27 ноябрьдә Олыяз мәдәният йортында «Ана мәхәббәте белән җир ямьле» - бәйрәм концерты уздырылды. Бәйрәмне алып баручылар барлык әниләрне бәйрәм белән котладылар. Аннары авыл җирлеге башлыгы Райнур Әхмәтов әниләргә тынычлык, гаилә иминлеге, сәламәтлек һәм озак еллар ана бәхете теләп бәйрәм белән котлады. Чарада улларын махсус операциягә озаткан әниләргә, барысына да нык сәламәтлек, якыннарының тизрәк өйгә кайтуларын теләп рәхмәт сүзләре, җыр яңгырады. Бу бәйрәм көнендә Өтернәс авыл клубы, Эзмә мәдәният йорты, Пукаль авыл китапханәсе үзешчән артистлары һәм мәдәният хезмәткәрләре башкаруында иң яхшы, матур җырлар яңгырады. Бәйрәм концерты гадәти булмаган өй уңайлыгы һәм җылылык атмосферасында узды, ә иң мөһиме барысына да бик күп күңелле тәэсирләр бүләк итте.
26 ноябрьдә Өтернәс авыл клубында «Ана мәхәббәте белән җир ямьле» - бәйрәм концерты узды. Үзешчән сәнгать эшчәнлегендә катнашучыларның, Эзмә мәдәният йорты һәм Пукал авыл китапханәсе мәдәният хезмәткәрләренең концерт номерлары тамашачылар өчен бүләк булды. Концерт бай, төрле, якты һәм җанлы килеп чыкты! Тамашачылар ял иттеләр, җырладылар, көлделәр, еладылар, артистларга көчле алкышладылар. Әниләр өчен бәйрәм җылылык һәм игелек атмосферасында үтте.
Бүген, иң игелекле һәм назлы Әниләр бәйрәме алдыннан, Өтернәс авыл клубында «Дөньяда бердәнбер» дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды. Чара башында әниләрне бәйрәм белән котладылар, барысына да сәламәтлек, шатлык, бәхет, тынычлык теләделәр. Күңелле конкурслар, җыр викторинасы белән бәйрәм уен программасында, әниләр нинди күңелле, акыллы һәм иҗади булуларын күрсәттеләр. Кич җылы, уңайлы аралашу атмосферасында узды.
Көз, аның кабатланмас төсләре белән иҗат өчен уңайлы вакыт һәм һәрвакыт рәссамнарны илһамландырган һәм илһамландыра. Көзгә багышланган рус рәссамнары картиналары белән танышу максатыннан, Бүген Өтернәс авыл клубында «Дуслык» мәктәп яны – сәламәтләндерү көзге лагере балалары белән «Рәссам күзләре белән алтын көз» - уен программасын үткәрелде. Балалар танылган рәссамнарының картиналар галереясы буйлап искиткеч онлайн экскурсия ясадылар, рәссамнарның төсне, композицияне оста куллануларын күрделәр, шулай ук хәзерге рәссамнарның рәсемнәрендә көзге пейзажлар белән таныштылар. Чара ахырында балалар рәссамнар табигатебезнең искиткеч, тирән эчтәлекле образларын тудыралар, зур мәхәббәт һәм җылылык белән тыйнак, матур көз язалар дигән нәтиҗәгә килделәр.
27 октябрьдә Өтернәс авыл клубында Саба муниципаль районы мәдәният хезмәткәрләренең күчмә киңәшмәсе узды. Кунакларны "Аулак ой" фольклор коллективы каршы алды, ә аннан соң"Уйлап бел!"интеллектуаль уены оештырылды. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар кунакларга музыкаль номерлар, Гамил Авзалның "Әсмәбикә җаным, ахирәт" шигырен сәхнәләштерделәр, ул һәркемгә бик ошады. Филиал мөдире Гыйльфанова И. Х. кыскача гына авыл клубы эшчәнлеге, аның матди-техник җиһазлануы турындагы мәгълүмат, авыл халкының ялын оештыруның инновацион формалары турында сөйләде. Шуннан соң күп кенә оештыру мәсьәләләре каралды. Төрле мәсьәләләр буенча Саба муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге башлыгы Р.Ф. Заһидуллин һәм әйдәп баручы методист Г. Ш. Садриева чыгыш ясадылар. Киңәшмә ахырында лаеклы хезмәткәрләрне Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары белән бүләкләделәр. Барлык катнашучылар да бик канәгать калдылар. Киңәшмәгә йомгак ясап, мәдәният хезмәткәрләре мондый форматтагы семинарлар тәҗрибә уртаклашу һәм алга таба нәтиҗәле эшләү өчен бик файдалы дигән фикер белдерделәр.
Әтиләр көне-илнең барлык искиткеч һәм яратучан әтиләренә багышланган мөһим һәм истәлекле бәйрәм. Әти - һәрберебезнең тормышында мөһим кеше. Бу көн хөрмәтенә, 15 октябрьдә, Өтернәс авыл клубында “Әти булу – зур хөрмәт” күңел ачу кичәсе узды. Әтиләр хатын-кызлардан котлаулар кабул иттеләр, конкурсларда актив катнаштылар һәм көнкүрештә очрашырга туры килгән биремнәрне үтәделәр, җырладылар, биеделәр. Катнашучы әтиләр җитезлек, көч һәм зур әзерлек күрсәттеләр. Чара җылы, күңелле узды һәм чәй эчү белән тәмамланды.
Безнең халкыбыз милли гореф – гадәтләрне күп еллардан бирле саклап килә һәм алар буыннан – буынга тапшырыла.14 октябрь көнне курсабаш мәдәният йортында, Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан “Милләт яме – йола, бәйрәмнәрдә” дип исемләнгән фестивалҗ – конкурс булып узды. Эзмә авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрдәре, үзешчәннәр тамашачылар игътибарына “Мунчала чыгару” йоласын тәкъдим иттеләр. Юкә кайрысыннан мунчала ясау, аны эшкәрту тәртибе, җыр – бию белән аралаштырылды һәм көчле алкышлар белән бүләкләнде.
4 октябрь көнне Өтернәс авыл клубында, “Укытучы һәм остаз елы”на багышлап, Укытучыларның һөнәри көне унаеннан «Безнең укытучылар» дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрелде. Программа барышында укытучылар хөрмәтенә матур котлау сүзләре яңгырады, уеннар, конкурслар балалар чыгышлары белән аралашып барды. Соңыннан чәй табыны янында мәктәп тормышы, кызыклы хәлләр, үсеп килүче яшь буынны тәрбияләү турында әңгәмә үткәрелде, истәлекләр, хәтирәләр яңартылды.
2 октябрь көнне Өлкәннәр көне уңаеннан, «Минем яшем, минем - байлыгым» дип исемләнгән чара Пүкәл авыл клубында уздырылды. Өлкән буынны котлап Өтернәс авыл клубы һәм Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре матур теләкләрне җырларга урап бүләк иттеләр, уеннар оештырдылар, иң җылы теләкләрен юлладылар. Чара барышында үткәндә калган яшьлек еллары да искә алынды, ретро җырлар да җырланылды, тормыш дәвамында булган кызыклы хәлләр дә сөйләнелде. Чәй табыны янында чарада катнашучылар аралашып узара хәлләр белештеләр. Бәйрәм ахырында өлкәннәр бик ошатып, рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
1 октябрь көнне Өтернәс авыл клубында Өлкәннәр көне уңаеннан, «Гомер көзләрегез алтынга тиң булсын» дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрелде. Бәйрәм барышында залда җылылык һәм шатлык нурлары балкыды, җырлар яңгырады, өлкәннәр үзләренә карата иң матур сүзләрне, иң матур теләкләрне кабул иттеләр. Бәйрәм чәй табыны янында дәвам итеп, биюләр белән тәмамланды.