10 июльдә Килдебәк мәдәният йорты янында «Головоломка 2» мультфильмы күрсәтелде. «Головоломка 2 " тамашачыларны гади һәм аңлаешлы формалар аша күчеш яше үзенчәлекләре белән таныштыра. Сюжет үзәгендә янә Райли исемле кыз һәм аның хис-кичерешләре була.
Мультфильмны караганнан соң балалар күчеш яшендәге кыенлыклар, хисләрнең безгә никадәр көчле йогынты ясавы, кеше тарафыннан бер мизгелдә яндырылган катлаулы хисләрне ничек җиңеп чыгу мөмкинлеге һәм безне хайваннардан аерып торучы нәрсәләр (аң) турында фикер алыштылар.
Мультфильм кабул итү өчен җиңел, кызыклы һәм барлык балаларның игътибарын җәлеп итә торган булып чыкты.
Цирк тамашасы-балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә зур бәйрәм! Бары тик циркта гына оригиналь жанр артистларын, жонглерларны, өйрәтелгән хайваннарны күрергә, шулай ук күңелле клоуннардан күп уңай яклар алырга мөмкин!
27 июньдә Килдебәк мәдәният йортында «Фаворит» циркы тамашасы узды. Һәр бала циркның нәрсә икәнен белә: көлү, күңел ачу, клоуннар, акыллы хайваннар, тылсымчылар һәм җитез акробатлар. Ләкин өлкәннәрнең кайберләре циркның сәнгать төре буларак нинди үзенчәлекләрен аңлата алмый, чөнки без аны еш кына мавыктыргыч тамаша, шоу итеп күрсәтәбез. Ә чынлыкта цирк артистлары гомер буе осталыкны гына түгел, ә сәнгатьне үзләштерәләр.
9 июнь көнне Килдебәк авыл җирлегенең иң матур җирендә – су буенда, халкыбызның милли бәйрәме – Сабантуй үткәрелде. Килдебәк мәдәният йорты, китапханәсе, Туктар авыл клубы һәм китапханәсе, Мәртен авыл клубы хезмәткәрләре, Килдебәк авыл җирлеге һәм ООО «СХП «Юлбат» Килдебәк бригадасы белән бергә “Ямьле Сабантуйлары” дигән исем астында, татар халкының милли бәйрәме Сабантуй бәйрәмен оештырдылар. Бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Загидуллин Нияз Наил улы ачып җирбәрде. Авыл халкын бәйрәм белән котларга районнан килгән вәкил Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гайнетдинова катнашты.
Ачылыштан соң, традиция буенча, кыр батырларын, алдынгыларны котладылар, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Шулай ук гаилә елы уңаеннан, яңа гаилә корган яшь парларны, яңа туган сабыйларны, озак еллар бергә торучы парларны тәбрикләделәр.
Бәйрәмгә килгән авыл халкының һәм кунакларның күңеле шат иде. Сабантуй төрледән-төрле милли һәм спорт уеннары, җырлар-биюләр белән үрелеп барды. Бәйрәмгә килгән халык әлеге бәйгеләрдә теләп катнашты һәм рәхәтләнеп күңел ачты. Халык өчен концерт номерлары белән Тәслимә Низами чыгыш ясады.
Сабантуй көрәш мәйданында абсолют батырны билгеләү белән тәмамланды. Абсолют батыр исеменә, кискен көрәштән сон, Зәкиев Илнар Рөстәм улы лаек булды.
17 май көнне Гаилә елы уңаеннан Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче, Туктар авыл клубы мөдире һәм китапханәчесе, «Гаилә – ил терәге» - дип исемләнгән гаилә бәйрәме-конкурсы үткәрделәр. Катнашучылар гаиләләре белән үзара көч сынаштылар “Таныштыру”, “Курчак төрү”, “Токмач кисү”, “Интеллектуаль сораулар”, “Иҗади номер” конкурс турларында сәләтләрен күрсәттеләр.
Бу чарада барлыгы 3 гаилә катнашты. Аларның һәрберсе үз номинацияләрендә җиңүче булды.
Ел да 15 майда - табигатьнең иң гүзәл вакытында Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез.
14 май көнне Халыкара гаилә көненә карата Килдебәк а мәдәният йорты хезмәткәрләре,китапханәче белән берлектә, «Ак калфак» клуб әгъзалары өчен әлеге бәйрәмгә багышланган «Гаилә – бәхет ачкычы» темасына гаилә киче чарасы үткәрделәр.
Һәр гаиләдә, гаилә традицияләренең роле бәхәссез. Алар барысы да гаиләне якынайта һәм тагын да ныграк һәм тату итә. Шуңа күрә, Халыкара гаилә көнендә алар өчен, күңел ачу чаралары да оештырылды. Чарада катнашучылар үзләренең гаиләләренең гаилә кыйммәтләре, туганнарны берләштереп тора торган традицияләр белән уртаклаштылар, кызыклы гаилә тарихлары турында сөйләделәр. Күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф белән өйләргә таралыштылар.
8 нче май көнне, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә, Килдебәк авылында сугышта катнашкан авылдашлар истәлегенә, тантаналы митинг үткәрелде. Әлеге митингта Килдебәк мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче, Килдебәк урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары, авыл халкы һәм бәйрәмгә килгән кунаклар катнашты.
Бәйрәмне мәдәният йорты хезмәткәрләре ачып җибәрделәр, аннан соң бәйрәм укучыларның Җиңү көне уңаеннан әзерләнгән концерт номерлары белән дәвам итте. Митингта катнашучыларны авыл җирлегендә урнашкан оешма җитәкчеләре һәм районнан килгән вәкил – И.Т.Хузин, бәйрәм белән котлап, ил-җирләребездә иминлек, тынычлык булсын дигән теләкләрен җиткерделәр. Шулай ук митинг барышында һәйкәлгә чәчәкләр куелды һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан әби-бабаларыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар.
1 Май - Яз һәм хезмәт көне - язгы кояш җылысын, яңа көч һәм илһам алып килүче бәйрәм. Татар авылларында язның көтелгән һәм истә калырлык мизгелләренең берсе-буялган йомырка җыю. Килдебәк мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәче бу бәйрәмдә катнаштылар . Балалар бу көнне зур бәйрәм кебек көттеләр. Авылдашлар кунакларны йомырка , конфет сый белән каршы алдылар. Барлык урамнарда бәйрәм атмосферасы хөкем сөрә иде. Мондый чаралар үсеп килүче буынны татар халкының гореф-гадәтләренә һәм йолаларына җәлеп итәргә ярдәм итә.
9 апрельдә Килдебәк авыл мәдәният йортында балалар өчен җемлек ясау буенча мастер-класс оештырды. Акциянең максатлары укучыларга экологик тәрбия бирүне активлаштыру, табигатьне саклау өлкәсендә практик эшчәнлеккә җәлеп итү һәм кышлаучы кошларның яшәү рәвешен өйрәнү. Чара барышында мәдәният хезмәткәрләре төрле кошлар турында сөйләделәр. Җемлекләрне төрле әйберләрдән,мәсәлән: агачтан, фанерадан, пластик шешәләрдән, сөт, сок һәм башка кулдан килгән материаллардан үз кулларың белән ясарга мөмкинлеген аңлатылды. Балалар кышын кошлар турында үз күзәтүләре белән уртаклаштылар. Кышкы вакытта кешенең игелекле кулы белән тутырылган азык аеруча кыйммәтле, чөнки кошлар өчен ачлык салкыннан да куркынычрак икәнен сөйләштек.Аннары балалар кошлар өчен җимлек әзерләү буенча мастер-класста катнаштылар. Вакыт сизелмичә үтте һәм пластик шешәләрдән җимлек әзер дә булды.Катнашкан балалның йөзләрендә шатлык бөркелә иде,алар бик кәнәгать иделәр.
7 апрельдә Килдебәк мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә «Башкалар кебек хис итәргә, уйларга, яратырга " дигән тематик аралашу сәгате үткәрделәр...». Чараның төп бурычы «толерантлык» төшенчәсе белән танышуны дәвам итү, толерантлыкның төп үзенчәлекләрен ачыклау, толерантлык тәртибе турында дөрес күзаллау формалаштыру иде. Яшьләребез толерантлык, төрле телләрдә толерантлыкны аңлау, «толерантлык»терминының популярлыгы турында фикер алышуда актив катнаштылар. Толерант шәхес сыйфатларына һәм толерант мөнәсәбәтләргә зур игътибар бирелде. Чара ахырында катнашучылар толерантлы булуларын тикшерә алдылар, кечкенә тест үткәрделәр һәм үзләрендә бер-берсенә карата түземлелек һәм башкаларның фикерен хөрмәт итү кирәклеге турында нәтиҗә ясадылар.
6 апрельдә Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре яшьләр белән «Үз түгәрәгеңне җый»уен биюләре чарасын үткәрделәр. Дискотека төрле яшьтәге яшьләрне берләштерде. Чөнки мондый чарада яшь түгел, ә зур теләк, бию осталыгы мөһим. Барысы да уеннарында бик теләп катнаштылар. Мәдәният хезмәткәрләре кызыклы конкурслар, күңелле музыкаль һәм бию сюрпризлары әзерләделәр, шуңа күрә беркемгә дә күңелсезләнергә туры килмәде. Дискотека уен формасында узды. Чара шатлыклы һәм дуслык атмосферасында узды. Яшьләребез уен кагыйдәләрен рәхәтләнеп кабул иттеләр һәм күңел ачу барышына кушылдылар.