Өстәл уеннары компьютер, телевизор һәм интернет белән көндәшлеккә чыдый. Аларда уйнарга кызыклы һәм мавыктыргыч, өстәлләрдә дә тере аралашу бергә бара. Психологлар фикеренчә, өстәл уеннары бер үк вакытта ике функцияне үти: фикерләү эшчәнлеген үстерү һәм күңел ачу. 2 гыйнварда Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә балалар белән "Абалон", "шашка - шахмат"өстәл уеннары оештырдылар һәм үткәрделәр. Һәр уенда 1,2,3 урын бирелгән һәм, әлбәттә, барлык катнашучы балаларга бүләкләр тапшырылган.
31 декабрьдә Язлы Арташ авыл клубында "Уралып ак карларга, Яңа ел килә авылга" дип исемләнгән Яңа ел бәйрәме бал-маскарады узды. Арташ авыл җирлеге башлыгы А.Р. Әгъләмҗанов барлык авылдашларны һәм кунакларны Яңа ел белән котлады. Кыш бабай һәм Кар кызы төрле тәм-томнар бүләк иттеләр. Күңелле уеннар һәм конкурслардан, җырлардан һәм биюләрдән торган программа, һәм, әлбәттә, чыршы тирәли әйләнү, барлык катнашучыларның кәефен күтәрде. Уеннар һәм конкурслар барыбызны да бәйрәм рәвешенә көйләде. Яңа ел бәйрәме барлык катнашучыларга әкияттәге сихерлек, күңел ачу һәм шатлык хисе бүләк итте.
Яңа ел-якты, серле, кабатланмас, шау-шулы, гаҗәеп бәйрәм. Бүләкләр, сюрпризлар һәм теләкләр белән әкият могҗизалары һәм тылсымлы бәйрәм. 31 декабрь көнне Олы Нырты мәдәният йортында «Яңа ел һәркемгә могҗиза буләк итсен» дип исемләнгән Яңа ел бал - маскарады булды. Бәйрәм театральләштерелгән тамаша белән башланып китте, аннары Кыш бабай белән Кар кызы, юлбарыс һәм куян ел символлары һәркемгә куаныч белән килде. Күңелле уеннар һәм конкурслар концерт номерлары белән үрелеп барды, алар бәйрәм тамашасын тагын да ямьлэндереп жибэрделэр.Барысы да элеге бэйрэм белән канәгать калдылар, чөнки һәркем үз призын һәм бәйрәм кәефен алды
Яңа ел киче- могҗизалы була.Бу серле кичтә һәркем теләк тели,аның кабул буласына чын күңелдән ышана.1 январь конне Елыш авыл клубында "Барысы да бии"- дип исемләнгән бию кичәсе узды.Кичә барышында вакыт җыр-бию,уен-көлке белән сизелмичә дә узды.Барысы да ел буена җитәрлек күңел күтәренкелеге алып өйләргә таралыштылар.
Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга аерым игътибар һәм кайгырту максатында “Һәр йортка Яңа ел” Бөтенроссия акциясенә кушылып авыл китапханәсе белән берлектә Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларын Яңа ел белән котлау оештырдылар.
Байназаровлар йортында Кыш бабай һәм Кар Кызының пәйда булуы һәр баланың күңелендә зур шатлык һәм соклану уятты. Балалар дулкынланып шигырьләр укыдылар, бик күп уңай эмоцияләр һәм Кыш бабайдан күптән көтелгән бүләкләр алдылар. Әтиләре хәрби бурычларын үтәгән малайлар шатлансыннар һәм Яңа ел әкиятенә ышануларын дәвам итсеннәр! Бу балаларның әтиләре мөһим, җаваплы һәм затлы миссияне үтиләр - илебезнең суверенитетын яклыйлар.
Яңа ел, мөгаен, иң көтелгән, тылсымлы һәм һәркем өчен иң яраткан бәйрәмдер. Могҗизага, Кыш бабайга чын күңелдән ышанган балалар бүләкләр һәм үзләренең иң яшерен теләкләренең үтәлешен көтәләр. 1 гыйнварда Яңа Мичән мәдәният йорты Кыш бабай, Кар Кызы , аҗдаха һәм клоуннар ойлэренэ барып балаларны котлау оештырдылар .Балалар шигырьләр сөйләделәр, уеннарда катнаштылар,бергэлэп биеделәр һәм татлы бүләкләр алдылар. Балалар алдында гаҗәпләнү һәм шатлык күрү рәхәт иде.
1 нче гыйнварда Яңа Мичән мәдәният йорты "һәр йортка яңа ел"Бөтенроссия
акциясенә кушылды. Кыш бабай, Кар кызы, Аждаһа һәм клоуннар
Сафиуллиннар гаиләсенә килделәр. Яңа ел белән котладылар ,узешчэн-
сэнгатьтэ актив катнашучы,баянчыбыз Ринат Исламовичка тизрәк савыгуын,
нык сәламәтлек һәм Яңа ел кәефен теләделәр.Ринат абый Сафиуллин язган
шигырьләрне укыдылар һәм аның белән бергә баянга кушылып җырлар
җырладылар. Яңа Ел бүләкләрен тапшырдылар.
1 гыйнвар конне Сулэ авыл клубы Курсабаш мэдэният йорты Курсабаш китапханәсе хезмәткәрләре Мингер авыл клубына "кышкы патшалыкта Яңа ел могҗизалары" дигән күчмә театральләштерелгән тамаша оештырдылар. Мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен Буратино хэм аның дуслары Яңа елны каршы алу экиятен эзерлэделэр . Балаларда шатлыклы бәйрәм кәефе булдырырга бәйрәмнең төп геройлары Кыш Бабай, Кар кызы, Буратино, төлке Алиса, мәче Базилио һәм Аждаһа ярдәм итте!
Балалар Тылсымлы уеннар уйнадылар, Кыш Бабайга Яңа ел чыршысында утлар кабызырга ярдәм иттеләр. Бәйрәм вакытында тылсым һәм әкият атмосферасы хөкем сөрде. Барысы да җылы әкият атмосферасында үтте. Балалар үзләренең иҗади сәләтләрен төрле эшчәнлек аша ачтылар. Кызлар һәм малайлар уңай эмоцияләр, күтәренкелек һәм яхшы кәеф алдылар!
Яңа ел-һәр йортта, һәр гаиләдә көтелә торган иң яраткан, игелекле, әкияти бәйрәм. Ләкин беркем дә Яңа ел могҗизасын, тылсымлы үзгәрүләрне һәм маҗараларны безнең балалар кебек котми.
31 декабрь көнне Шәмәрдән авылының үзәк чыршысы янында Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре «Новогодний переполох» күңел ачу программасын оештырдылар. Яңа ел-һәр йортта, һәр гаиләдә көтелә торган иң яраткан, игелекле, әкияти бәйрәм. Бәйрәм чарасы «С Новым годом» Яңа ел җыры белән башланды. Бәйрәм концерт номерлары, күңелле уеннар һәм конкурслар белән үрелеп барды, барысы да бергәләп биеделәр һәм чыршы тирәли әйләнде. Кич буе бәйрәм, тылсым атмосферасы хөкем сөрде, уңай эмоциональ кәеф сизелде.
31 декабрьдә Лесхоз СДК хезмәткәрләре "Яңа ел чуалышы" бәйрәмен оештырдылар һәм үткәрделәр. Күңелле җырлар биюләр һәм күңелле уеннар белән чиратлаша. Тамашачыларга бәйрәм ошады.