә Яңа Мичән мәдәният йортында «Әфлисунлы кәеф»конкурс-уен программасы уздырылды. Бик күңелле һәм уңышлы вакыт үткәрдек. Цитруслар турында табышмаклар чиштеләр, апельсин эстафеталарында уйнадылар, апельсин турында кыскача сөйләделәр һәм "Апельсин җыеп ал", "мин кебек эшлә һәм бие" һәм башка күп кенә конкурсларда катнаштылар. Балалар бүләккә мандаринкалар алдылар һәм яхшы, чыннан да әфлисунлы кәеф белән киттеләр..
17 ноябрьдә Кече Шыңар мәдәният йорты мөдире Садыйкова Ф.Х., Кырбаш авыл клубы мөдире Черненко н.М., Иштуган мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Гайнетдинова М.Т һәм Шәмәрдән мәдәният йорты каршындагы фольклор коллективы җитәкчесе Галиева М. Х. Татарстан Республикасы буенча экспедиция сәфәрләре нәтиҗәләре буенча IV хисап фәнни-гамәли сессиясендә катнаштылар.Чара Казан шәһәренең А. С. Пушкин исемендәге Мәдәният үзәгендә узды. Сессиядә "Татарстан Республикасының этномәдәни байлыгын саклау мәсьәләләре" темасына түгәрәк өстәл узды, Татарстан Республикасының рус һәм татар, керәшен авылларына бару нәтиҗәләре буенча экспедицион хисаплар бирелде.
18 ноябрьдә Иштуган мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре наркотикларның зыяны турында «Наркотиклар:кирегә сәяхәт”дип аталган әңгәмә үткәрделәр. Наркотикларның кеше организмына зыяны турында кыскача сөйләделәр. Балалар даими рәвештә наркотиклар кулланган кешенең әкренләп үзенең иң яхшы әхлакый сыйфатларын юк итүен, дусларын, гаиләсен югалтуын, эшсез калуын, җинаятьчел мохиткә тартылуын, әкренләп үз тәнен җимерүен белделәр. Балалар сәламәт яшәү рәвеше турында бик теләп сөйләштеләр. Алар тормышның иң кадерлесе – кеше сәламәтлеге икәнен аңладылар. Сәламәтлек өчен дөрес туклану, физик күнегүләр,чыныгу, ял итү осталыгы.Ахырдан нәтиҗә ясалды: тулы мәгънәдә яшәү, уку һәм эшләү өчен зарарлы вәсвәсәләрдән баш тартырга, сәламәт яшәү рәвешен тәртип нормасы итәргә кирәк..