ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2023 ел
шимбә

22 апрельдә Ике басу Арташ мәдәният йортында  Габдулла Тукайның туган көненә багышланган «Без Тукай оныклары» дигән чара узды.Татар халкының Бөек шагыйренә  нибары 27 ел гомер бирелгән . Ул кыска, ләкин тулы иҗат юлы  узган. Дөнья күләм шигъриятнең якты һәм зур йолдызы булган тормыш һәм иҗат турында электрон презентация тәкъдим ителде.

Чарада без балаларга шагыйрьнең авыр балачагы, аның тормышы һәм иҗаты турында сөйләдек. Балалар аның биографиясеннән күп яңалыклар ишеттеләр, замандашларының татар халкының бөек улы турындагы истәлекләрен тыңладылар. Туган ил, туган тел, гади халык тормышы темасына кагылышлы шигырьләр укыйлар, әкият-поэмалар белән таныштылар: «Су анасы», «Печән базары, яхуд Яна Кисекбаш», «Шүрәле».

Тэги: Ике басу Арташ мәдәният йорты

25
март, 2023 ел
шимбә

Нәүрүз-төрки халыкларның иң борынгы бәйрәме. Нәүрүз язның килүе һәм Җирдәге барлык тереклекнең уянуы белән тыгыз бәйләнгән. Бу көнне бәйрәм өстәлен каплау һәм барлык таныш күршеләрне һәм каршы килүчеләрне "Яңа ел" ризыклары белән сыйлау гадәти хәл. Нәүрүз бәйрәме традицияләре аның күп гасырлык тарихында үзгәрмәгән диярлек. 25 мартта Ике басу Арташ мәдәният йортында "Нәүрүз мөбәрәк булсын"дип аталган бәйрәм узды.Бәйрәмдә кунаклар камыр ризыклары, ботка белән сыйланды. Бәйрәмгә зур һәм төрле программа әзерләнгән иде.Балалар һәм өлкәннәр уйнадылар, җырладылар, театральләштерелгән тамашаны рәхәтләнеп карадылар. Яз җылысы барлык катнашучыларның йөрәкләренә юмартлык һәм игелек бәйрәме бүләк итте.

Тэги: Ике басу Арташ мәдәният йорты

4
март, 2023 ел
шимбә

4 март көнне Арташ Мәдәният йортында  мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Күбәләк" балалар бакчасында тәрбияләнүче "Тату гаилә - бәхетле гаилә" дип исемләнгән гаилә бәйрәме узды. Ватанны саклаучылар көненә һәм Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган. Программа бай эчтәлекле иде, үз эченә әти-әниләр башкаруында концерт номерлары, дуэтлар, "Теремок", "Өч кыз" әкиятләре, ата-аналар катнашындагы күңелле конкурслар кертелгән иде. Бәйрәм һәркемгә шатлык һәм күңелле мизгелләр  бирде.

Тэги: Ике басу Арташ мәдәният йорты

11
февраль, 2023 ел
шимбә

       Бик күп еллар дәвамында рус йортларында өйне саклаучы курчаклар ясаганнар. Кешеләр аларны авырулардан, "начар күзләрдән" һәм төрле бәла-казалардан  саклауларына ышанганнар. Чүпрәк курчакларын ясау - славян халыкларының үткәнгә тамыр җибәреп торган традициясе. Чүпрәк  курчаклар йола, саклык һәм уен курчакларына бүленә.  Гадәттә, курчакларны хатын-кызлар ясаган. Әби –бабаларыбыз энә һәм кайчы белән файдаланмаганнар, баланың тормышы ""не резанная не колотая". " булсын өчен. Курчакларга йөзне , кешенең шәхесен күрсәтмәс өчен дә рәсем ясалмаган.

    11 январь көнне  Ике басу Арташ мәдәният йортының хезмәткәрләре Татарстан Республикасында "Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр" елы кысаларында "Крупеничка-курчагы" исеме астында Рус халкы традицияләренә хөрмәт йөзеннән мастер класс үткәрделәр. Бу гаиләдә төп курчак булып саналган . Курчакның тышкы кыяфәте гади, ләкин зур мәхәббәт белән эшләнгән, тирән символик мәгънәгә ия.

Түгәрәк - курчак - саклагыч, аны Кызыл почмакта икона белән янәшә саклаганнар. Ул тук тормыш һәм гаиләдә муллык билгесе, ашлыкны яңа уңышка кадәр саклый. Ачлык вакытында , курчак ярмасын алалар һәм аннан ботка пешерәләр. Бу ботка Җир анасына көч бирә дип саналган. Бу хакта балалар чара барышында белделәр һәм аларда рус халкы мирасына кызыксыну уянда.

Тэги: Ике басу Арташ мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International