7 март көнне Олы Арташ авыл клубында 8 март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган “Язгы моңнар” дип исемләнгән концерт программасы узды. Концертның программасы төрле иде. Концерт барышында җырлар да, мәзәкләр дә, котлаулар да яңгырады, шулай ук артистлар тамашачыларны биюләр белән дә шатландырды. Концерт бер тында узды, тамашачыларда алкышларын жәлләмәде.
Илебездә Ватанны саклаучылар көне инде 100 елдан артык билгеләп үтелә. Бәйрәм чараларын уздыруның максаты - кече буында патриотизм тәрбияләү, шулай ук хәрби хезмәткәрләрнең намусын арттыру.
23 февральдә Олы Арташ авыл клубында 23 февраль Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Могҗизалар кыры" уены үткәрелде. Катнашучылар армия темасына караган сүзләрне белделәр. Чара азагында барлык уенчыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмнән барысы да яхшы кәеф белән кайтып киттеләр.
23 февраль Олы Арташ авылында Ватан өчен сугышларда һәлак булган сугышчы-якташлар хөрмәтенә һәйкәл-обелискка чәчәкләр кую акциясе узды. Акциядә балалар һәм Олы Арташ авыл клубы мөдире катнашты. Сугыш фронтларында һәлак булган һәм сугыштан соңгы яралар һәм авырулардан вафат булган сугышчылар, бүгенге көндә арабыздан киткәннәр бер минутлык тынлык белән искә алынды.
17 февральдә Олы Арташ авыл клубында «Саба чишмәләре» иҗат берләшмәсенең «Серле гармун телләре» дип аталган концерт программасы узды. Артистлар тамашачыларны җырлар, биюләр, шулай ук үзләре язган шигырьләре белән сөендерделәр. Концертка шулай ук әфганчылар да чакырылган иде. Арташ авыл җирлеге башлыгы Әгъләмҗанов Алмаз Рәхимҗан улы безнең әфганчыларны һәм барлык килгән тамашачыны Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылу көне белән котлады һәм әфганчыларыбызга истәлекле бүләкләр тапшырды. Тамашачылар артистларыбызны бик җылы кабул иттеләр, үзләренә яхшы энергия, бер өем уңай хис-кичерешләр һәм кәеф алдылар. Концерт ахырында тамашачыларыбыз торып басып кул чаптылар. Концерт барысына да шулкадәр ошады ки, хәтта тамашачылар китәргә дә теләмәделәр.