ЯҢАЛЫКЛАР


1
сентябрь, 2023 ел
җомга

1 сентябрь  көнне Эзмә авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре “Без кешеләргә шатлык өләшәбез” дип исемләнгән күңел ачу чарасы уздырды. Чарага “Кичке уен” район конкурсында катнашкан үзешчәннәребез чакырылды. Кич дәвамында халкыбызның милли уеннарын уйнап, конкурсларда катнашып, җырлар җырлап катнашучылар күңел ачты. Беркемгә дә сер түгел, елмаю авырлыкларны җиңәргә булыша, кәефне күтәрә. Шуңа да кызыклы уеннар уйнап үткәргән бу кич һәркемгә күтәренке кәеф өстәде.

Тэги: Өтернәс авыл клубы

20
август, 2023 ел
якшәмбе

20 август көнне Өтернәс авыл клубында “Дус компания” дип исемләнгән уен квест формасында үтте. Уен барышында балалар төрле этапларда күп төрле биремнәрне үтәделәр. Максатчанлык, бердәмлек, дуслыкны бердәм итеп алар куелган максатка ирештеләр. Уеннан һәр бала уңай тәэсирлэр, баллы күчтәнәчләр алды.

Тэги: Өтернәс авыл клубы

19
август, 2023 ел
шимбә

19 август көнне Өтернәс авыл клубы каршында «Болытларга барган юлда» дип исемләнгән рәсем конкурсы үтте. Иң элек “Без дуслык илендә яшибез” темасына әңгәмә үткәрелде, ә аннары балаларга рәсем ясарга керештеләр. Асфальтта рәсем ясау – ул күңелле шөгел генә түгел, ә иҗат. Шуңа да балалар һәр рәсемгә иҗади якын килеп илне, табигатьне, гаиләне сүрәтләделәр һәм бүләкләр алдылар.

Тэги: Өтернәс авыл клубы

17
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

17 август көнне Өтернәс авыл клубында “Самовар янында кич утыру” дип исемләнгән күңел ачу программасы күңелле уеннар, конкурслар белән үткәрелде. Яшь чакта җырланган җырлар, такмаклар кабат искә төшерелде. Дөрес җавап бирүчеләр пакетлы чәйләргә ия булдылар. Чарадан һәркем канәгать калды.

Тэги: Өтернәс авыл клубы

30
июль, 2023 ел
якшәмбе

Кичке уеннар – алар һәркем күңелендә сакланучы онытылмаслык күңелле мизгелләр. 30 июль көнне Өтернәс авыл клубы “Чишмә буенда” дип исемләнгән күңел ачу программасы уздырды. барлык эшләрен читкә куеп чарага килгән апалар халкыбыз уеннарын уйнадылар, җырладылар, үткәннәрне искә алып көлештеләр. 

Тэги: Өтернәс авыл клубы

26
июль, 2023 ел
чәршәмбе

26 июль көнне Өтернәс авыл клубы бөек шагырь Габудлла Тукайның туган ягы – Арчага экскурсия оештырды. Кырлай авылында бик матур бизәлгән музей комплекста без, татар халкының бәяләп бетергесез зур байлыгын күрдек, Тукайның тормыш юлы, иҗаты белән тирәннән таныштык. Әлеге сәяхәт күңелләрдә озак сакланыр.

Тэги: Өтернәс авыл клубы

22
июль, 2023 ел
шимбә

22 июль көнне Өтернәс авыл клубы каршында “Җырлыйм туган якта” дип исемләнгән урам концерты үтте. Авылның иң талантлы яшьләре башкарган җырларны тамашачылар бик яраттылар, кушылып җырладылар, биеделәр. Программада уеннарга да урын бирелде, һәркем бу кичтә алдагы көннәргә үзенә көч, куэт алып ял итте.

Тэги: Өтернәс авыл клубы

12
июль, 2023 ел
чәршәмбе

Чишмәләр –  кешегә, табигатькә, гомумән яшәешкә кирәкле чиста су чыганагы. 12 июлькөнне Өтернәс авыл клубы “Суны саклагыз!” дип исемләнгән, чишмәләргә экскурсия оештырды.әлеге чарада балалар чишмә суының файдасы, аларның исемнәре тарихы белән таныштылар, чишмә суын татып карадылар. Э аннары чара җиләкле аланга барып җиләк җыеп куңел ачу белән дәвам итте. Элеге чарадан балалар бик күп яңа мәгълүмат алдылар.

Тэги: Өтернәс авыл клубы

8
июль, 2023 ел
шимбә

8 июль көнне Өтернәс авыл клубы табигатьтә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, “Без талантлы!” дип исемләнгән күңел ачу программасы уздырды.командаларга бүленеп яшьләр, күңелле ритм, уен – көлке аша уеннарда катнаштылар, ңырлап – биеп күңел ачтылар.бәйрәм ахырында чәй табыны янында, гаилә, аның кыйммәтләре, бәхетле яшәү серләре темасына фикер алыштылар. Бәйрәм дискотека белән дәвам итте. Бу җәйге көн катнашучылар күңелендә озак сакланыр.

Тэги: Өтернәс авыл клубы

4
июнь, 2023 ел
якшәмбе

Сабантуй алдыннан сөлге җыю йоласын һәркем көтеп ала. 4 июнь көнне Өтернәс авылында яшьләр, балалар белән бәйрәм өчен сөлгеләр, бүләкләр җыелды. Сөлге җыючылар татар халкының матур көйләрен гармунга кушылып җырлап урамнар буйлап үттеләр. Ә авылдашлар аларны буләкләр, күчтәнәчләр, сый тулы өстәлләр белән каршыладылар, бирнә җыючыларны милли гореф – гадәтләрне саклый белгәннәре өчен хөрмәтләделәр.

Тэги: Өтернәс авыл клубы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International