ЯҢАЛЫКЛАР


26
июль, 2023 ел
чәршәмбе

26 июль көнне Өтернәс авыл клубы бөек шагырь Габудлла Тукайның туган ягы – Арчага экскурсия оештырды. Кырлай авылында бик матур бизәлгән музей комплекста без, татар халкының бәяләп бетергесез зур байлыгын күрдек, Тукайның тормыш юлы, иҗаты белән тирәннән таныштык. Әлеге сәяхәт күңелләрдә озак сакланыр.

Тэги: Өтернәс авыл клубы

22
июль, 2023 ел
шимбә

22 июль көнне Өтернәс авыл клубы каршында “Җырлыйм туган якта” дип исемләнгән урам концерты үтте. Авылның иң талантлы яшьләре башкарган җырларны тамашачылар бик яраттылар, кушылып җырладылар, биеделәр. Программада уеннарга да урын бирелде, һәркем бу кичтә алдагы көннәргә үзенә көч, куэт алып ял итте.

Тэги: Өтернәс авыл клубы

12
июль, 2023 ел
чәршәмбе

Чишмәләр –  кешегә, табигатькә, гомумән яшәешкә кирәкле чиста су чыганагы. 12 июлькөнне Өтернәс авыл клубы “Суны саклагыз!” дип исемләнгән, чишмәләргә экскурсия оештырды.әлеге чарада балалар чишмә суының файдасы, аларның исемнәре тарихы белән таныштылар, чишмә суын татып карадылар. Э аннары чара җиләкле аланга барып җиләк җыеп куңел ачу белән дәвам итте. Элеге чарадан балалар бик күп яңа мәгълүмат алдылар.

Тэги: Өтернәс авыл клубы

8
июль, 2023 ел
шимбә

8 июль көнне Өтернәс авыл клубы табигатьтә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, “Без талантлы!” дип исемләнгән күңел ачу программасы уздырды.командаларга бүленеп яшьләр, күңелле ритм, уен – көлке аша уеннарда катнаштылар, ңырлап – биеп күңел ачтылар.бәйрәм ахырында чәй табыны янында, гаилә, аның кыйммәтләре, бәхетле яшәү серләре темасына фикер алыштылар. Бәйрәм дискотека белән дәвам итте. Бу җәйге көн катнашучылар күңелендә озак сакланыр.

Тэги: Өтернәс авыл клубы

4
июнь, 2023 ел
якшәмбе

Сабантуй алдыннан сөлге җыю йоласын һәркем көтеп ала. 4 июнь көнне Өтернәс авылында яшьләр, балалар белән бәйрәм өчен сөлгеләр, бүләкләр җыелды. Сөлге җыючылар татар халкының матур көйләрен гармунга кушылып җырлап урамнар буйлап үттеләр. Ә авылдашлар аларны буләкләр, күчтәнәчләр, сый тулы өстәлләр белән каршыладылар, бирнә җыючыларны милли гореф – гадәтләрне саклый белгәннәре өчен хөрмәтләделәр.

Тэги: Өтернәс авыл клубы

1
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

1 июнь көнне иң күңелле бәйрәм - Бөтендөнья балаларны яклау көнен билгеләп үтәбез. Шушы бәйрәм уңаеннан, балалар өчен. Өтернәс авыл клубы каршында  «Ура! Җәй, кояш, каникул!» дип исемләнгән уенлы, күңел ачу программасы үтте. Кызыклы уеннар һәм конкурслар, ярышлар да алар бик теләп катнаштылар, һәр биремне бик җиңел генә үтәделәр, бүләкләр алдылар. Бәйрәм бик күңелле үтте, һәркемнең йөзендә бәхетле балачак елмаюы иде.

Тэги: Өтернәс авыл клубы

12
май, 2023 ел
җомга

Гаилә – ул һәркем тормышындагы иң кадерле урын, без яраткан, үрнәк алган, бәхет теләгән якыннар, туганнар.без бары тик гаиләдә генә җаваплылык тоярга, кайгыртырга һәм хөрмәт итәргә өйрәнәбез.12 май көнне, Гаилә көне якынлашкан көндә, Өтернәс авыл клубы хезмәткәрләре “Гаилә көне” дип исемләнгән кунел ачу чарасы оештырдылар. Катнашучылар белән гаил темасына әңгәмә уздырылды, викторина уздырылды, ә аннары халкыбызның яраткан уеннары, спорт уеннары үткәрелде. Чара чәй табыны янында тәмамланды. Бәйрәм катнашучылар күңелендә уңай тәэсирлэр калдырды.

Тэги: Өтернәс авыл клубы

9
май, 2023 ел
сишәмбе

Быел илебез Бөек Җиңү бәйрәмен 78 нче кат каршы алды. Җиңү көне безгә бик якын, кадерле. Бәйрәм уңаеннан 9 май көнне Иләбәр авылында урнашкан обелиск янында Иләбәр авыл клубы, Өтернәс авыл клубы һәм Иләбәр авыл китапханәсе хезмәткәрләре “Җиңү язы яши йөрәкләрдә” дип исемләнгән митинг уздырдылар.Чарада районнан кунаклар, җитәкчеләр, тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, авылдашлар, Иләбәр “Умырзая” балалар бакчасы хезмәткәрләре катнашты.

Тэги: Өтернәс авыл клубы

7
май, 2023 ел
якшәмбе

2023 нче елны 25 апрель көнендә “Георгий лентасы” акциясенә старт бирелде һәм ул һәр ел саен батыр сугышчыларны искә алу максатыннан уздырылып килә. 7 май көнне Өтернәс авыл клубы хезмәткәрләре берләшмәләргә йөрүче иң актив авылдашлар белән акциягә кушылап, сугыш ветераннары каберләренә зыярат кылып, искә алып, чардуганнарына ленталар урнаштырдылар.  

Тэги: Өтернәс авыл клубы

1
май, 2023 ел
дүшәмбе

Беренче май бәйрәме – ул язгы кояшның җылысын, яңа көч һәм яңа өметләр китерүче көтеп алган бәйрәм. Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан, бу көнне Өтернәс авыл клубы “Бергә бәйрәм итәбез” дип исемләнгән чара үткәрде.балалар белән өйләргә йөреп авылдашларны котладык, такмаклар әйтеп, хуьабикщлщр алдан щзерлщп куйган буялган йомырка,күчтәнәчләрне җыйдык. Соңыннан табигатьтә күңелле уеннар оештырдык. Бәйрәм мизгелләре балалар күңелендә озак сакланыр әле. 

Тэги: Өтернәс авыл клубы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International