7 февральдә Эзмә мәдәният йортында Илебер китапханәсе белән берлектә “Кол Гали Болгар чора шагыйры” исеме астында танып белү сәгате уздырылды. Кол Гали күренекле шагыйрь, фикер иясе, күпкырлы белемле кеше булган. Балалар күренекле шагыйрьнең тормышы һәм язмышы турында белделәр. Ул кыска, әмма фаҗигале тормыш юлы үткән. Аның «Кысса-и Йосыф» дигән искиткеч поэмасы дөнья мәдәниятенең бөек шедеврларының берсе. Поэма татар халкының күп гасырлык тарихында яраткан китабына әверелә. Балалар шулай ук аның кыскача эчтәлеген белделәр, кызыксынып тыңладылар һәм үз сорауларын бирделәр.
7 февральдә Туктар авыл китапханәсе клуб белән берлектә "балаларга интернетта ничек йөрергә"дигән куркынычсызлык дәресе үткәрде. Укучылар челтәр кулланучылары, алар өчен интернет-уку, ял итү һәм дуслар белән аралашу өчен уңайлы һәм файдалы чара. Балалар чын тормыш кебек үк, Глобаль челтәрнең дә файда гына түгел, куркыныч та китерә алуын белделәр - аны җинаятьчел төркемнәр һәм аерым хулиганнар куллана.Чарага "имин Интернет"китап күргәзмәсе әзерләнгән.
Үсеп килүче буынны героик-патриотик һәм әхлакый тәрбияләү максатларында Лесхоз гомуми белем бирү мәктәбендә Хәрби-Диңгез флоты ветераннарының «Экипаж-бер гаилә» халык вокаль ансамбле белән очрашу узды, Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре бәйрәмне музыкаль бизәүне оештырдылар. Ансамбль репертуарында Совет һәм Россия авторларының диңгез, хәрби хезмәт, Ватанны саклаучылар турында җырлары бар. Үз чыгышлары белән ансамбль халыклар дуслыгын һәм Ватанга мәхәббәтне пропагандалый. Хәрби Диңгез флоты ансамбле составына Бөек Ватан сугышы ветераннары хәрби –диңгез флотының төрле төр гаскәрләре вәкилләре, элеккеге матрослар, офицерлар, Соловецкий утрауларында Төньяк Хәрби флот мәктәбе юнглары керә.
6 февральдә Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә"Балалар фольклоры " әдәби - танып белү сәгате үткәрделәр . Әлеге чараның максаты-балаларны фольклорны кечкенәдән , халык уеннары, традицияләре һәм гореф-гадәтләре белән таныштыру... Олылар һәм балалар өчен бик күп уеннар һәм күңел ачулар бар. Балалар халык уеннарын Кем сукты?; Түбәтәйле ; кабыргалый -тамчылый; Түгәрәкле; Качышлы уеннарын бик яратып уйнадылар.. Аннары түгәрәк өстәл артында шигырьләр укыдык, табышмаклар , мәкальләр һәм кыскача сөйләмнәрне искә төшердек. Мондый чаралар балаларга бик ошый,уеннарда рәхәтләнеп уйныйлар,ял итәләр.
5 февральдә Килдебәк мәдәният йортында Килдебәк бригадасының еллык хисап җыелышы узды. Хисап җыелышыннан соң Килдебәк клубы һәм китапханә, Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән "Хезмәт төбе-сары алтын" исемле концерт программасы тәкъдим ителде.
5 февраль көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре ветеран укытучы, Халыкара Сорос премиясе лауреаты, Халык мәгарифе отличнигы – Роза Салих кызы гаиләсендә булып, аны 85 еллык гомер бәйрәме белән котладылар. Ул дүрт кыз бала үстергән укытучылар гаиләсендә өлкән бала булып дөньяга килгән. Шунысы кызык, кызларның дүртесе дә хезмәт юлларын мәктәп белән бәйли. Шуның өчесе – «Халык мәгарифе отличнигы» исеменә лаек була. Әле алайгынамы, өченче бала булып дөньяга килгән Руфина Салих кызы исә – Россия Федерациясенең атказанган укытучысы, ә кече кызлары Луиза Салих кызы – Татарстанның атказанган укытучысы исемен горур йөртәләр. Шуларга остәп, Роза Салих кызы тормыш иптәше – Азат Усман улының да Шәмәрдән мәктәбендә 40 ел мөгаллимлек иткәнен дә исәпкә алсак – бу гаилә – нәселнең Шәмәрдән тарихына алтын хәрефләр белән язылырлык хакын күрәсен. Затлы нәселнең дәвамы булып, Роза Салих кызы белән Азат Усман улы өлкән кызлары бүген Гөлшат ханым гыйльми белгеч, Казан ветеринария институты доценты, ә кече кызлары Гөлсинә ханым – Шәмәрдән шифаханәсенең баш табибы вазифасын башкара. Дәрәҗәле, мәртәбәле, үтә тыйнак һәм затлы нәселне – Гаилә елы уңаеннан да тәбрикләп, матур котлаулар, ретро җырлар башкарылды.
4 февраль конне Сулэ авыл клубында "Сэламәт яшәү рәвеше.Бу нәрсәне аңлата? " дигән әңгәмә уздырылды.Әңгәмә барышында сәламәт яшәү рәвешенең әһәмияте, аның кыйммәте, һәр кешенең тормышында аның роле турында сөйләделәр. Физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү сәламәтлек өчен бик файдалы. Сәламәт туклану һәм үләннәр, җиләк-җимеш һәм яшелчәләрнең шифалы үзлекләре турында сөйләштек. Чарада катнашучылар үзләренең белемнәре, көн тәртибе белән уртаклаштылар, сәламәтлек турында сөйләделәр.
4 февральдә Туктар авыл клубы "зыянлы гадәтләрсез тормыш "темасына әңгәмә үткәрде. Соңгы елларда сәламәт яшәү рәвеше проблемасы бик актуаль булды. Хәзерге вакытта барлык үсеш алган илләрдә теге яки бу зарарлы гадәтләргә бәйле тәртип киң таралган. Шуңа күрә яшь буын өчен аек яшәү рәвешен аңлы сайлау аеруча мөһим.Наркомания җәмгыятьнең җитди проблемасы, һәр наркоманның, аның гаиләсенең һәм дусларының фаҗигасе булып кала.
3 февраль көнне Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре яшьләр белән "Телефон терроризмы өчен җаваплылык»дип исемләнгән тематик сәгать үткәрделәр.Әлеге чарада яшьләрдә толерантлык, мәрхәмәтлелек, гомум россия гражданлык бердәмлеге, патриотизм, Ватанга карата хөрмәт тәрбияләү максатыннан үткәрелде. Тыңлаучыларга видео роликлар күрсәтеп әңгәмәне тулыландырдылар.Соңыннан кроссворд чиштеләр, "Нәрсә дөрес ,ә нәрсә юк" дигән уен уйнадылар. Әңгәмәдә катнашучылар толерантлык, үзара хөрмәт һәм уяулык кына терроризмның килеп чыккан социаль базаларын кисәтергә, җинаятьчеләрне җәмгыятьтә ярдәмгә өметсез калдырырга мөмкинлек бирәчәк, дигән нәтижэ ясадылар. Чара ахырында буклетлар өләшенде.
Балачактан ук без Пушкин дигән бөек шагыребезне белеп, ишетеп үсәбез. Аның әсәрләре -безне тугры дуслар табарга , кешедә матур һәм кадерле сыйфатларны тәрбияләргә булыша. Пушкин рус шигъриятенең сандугачы . 4 февральдә Олы Нырта мәдәният йортында А.С. Пушкинны искә алу көненә «Рус шигърияте сандугачы» дигән исем астында шигърият сәгате узды. Чара башында, инде күп еллар рус теле һәм әдәбияты укытучысы Сания Миңнегалиева, бөек рус шагыйре А.С. Пушкинның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Укучылар шигырьләр җыентыгыннан шагыйрьнең шигырләрен укып анализ ясадылар. Еллар узган саен бөек язучынын шигьри кыйммәтләре арта гына бара.Без мәдәният йорты хезмәткәрләре- балаларда шигьрияткә карата мәхәббәт хисләре тәрбияләп, аларны рухи яктан үстерергә бурычлыбыз.