ЯҢАЛЫКЛАР


3
гыйнвар, 2025 ел
җомга

Яңа ел — балалар гына түгел, өлкәннәр дә түземсезлек белән көтә торган бәйрәм. 1 гыйнвар көнне Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре «Яңа ел  кәефе”дип исемләнгән ял кичәсе үткәрделәр.Бәйрәм кичәсе  бистәдә яшәүчеләрне котлаудан башланып, күңелле уеннар һәм конкурслар белән күңел ачу программасына күчте.Чара барышында клуб хезмәткәрләре чын-чынлап Яңа Ел кәефе булдырырга тырыштылар. Бәйрәм кунаклары белән күңелле бию бәйгеләре ,уеннар үткәрелде, матур җырлар яңгырады. Залда Яңа ел атмосферасы булды. Барысы да яхшы кәеф белән таралыштылар.

 

Тэги: Иштуган авыл мәдәният йорты

3 январь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре Шәмәрдән авыл китапханәләре белән берлектә Урта Саба балалары өчен «Приключения Веснушки и Кипятоши» дигән балалар спектакле күрсәттеләр. Феерик геройларның тылсым дөньясындагы мавыктыргыч маҗаралары кечкенә тамашачыларга мавыктыргыч вакыйгалар һәм Яңа ел могҗизалары белән тулы гаҗәеп тарихка чумарга мөмкинлек бирде. Бу спектакль талантлы белгечләр тарафыннан тәкъдим ителә, алар балаларга шатлык һәм онытылмас тәэсирләр китерү өчен зур ярату һәм мавыгу белән бу тамашаны әзерләгәннәр. Бөтен бәйрәм дәвамында бәйрәм атмосферасы, тылсым хөкем сөрде, уңай эмоциональ кәеф сизелде.

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

Яңа ел - могҗиза көтү бәйрәме, Кыш Бабай һәм Кар Кызы һәм күп кенә әкият геройлары белән очрашу шатлыгы ул. Алар әйлән-бәйлән уйнау, чыршы янында биюләр, мәзәкләр, җырлар, уеннар һәм елмаюлар. 3 январь көнне Язлы Арташ авыл клубының бәйрәмчә бизәлгән залында «Кыш бабайда кунакта» дип исемләнгән балалар Яңа ел бәйрәме узды. Кечкенә балалар өчен матур бәйрәм оештырылды. Төрле төстәге утлар белән ялтырап торган яңа ел чыршысы янында балалар күңелле итеп җырладылар, биеделәр, уйнадылар, конкурсларда катнаштылар. Балалар Кыш бабайны һәм Кар кызын Яңа ел турында шигырьләре белән сөендерделәр. Чара күңелле һәм кызыклы узды. Барлык катнашучылар да призлар һәм бүләкләр алды.

Тэги: Язлы Арташ авыл клубы

 

31 декабрьдә Иштуган мәдәният йорты авыл китапханәсе белән берлектә "Исәнме, Яңа ел!»бәйрәм чарасы уздырды. Бәйрәм театраль тамашадан башланды.  Бәйрәм атмосферасына бәйрәмнең төп геройлары Кыш Бабай һәм Кар кызы, Ел символы Елан тылсым китерделәр.Мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән бәйрәм программасы бу кичәдә булган һәркемгә яңа ел алдыннан бәйрәм кәефе атмосферасын булдырырга мөмкинлек бирде. Катнашучылар үз номерлары белән шатландырдылар: җырлар, кызыклы күренешләр,биюләр.Кичә кызыклы һәм күңелле конкурслар белән дәвам итте. Фотолар конкурсына йомгак ясалды. Бәйрәм Яңа ел дискотекасы белән тәмамланды.

Тэги: Иштуган авыл мәдәният йорты

Яңа ел-ул әкият һәм тылсым вакыты, ул шатлык, күңел ачу, могҗизалар һәм тылсым чоры. Бу бәйрәмне һәрвакыт зур түземсезлек белән бөтен кеше: өлкәннәр дә, балалар да көтә. 3 январь көнне Эзмә мәдәният йортында балалар белән «Яңа ел фантазияләре» дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде. Һәм кем җиңүе мөһим түгел, чөнки иң мөһиме-балаларның Яңа ел бәйрәмен уңай кабул итүе өчен шартлар тудыру, аларның хыялларына ирек бирү, талантларга ярдәм итү. Чара азагында барлык рәсемнәр авторлары татлы призлар алдылар.

Тэги: Эзмә мәдәният йорты

      3 гыйнвар көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә «Тайна новогодней звезды» - исеме астында балалар өчен яңа ел бәйрәме үткәрделәр. Бәйрәмгә килгән балалар рәхәтләнеп уйнадылар, җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Шулай ук Кыш бабай белән Кар Кызы «Әдәби алан» проектында катнашучы балаларны “Рәхмәт хатлары” белән  бүләкләп киттеләр.

   Чараның икенче өлешендә лотерея уены үткәрелде. Бәйрәм балаларның күңелләренә хуш килде, ахырдан аларның барысына да истәлек бүләкләре өләшенде.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

Кыш ае бик матур, гаҗәеп айларның берсе. Аны балалар да, зурлар да бик яраталар. Кыш турында художниклар картиналар иҗат итәләр, күп шигырьләр һәм җырлар языла. Кышкы табигать бик үзенчәлекле, саф һава һәм суык белән агачларда бизәкләр эленә. 3 гыйнвар көнне Елыш авыл клубында "Суык тәрәзәгә бизәкләр ясый" - дип исемләнгән рәсем конкурсы уздырылды. Балалар үз рәсемнәрендә кышны, Яңа ел ёлкасын, Кар кызын, кышкы табигатьне, Кыш бабайны бик теләп ясадылар. Соңыннан табышмакларга җаваплар таптылар, шигырьләр тыңладылар. Клуб мөдире балаларны рәсем конкурсында актив катнашулары өчен рәхмәтен җиткерде, киләчәктә дә сау сәламәт булып, чаңгы-чаналарда шуып, каникулны матур итеп үткәрүләрен теләде

Тэги: Елыш авыл клубы

3 январь көнне Туктар авыл клубы китапханә белән берлектә "Яңа ел могҗизалары"балалар чыршысы үткәрде. Бәйрәмдә уеннар, конкурслар уздырылды. Барлык кунаклар һәм катнашучылар бүләкләр алдылар. Бәйрәм бик күңелле һәм дәртле булды. Барлык балалар да актив катнаштылар, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр һәм, әлбәттә, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар. Ә Кыш бабай белән Кар кызы иң җылы теләкләрен һәм үгет-нәсыйхәт сүзләрен теләделәр. Китапханәче "Әдәби алан"проектында катнашучыларны котлады. Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды. Шулай ук оттырышсыз лотерея уйнатылды.

Тэги: Туктар авыл клубы

2
гыйнвар, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Яңа ел-якты, серле, кабатланмас, шау-шулы, гаҗәеп бәйрәм. Бүләкләр, сюрпризлар һәм теләкләр белән әкият могҗизалары һәм тылсымлы бәйрәм. 31 декабрь көнне Олы Нырты мәдәният йортында «Көлке, борчуларсыз шаяртып ,бу Яңа елны каршылыйк»дип исемләнгән Яңа ел бал - маскарады булды. Бәйрәм театральләштерелгән тамаша белән башланып китте, аннары Кыш бабай белән Кар кызы, юлбарыс һәм елан ел символлары һәркемгә куаныч белән килде. Күңелле уеннар һәм конкурслар концерт номерлары белән үрелеп барды, алар бәйрәм тамашасын тагын да ямьлэндереп жибэрделэр.Барысы да элеге бэйрэм белән канәгать калдылар, чөнки һәркем үз призын һәм бәйрәм кәефен алды.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

 

Яңа ел һәркем өчен көтеп алынган зур матур бәйрәм. Аны күңелле, кызыклы итеп  үткәрү  мәдәният хеәмәткәрләреннән  зур җаваплылык сорый. Олы Арташ авыл клубында узачак Яңа ел тамашасына да без- Олы Нырты мәдәният йорты һәм китапханәче, Язлы Арташ, Чабья- Чурчи авыл клубы хезмэткэрлэре бик ныклап эзерләндек.30 декабрь көнне Олы Арташ клубында   " Яңа елның сихри мизгелләре" дип аталган куңелле ял кичәсе һәркемнең кунеленә утеп кергәндер. Авыл җирлеге башлыгы Мөхәрләмов Р.И.котлау сузләре белэн халыкка һәм безгә рэхмэтләрен җиткерде.Кыш бабай белән Кар кызы , урман җәнлекләре , куңелле клоун катнашында театральлэшкэн тамаша, куңелле уеннарда халык рәхәтләнеп катнашты.  Һәр уенда тамашачылар кунел ачты. Шау -шу, көлү , шаярулар белән тамаша сизелми утеп тә китте. Соныннан ,дискотека да, яшьләр белән олылар да биеп куңел ачты.Элеге тамашаны карарга курше авыллардан да бик куп халык җыелган иде. Бәйрәм ахырында  авыл халкы, район мәдәният йорты җитәкчеләренә, оештыручыларга һәм спонсорлык итүчеләргә зур рәхмәтләрен җиткерделәр.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International