ЯҢАЛЫКЛАР

19
октябрь, 2024 ел
шимбә

19 октябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йортында балалар өчен үз куллары белән йомшак һәм уңайлы башмаклар ясау буенча «Тапочки из фетра» дигән мастер-классы булды. Мастер-класста балалар кул эшләренең база техникасына өйрәнделәр һәм үз куллары белән өй башмаклары ясарга булыштылар. Форманы һәм бизәлешне сайлау башмакларны чын-чынлап уникаль итәчәк. Мәдәният йорты белгечләре катнашучыларга материаллар һәм инструментлар белән танышырга булыштылар, шулай ук башмаклар ясау процессын мөмкин кадәр кызыклы һәм гади иттеләр. Чара укучыларга иҗат дөньясына чумарга мөмкинлек бирде һәм һәркем өчен үзенчәлекле нәрсә булдырырга өйрәтте.

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

18
октябрь, 2024 ел
җомга

18 октябрь көнне «Әтиләр көне» уңаеннан Эзмә мәдәният йортында Эзмә урта мәктәбе, Өтернәс авыл клубы белән берлектә «Әтиләр территориясе» дип исемләнгән музыкаль - спорт футбол турниры узды. Мондый чараларның максаты-әтиләргә балалар белән вакыт үткәрү һәм гаилә бәйләнешләрен ныгыту мөмкинлеге тудыру. Әтиләр һәм балалар командада көч сынаштылар. Турлар музыкаль номерлар белән үрелеп барды. Балалар әтиләре белән бергә үзләрен җитезлек, тизлек, иҗади фикерләүдә күрсәттеләр. Без барлык проблемаларын кичектергән, чакыруны кабул иткән һәм балаларына ярдәм итәр өчен бәйрәмгә килгән әтиләргә бик рәхмәтле. Мондый ярышлар балалар белән бергә спортка мәхәббәт һәм хөрмәт, гаиләдә дуслык, үзара аңлашу хисе тәрбияли

Тэги: Эзмә мәдәният йорты

18 октябрь көнне Олы Нырта мәдәният йортында яшүсмерләр өчен «Энергетиклар-куркыныч эчемлекләр»дигән тематик сәгать үткәрелде. Чара барышында алып баручы яшүсмерләргә энергетик эчемлекләрнең организм өчен файдага  караганда зарарлырак булуын, аларны куллану кеше сәламәтлегенә төзәтеп булмаслык зыян китерүен аңлатты. Балалар химик яктан куркыныч кына түгел, шәхес үсешен тоткарлаучы энергетиклар составына керүче компонентларны карадылар. Яшүсмерләргә энергетик эчемлекләр турында мәгълүмат булган буклетлар таратылды. Чара азагында балалар алып баручының сорауларына җавап бирделәр һәм энергетик эчемлекләр рекламада әйтелгәнчә могҗизалы түгел икәнлеген белделәр һәм үз тормышларын сындырырга кирәкми дигән нәтиҗә ясадылар. Мондый чаралар үткәрү яшүсмерләрдә энергетиклар куллануга тискәре мөнәсәбәт формалаштыруга ярдәм итә, чөнки бу эчемлекләр уңай сыйфатларга караганда тискәре сыйфатларга күбрәк ия. Чарадан соң, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау өчен, өстәл теннисы  буенча турнир үткәрелде.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

Россиядә Әтиләр көнен октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтәләр. 2024 елда бәйрәм 20 октябрьгә туры килә. Бәйрәмнең конкрет көне чагыштырмача күптән түгел генә барлыкка килде. Бу дата уңаеннан 18 октябрь көнне Туктар авыл клубы "без булачак әтиләр"дигән темага әңгәмә үткәрде.Әңгәмә вакытында әти-әниләре турында аларның һөнәрләре турында сөйләштеләр.Шулай ук алар булачак әтиләр генә түгел, Ватанны саклаучылар да, дип сөйләделәр.

Тэги: Туктар авыл клубы

18 октябрьдә Сулэ авыл клубында "Фейковая инфа"-мәгълүмат сәгате уздырдылар. Фейклар-ул чынбарлыкка туры килми торган мәгълүмат. Еш кына алар социаль челтәрләрдә барлыкка килә, безнең киңлекне тутыра. Фейкның төп бурычы-кыска, ачык, девизлар һәм  торле рәсемнәр аша тискәре хис-кичерешләр тудыру, аны һәркем таратсын өчен. Алданмаска бердәнбер ысул-мәгълүматны ачыклау, сорауны өйрәнү һәм аеруча көчле хис-кичерешләр тудыра торган хәбәрләргә тәнкыйди фикерләү белән карау.

 Мәгълүмат сәгатендә катнашучыларга үзләрен фейк мәгълүматтан ничек сакларга һәм аны урнаштыру нәтиҗәләре турында, мәгълүматның дөреслеген ничек тикшерергә кирәклеге турында сөйләнелде.Ялган хәбәрләр паника тудыра һәм кешеләрне уйламыйча эш итәргә этәрә.

Тэги: Сулэ авыл клубы

18 октябрьдә Эзмә әмәдәният йорты хезмәткәрләре Иләбәр китапханәсе белән берлектә «Китап яңалыклары»дип аталган мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Чарада балалар яңа китаплар һәм вакытлы басмалар, балалар журналлары һәм газеталар белән таныштылар. Яхшы китап белән очрашу-чын бәйрәм һәм бүләк бит. Күргәзмәнең максаты-укучыларны яңа басмалар белән таныштыру, билгеле бер темаларга һәм жанрларга игътибар җәлеп итү, кызыклы һәм мавыктыргыч китаплар укырга омтылу. Кызыклы авторлар, төрле жанрлар балаларны сөендерде. Һәрберсе китап күргәзмәсеннән ошаган китапны сайлап, аның белән таныша алды.

Тэги: Эзмә мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International