Тимершык мәдәният йортында һәр елның гыйнвар башында балалар өчен чыршы тирәсендә бәйрәм Яңа ел бәйрәме һәм балалар өчен җиңелүсез лотерея уза. 5 гыйнварда чираттагы бәйрәм, китапханә белән берлектә, "Чыршы кунакка чакыра" дигән исем астында узды. Балаларны матур итеп бизәлгән чыршы, Кыш Бабай, Кар Кызы һәм лотерея өчен матур бүләкләр көтә иде. Бәйрәмнең башыннан ук чыршы әйләнәсендә җырлап әйләнделәр, төрле конкурсларда катнашканнар, аның тирәсендә җырлаганнар һәм биегәннәр, аннары балалар Кыш бабайга шигырьләр сөйләгәннәр. Төрле төстәге, ялтырап торган гирляндалар һәм якты бизәкле чыршы балаларга могҗиза хисе китерде.
Тимершык мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Кыш бабай белән бергә әтиләре хәрби зонада хезмәт иткән балаларны, хатыннарын, Яңа ел белән котладылар. Алар балаларга татлы бүләкләр, уенчыклар һәм Яңа ел кәефе бүләк иттеләр
4 гыйнварда Тимершык мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Бергә укыйбыз, бергә уйныйбыз» дигән әдәби-уен программасы узды. Балалар әкиятләр һәм маҗаралар дөньясына чумдылар, әдәби әәсәрләрне, әкият исемнәрен һәм әкият геройларын таптылар. «Шалкан» әкиятендәге персонажларга әверелеп, команда уеннарында ярыштылар. Моннан тыш, балалар журналларын һәм энциклопедияләрен бик теләп укыдылар. Шулай ук иң актив укучыларны китаплар саны буенча да ачыкладылар. Барлык укучыларга да бүләкләр бирелде.
Тимершык мәдәният йортында Гаилә елы кысаларында Гөлҗиһан оныкларының "Туганлык арасы, булмыйдыр яңасы" дип аталган очрашу бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмнең беренче өлешендә барлык онык-оныкчыклар 95 яшьлек әбиебез өенә җыелдык. Анда истәлекләр белән уртаклашып, чәй өстәле артында сыйландык. Бәйрәмнең икенче өлеше мәдәният йортында балалар өчен күңелле яңа ел уеннары белән дәвам итте. Кунакка Кыш бабай белән Кар кызы, төрле җәнлекләр килгән иде.Уеннар уйнап, җырлап-биеп үткәрдек бәйрәмне. Әлеге бәйрәм туганлык җепләрен ныгытуга, гаилә кыйммәтләрен саклауга юнәлдерелгән иде. Әлеге чара барчабызга да бик ошады.
Тимершык мәдәният йортында "Яңа ел төне" дискотекасы узды.чара күңелле үтте, барлык катнашучылар да рәхәтләнеп биеделәр. Кунаклар чын мәгънәсендә күңелле хатирәләргә чума һәм зур рәхәтлек таба алдылар, ә иң мөһиме – җырлап, биеп күңелле вакыт үткәрделәр.
Раштуа-бөтен дөнья буенча миллионлаган кеше өчен елның иң бәхетле, иң матур вакыты. Бу балалар һәм өлкәннәр өчен иң яхшы һәм көтелгән бәйрәм. 7 гыйнварда Иштуган мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре "Әкияти Раштуа" театральләштерелгән тамашасы белән балалар чыршысын үткәрделәр. Башта балаларга театральләштерелгән тамаша күрсәтелде. Төрле төстәге, ялтырап торган гирляндалар һәм бизәкле чыршы балаларга могҗиза хисе китерде. Спектакльнең башыннан ук әкият геройларыУбырлы карчык,Кикимора,Аждаһа, Куян һ.б. балаларны Әкиятнең тылсымлы дөньясына җәлеп иттеләр Балалар бәйрәм маҗаралары атмосферасына чума алдылар, кызыклы конкурсларда катнаштылар. Кыш бабай һәм Кар кызы килгәч, җырлар һәм биюләр, чыршы тирәсендә әйлән –бәйлән белән чын бәйрәм башланды. Клубта һәм китапханәдә ел дәвамында үткәрелә торган чараларда, конкурсларда иң актив катнашучылар Кыш Бабайдан истәлекле бүләкләр алдылар. Балалар һәм ата-аналар уңай эмоцияләр һәм Яңа Ел кәефе алдылар. Ә бәйрәмне оештыручылар өчен Яңа елга иң яхшы бүләк-балаларның һәм рәхмәтле ата-аналарның бәхетле күзләрен күрү.
7 гыйнварда Иске Икшермә мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән бергә "Ач капканы ,коляда!" исеме астында рождество бәйрәме үткәрделәр. Коляда-иң борынгы Раштуа йоласы. Аның дини һәм тарихи тамырлары бик киң. Раштуа бәйрәме-йорт хуҗаларына киләсе елга иминлек, сәламәтлек һәм чәчәк ату теләге белән килә. Без балалар белән рус авылдашларыбызның йортларына бардык, Раштуа бәйрәме белән котладык, махсус җырлар (колядкалар) җырладык, бу җырлар йорт хуҗаларына сәламәтлек, бәхет һәм чәчәк ату теләкләрен үз эченә ала. Раштуадан соң йорт хуҗалары раштуачыларны пироглар, җиләк-җимеш , конфетлар белән сыйладылар. Бу йола кешеләрне бәйли, аларга традицияләрнең, гаиләнең мөһимлеген искә төшерә. Барлык авылдашлар да колядовщикларга рәхмәт белдерделәр, бу йола өчен рәхмәтле булдылар.
Яңа ел-якты, серле, кабатланмас, шау-шулы, искиткеч бәйрәм. Әкиятләр могҗизалар иленә сәяхәт итәсең, алда сине сюрпризлар көтә,теләгән теләкләре үтәлә … 7 гыйнварда Кече Шыңар мәдәният йортында китапханәче белән берлектә чираттагы чара з Яңа Ел лотереясе үтте"Бу безне авылда күптәннән традициягә әверелде, авыл халкы яратып катнаша, гаиләсе белән килә, чөнки бу кичне һәркемгә дә алынган билетына бүләк чыга. Быел төп бүләк тере бозау, спонсор Чулпыч авылы янындагы сөт комплексы . Ул Салмановлар гаиләсенә чыкты. Уен күңелле конкурслар һәм концерт номерлары белән чиратлашып барды. Бәйрәм барысына да ошады.
7 гыйнварда Иске Мичән мәдәният йортында балалар өчен Яңа Мичән мәдәният йорты һәм
китапханә белән берлектә "Яңа ел могҗизасы" театральләштерелгән тамашасы узды. Яңа ел
каникуллары вакытында балаларны бәйрәмгә чакыру яхшы традициягә әверелде. Алар өчен зур
төсле программа әзерләнгән. Бәйрәм атмосферасы, яңа ел чоры тылсымы болар барысы да
сәхнәдә хөкем сөрде. Аждаһа, шаян клоун һәм, әлбәттә, игелекле сихерче Кыш бабай үзенең
оныгы Кар Кызы белән яшь тамашачыларны әкиятнең сихри дөньясына күчерергә мәҗбүр
итте.Балалар һәм аларның әти-әниләре спектакльдән бик канәгать калдылар.
7 гыйнвар конне Сулэ авыл клубы, Курсабаш мэдэният йорты хэм библиотекасы хезмэткэрлэре "Кыш патшалыгында Яңа ел могҗизалары" дигән күчмә театральләштерелгән тамаша оештырдылар. Мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен Буратино хэм аның дуслары Яңа елны каршы алу экиятен эзерлэделэр . Балаларда шатлыклы бәйрәм кәефе булдырырга бәйрәмнең төп геройлары Кыш Бабай, Кар кызы, Буратино, төлке Алиса, мәче Базилио һәм Аждаһа ярдәм итте!
Балалар Тылсымлы уеннар уйнадылар, Кыш Бабайга Яңа ел чыршысында утлар кабызырга ярдәм иттеләр. Бәйрәм вакытында тылсым һәм әкият атмосферасы хөкем сөрде. Барысы да җылы әкият атмосферасында үтте. Балалар үзләренең иҗади сәләтләрен төрле эшчәнлек аша ачтылар. Кызлар һәм малайлар уңай эмоцияләр, күтәренкелек һәм яхшы кәеф алдылар!
Яңа ел-һәр йортта, һәр гаиләдә көтелә торган иң яраткан, игелекле, әкияти бәйрәм. Ләкин беркем дә Яңа ел могҗизасын, тылсымлы үзгәрүләрне һәм маҗараларны безнең балалар кебек котми.