Бөек Ватан сугышы елларында җыр солдатларны көрәшкә өндәгән, ял вакытларында җылыткан, кайгыда юаткан, яшәргә көч биргән. Сугыш турындагы җырлар – безнең хәтер ул. Ул җырлар буыннан буынга күчәләр, халыкның батырлыгы турында искә төшерәләр. Тенки авыл клубы мөдире “Җиңү җырлары” акциясенә кушылды. Сугыш чоры җырларын башкарып, видеоларны билгеле хештеглар белән социаль челтәргә урнаштырдылар. Җиңү җырлары илебезнең барлык почмакларында яңгырасын өчен, эстафетаны дусларына тапшырдылар. Сугыш чоры җырларын башкару совет халкының нинди батырлыклар эшләгәнен истән чыгармаска бер адым булып тора.
4 майда Тнекеевск ск хезмәткәрләре "Хәтер бакчасы"акциясенә кушылды. Агач утырту-җирдә үз эзеңне калдыру өчен искиткеч мөмкинлек. Язгы кояшлы көн бергәләп иҗади хезмәттән уңай эмоцияләр бүләк итте. Агачлар үсеп, кешеләргә шатлык һәм сәламәтлек бүләк итсен. Ә без табигатькә сак карыйбыз һәм авылны тагын да матуррак һәм яшелрәк итәчәкбез.
ТРда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында 1 майда Тенеки авыл клубы мөдире Тенеки авыл балалары белән иртәнге сәгатьләрдә йомырка җыю традициясе буенча урамга чыкты. Иртәнге сигездән үк барысы бергә өйдән-өйгә актив кереп, тәм-томнар җыя башладылар. Балалар бертавыштан хуҗаларны бәйрәм белән котладылар. Олылар исә, аларга күчтәнәчләр тапшырып, аларга үзләренең яхшы теләкләрен җиткерделәр.