ЯҢАЛЫКЛАР


3
май, 2024 ел
җомга

Бөек Ватан сугышында Җиңү көне алдыннан 27 нче апрельдән 7 нче майга кадәр Бөтен Россия буенча «Ветеранга кунакка» акциясе уза. «Ветеранга кунакка" акциясе Бөек Ватан сугышы елларында милләт ара дуслык тарихы масштаблы федераль проектының бер өлеше булып тора. Әлеге акция белән бәйле рәвештә бүген 2 нче май көнне Чәбия-Чурчи авыл клубы мөдире Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире белән берлектә "Ветеранга кунакка" Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Ветеран - тыл хезмәтчәннәре Җиһаншина Мәликә апаның өенә бардылар. Мәликә апа сугыш елларындагы җиңел булмаган тормышы турында сөйләде, гаилә фотоальбомнарын күрсәтте, яшьлеген искә төшерде.Ул өч кыз үстерде, оныкларын үстерергә булыша. Мәликә апа Әгләмовлар кече кызында яши һәм сөенеп куанып туя алмый. Аннары китапханәче "Сабалылар - Бөек Ватан сугышында" китапларына күзәтү ясады, клуб мөдире Мәликә апага Георгий тасмасын бәйләде һәм чәчәкләр, күчтәнәчләр бүләк ителде. Ветераннарга бару-патриотизм һәм гражданлык хисе тәрбияләү; Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган, исән калган ветераннарга һәм өлкән буын кешеләренә рәхмәт хисләре тәрбияләү; илнең тарихи үткәне белән кызыксынуны үстерү. Ветераннарны өйдә котлау яхшы һәм игелекле традициягә әверелде. Ел саен сугышта катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәре кими бара, һәм без шуны истә тотарга тиешбез: без үз гомерләребезне күптән көтелгән Җиңүне алып килгән кешеләр алдында түләүсез бурычлы. Без аларның батырлыгын мәңге кадерләрбез, истә тотарбыз һәм горурланырбыз! 
 

Тэги: Чәбия-Чурчи авыл клубы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International