Татарстан республикасындп милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында, изге Рамазан ае уңаеннан, 18 апрельдә Керәнне авыл клубында Мичән авыл китапханәсе белән берлектә, «Күңелләр сафланадыр Иман белән” дип исемләнгән ифтар мәҗлесе уздырылды. Чарада 30 кеше катнашты. Ифтар мәҗлесенә, махсус хәрби операцияда катнашучы Илмирның әти-әнисе, авылдашларыбыз Гыймадиевлар чакырылган иде. Ифтар кунагы, хәзрәт Алмаз Галимҗанов Коръәннән вәгазьләр, аятьләр укыды, авыз ачканнан соң җәмәгать белән ахшам намазы укылды. Барлык катнашучылар бергәләп тынычлык сорап, динебезне алга җибәрү өчен көч куйган мөселманнарның эшләре алга баруын, махсус хәрби операциядә катнашучыларга сәламәтлек һәм озын гомер сорап дога кылдылар. Мичән авыл китапханәсе мөдире катнашучыларга "Ислам - яшәү рәвеше" дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим итте һәм китапларга җентекле күзәтү үткәрде. Бүгенге очрашудан күп файдалы мәглумат туплаган барлык катнашучылар, ифтарны оештыручыларга рәхмәтләрен белдерделәр.
Өстәл уеннары дуслар, танышлар, якын кешеләр белән очрашу өчен яхшы сәбәп. Керәнне авыл клубы, 18 апрельдә «Челтәрдән башка » дип исемләнгән өстәл уеннары көне узды. Өстәл уеннары - күңелле ял итү өчен яхшы ысул. Чараны оештыручылар, уенда катнашучыларга дуслары, танышлары һәм якын кешеләре белән очрашу һәм аралашу өчен бик яхшы мөмкинлек бирделәр. Ә катнашучылар бер-берсенә күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф, дустанә аралашу бүләк иттеләр. Анда булган олылар, үзләренең балачакта уйнаган өстәл уеннары турында истәлекләре белән уртаклаштылар. Балалар һәм өлкәннәр, шашка, шахмат, нард уеннарын бик теләп уйнадылар. Яхшы компаниядә вакыт файдалы һәм күңелле үтте. Чараның тагын бер уңай нәтиҗәсе - телефоннар ял итте. Өстәл уеннары белән кызыксыну сакланыр һәм балалар буш вакытларында өстәл уеннары уйнарга гадәтләнерләр дип өметләнәсе килә.
1 апрель! Көлке һәм шатлык, күңел ачу һәм яхшы кәеф көне. Балалар яраткан бик күп бәйрәмнәр арасында, бу иң күңеллесе. Балаларны бары тик яхшы кәеф һәм шатлыклы көлү берләштерә. 2 апрель көнне Керәнне авыл клубында балалар өчен «Көләргә рөхсәт ителә» дип исемләнгән уен программасы уздырылды. Бу көнне балалар күңелле уеннарда һәм көлкеле конкурсларда катнаштылар. Аннары уеннар урамда дәвам итте. Балалар асфальтта төсле карандашлар белән күңелле смайликлар ясадылар. Программа ахырында кызлар актив катнашулары өчен призлар алдылар. Балалар язгы каникулның соңгы көнен күңелле үткәрделәр.
02 апрель көнне Керәнне авыл клубында Халыкара кошлар көненә багышланган «Кошлар базары» дип аталган чара уздырылды. Әлеге чара балаларга хайваннар дөньясы турында күбрәк белергә ярдәм итәчәк. Очрашуда балалар кошларның файдасы, аларның табигатьтә һәм кеше тормышында роле турында белделәр. Балалар кошлар турында табышмакларны бик теләп чиштеләр, рәсемнәр конкурсында катнаштылар. Кызлар шулай ук «Балаларга күчмә кошлар турында» видеофильмын карадылар. Чарада балалар кошлар тормышы турында китаплар белән таныштылар. Клуб мөдире балаларга кошларның төрләре турында, аларның файдалары, зыяннары, сирәк очрый торган кошлар турында сөйләде. Балалар бик күп кызыклы мәгълүмат белделәр! Һичшиксез, кошлар көне балалар хәтерендә калачак.