3 ноябрьдә Килдебәк мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче һәм яшьләр белән берлектә Халыклар бердәмлеге көне хөрмәтенә стена газетасы чыгаралар. Халыклар бердәмлеге көне-ул көчнең дуслык һәм бердәмлектә булуын искә төшерүче бәйрәм. Биҙәлеш өчен иң якты төсләр, картоналар, кәгазьләр, буяулар, карандашлар кулланылган.
1 ноябрь көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә укытучы һәм остаз елы уңаеннан «Укытучылар хөрмәтенә әдәби микс» исемле библиомикс үткәрделәр.
Тормыш-ул зур мәктәп, кайвакыт, безгә дәресләр бирә һәм төрле укытучыларны җибәрә. Балалар һәр кешенең тормышында укытучының мөһим роле турында белделәр, язучы булып киткән укытучылар турында кызыклы фактлар җыелмасы белән таныштылар. Чара ахырында, укытучы герое булган әдәби әсәрләр буенча викторина үткәрделәр.
Рухи кыйммәтләрне саклау, ныгыту, милли традицияләрне торгызу мөһимлеген исәпкә алып, 2023 ел Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде. Шул уңайдан район башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов Саба муниципаль районы учреждениеләре һәм авыл җирлекләре арасында "Милләт яме - йола бәйрәмнәрдә!" дип аталган фестиваль-конкурс игълан итте.
21 октябрь көнне Юлбат мәдәният йортында әлеге фестиваль-конкурс узды, әлеге конкурста Килдебәк авыл җирлегенә кергән мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар “Йомырка җыю йоласын” тәкъдим иттеләр.
Мондый традицияләр бер-беребезгә карата ихтирамлы һәм игелекле булырга, туган телгә, милләткә мәхәббәт тәрбияләргә кирәклеген искә төшерә.
Тамашачылар фестивальдә катнашучыларны бик җылы сәламләделәр, аларга көчле алкышлар белән рәхмәт әйттеләр.
Килдебәк авыл мәдәният йортында "Әтиләр көне". 14 октябрьдә Килдебәк мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре бильярд буенча әтиләр көненә багышланган турнир үткәрәләр. Бильярд турниры ир-атлар арасында гади ярыш түгел, ул мавыктыргыч уен артында күңелле вакыт үткәрү. Адреналин, дәрт, искиткеч нәтиҗә күрсәтергә теләк әтиләргә бер минут та ял итәргә ирек бирмәде һәм аларны җиңүгә иң яхшы итеп этәрде. Җиңүчеләрне котлыйбыз.
14 октябрь көнне Килдебәк авыл китапханәсендә, мәдәният йорты хезмәткәрләре, Сабабаш авыл клуб мөдире, авыл халкы «Татарча диктант ЯЗ» акциясендә актив катнаштылар. Диктантны Рәкыйпова Ләйсән Мөдәрис кызы әйтеп яздырды.
Шулай ук китапханәче яңа китапларга күзәтү үткәрде.
Рухи кыйммәтләрне саклау, ныгыту, милли традицияләрне торгызу мөһимлеген исәпкә алып, 2023 ел Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде. Шул уңайдан район башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов Саба муниципаль районы учреждениеләре һәм авыл җирлекләре арасында "Милләт яме - йола бәйрәмнәрдә!" дип аталган фестиваль-конкурс игълан итте.
7 октябрь көнне Килдебәк мәдәният йортында әлеге фестиваль-конкурс узды, Кече Шыңар мәдәният йорты, Оет авыл клубы “Кияү мунчасы” йоласын; Олы Нырты мәдәният йорты, Язлы Арташ авыл клубы "Солдат озату"; Иштуган мәдәният йорты “Удмуртча туй йоласын” тәкъдим иттеләр.
Мондый традицияләр бер-беребезгә карата ихтирамлы һәм игелекле булырга, туган телгә, милләткә мәхәббәт тәрбияләргә кирәклеген искә төшерә.
Тамашачылар фестивальдә катнашучыларны бик җылы сәламләделәр, аларга көчле алкышлар белән рәхмәт әйттеләр.
1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан 5 октябрь көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә «Бабушки и дедушки – милые, родные» акциясе үткәрделәр. Өлкән буын кешеләренә тирән хөрмәт һәм игътибар йөзеннән өйләренә барып Корбанова Ракыя һәм Шайхуллина Гөлнур апаларны котладылар. Аларга нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләделәр, кечкенә генә күчтәнәчләрен тапшшырдылар. Олы кеше өчен иң яхшы бүләк-игътибар һәм яхшы кәеф!
5 октябрь көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә «Укытучыга көзге чәчәк бәйләме» исемле рәсем конкурсы үткәрделәр.
Балалар яраткан укытучыларына карата хисләрен белдергән матур рәсемнәр ясадылар.
Үзләренең иҗатында балалар бөтен фантазияләрен күрсәттеләр, чөнки көзге чәчәк бәйләмнәре – гадәти булмаган композицияләр, алар үзләрендә көзнең барлык төсләрен, җимешләрен диярлек берләштерә алалар: чәчәкләр, яфраклар, ботаклар, җиләк-җимешләр. Яшь рәссамнарның эшләре бик төсле, күңелгә үтеп керә торган һәм кабатланмас булып чыкты.
Октябрь аенда безнең илдә Халыкара хайваннарны яклау көне билгеләп үтелә.
5 октябрь көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә «В мире животных новостей» исемле викторина үткәрделәр. Чараның төп максаты-балаларның игътибарын хайваннар проблемаларына юнәлтү, аларга карата җаваплылык хисе уяту, балаларны хайваннар дөньясының күптөрлелеге белән таныштыру, әйләнә-тирә мөхиткә һәм анда яшәүчеләргә сакчыл мөнәсәбәткә өйрәтү. Китапханәче сөйләвеннән, балалар хайваннар дөньясының кеше тормышында мөһим урын алып торуын белделәр, шулай ук, викторина сорауларына актив җавап бирделәр.
Балалар үзләренең йорт хайваннары турында зур кызыксыну белән сөйләделәр.
Ахырда китапханәче балаларга табигатьне һәм хайваннарны саклауның мөһимлеген искәртте.
Илебез буенча октябрь аенда Өлкәннәр декадасы уздырыла. Бу вакытта өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. Өлкәннәр көне уңаеннан 1 октябрь көнне Килдебәк авыл мәдәният йортында клуб хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә “Сез булганга – без бәхетле” исеме астында өлкәннәр өчен әдәби-музыкаль кичә оештырылды.
Өлкәннәрне яшьлек елларына кайтарып, төрледән-төрле матур концерт номерлары күрсәтелде, биюләр, котлаулар белән дәвам итте. Өлкәннәр үзләре дә җырлап, биеп күңел ачтылар. Бәйрәм кичәсеннән өлкәннәребез күтәренке кәеф белән таралыштылар.