ЯҢАЛЫКЛАР


10
гыйнвар, 2025 ел
җомга

10 гыйнварда Килдебәк мәдәният йорты хезмәткәрләре яшүсмерләр өчен "Нинди матур бит ул,яхшы сүз..."рәхмәт " әдәплелек дәресе үткәрделәр.Яшьүсмерләр тормыш хәлләрен, тылсымлы әдәпле сүзләр кертеп, рәхәтләнеп аралашып чыктылар. Һәм бу сүзләр ярдәмендә низаглардан,бәлаләрдән качарга мөмкин икәнен дә аңладылар. Чөнки "Рәхмәт" сүзе җылы, игелекле мөнәсәбәтләр урнаштыру өчен юл күрсәтүче. Рәхмәт сүзе гади түгел, ә тылсымлы. Әлбәттә, әгәр ул йөрәктән чыга икән. Бу очракта гына ул үзенең тылсымлы ролен уйнаячак. Яшүсмерләр табышмакларны чиштеләр, “сүзне дәвам ит” уеннарында катнашалар.  Азакта  әдәпле сүзләр алар өчен яхшы дуслар булыр дип карар кылдылар!

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

9
гыйнвар, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Ел саен 11 гыйнварда Россиядә Тыюлыклар һәм милли парклар көне билгеләп үтелә. Бу – бик мөһим көн, аның максаты булып табигатьне дәүләт һәм бөтен дөнья дәрәҗәсендә саклау кирәклеген искә төшерү тора.

9  гыйнвар көнне Килдебәк мәдәният йорты хезмәткәрләре,китапханәче  белән берлектә, балалар өчен Тыюлыклар һәм милли парклар көненә багышланган «Туган табигатебезне саклыйк» дигән темага  экологик   сәгать үткәрделәр. Балаларга  сирәк һәм кыйммәтле үсемлекләр, хайваннар, табигатьнең уникаль участоклары, мәдәни кыйммәтләре саклана торган парклар турында сөйләделәр. Алар хайваннар дөньясындагы  җәнлекләрне  мавыктыргыч викторинада  актив катнашып белә алдылар.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

8
гыйнвар, 2025 ел
чәршәмбе

Килдебәк мәдәният йорты хезмәткәрләре 8 январь көнне балалар белән рәсем конкурсы уздырдылар .Балалар тырышып  үзләренең рәсемнәрен ясадылар.Рәсемнәрен ясап бетергәннән соң, барлык катнашучы балалар үзләренең  һәм башкаларның эшләренә соклану мөмкинлеге булды.Алар үзләренең фантазияләрен һәм иҗатын күрсәттеләр. Балалар үз эшләрендә кышны бөтен матурлыгы, ялтырап торган кар һәм каты салкынны күрсәттеләр. Кышкы пейзажлар, тәрәзәдәге сәер бизәкләр сурәтләнгән иде. Борынгы ышанулар буенча, аларны Кыш бабай үзе ясый диптә әйтелде. Конкурс тылсымлы бәйрәм атмосферасын булдыру өчен оештырылды.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

5
гыйнвар, 2025 ел
якшәмбе

5 января 2025 года около Центральной ёлки в Богатых Сабах, при участии работников культуры

Кильдебякского сельского поселения прошли Новогодние игры, с концертными номерами для населения Сабинского района "Новогоднее чудо".

Все присутствующие с удовольствием играли игры на разную тематику.   Во время перерывов звучали со сцены новогодние песни. Население Сабинского района получило заряд бодрости,аплодировали хорошего настроения. Всех участвующих тепло аплодировали.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

4
гыйнвар, 2025 ел
шимбә

        4 гыйнвар көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре " Нәрсә ул коррупция ?»дигән әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә барышында " коррупция» төшенчәсе аңлатылды, аның төрләре һәм формалары, шулай ук аның барлыкка килү сәбәпләре һәм аңа каршы көрәш алымнары турында сөйләнелде.Шулай ук коррупциягә каршы темага газета чыгарылды.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

3
гыйнвар, 2025 ел
җомга

      3 гыйнвар көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә «Тайна новогодней звезды» - исеме астында балалар өчен яңа ел бәйрәме үткәрделәр. Бәйрәмгә килгән балалар рәхәтләнеп уйнадылар, җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Шулай ук Кыш бабай белән Кар Кызы «Әдәби алан» проектында катнашучы балаларны “Рәхмәт хатлары” белән  бүләкләп киттеләр.

   Чараның икенче өлешендә лотерея уены үткәрелде. Бәйрәм балаларның күңелләренә хуш килде, ахырдан аларның барысына да истәлек бүләкләре өләшенде.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

1
гыйнвар, 2025 ел
чәршәмбе

            1 января работники Кильдебякского СДК организовали экологический час «Зимние забавы». Мы с детьми собрались около горки села.

   На горке дети играли в различные игры, катались на санках, валялись на снегу. А также с детьми велась беседа о красоте зимнего пейзажа, об особенностях природы родного края. Дети остались очень довольными, потому что время провели полезно и весело.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

1 января  работники  Кильдебякского СДК – организовали Новогоднюю молодежную дискотеку “Новый год в кругу друзей”. Собрались молодые люди разного возраста. Главные правила вечера: участникам нельзя садится в кресла, погружаться в телефоны и оставаться в стороне – только движение.

Музыка – самый главный атрибут дискотеки. Работники культуры включали треки и создавал настроение. Была Игра «Знакомства». Ребята и девушки называли свои имена ближайшему соседу и дружески хлопали руками “Привет!”. Это дала им возможность легче погрузиться в атмосферу праздника, радости и волшебства.

Праздничная дискотека с конкурсами получился чудесным.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

6
ноябрь, 2024 ел
чәршәмбе

  Ел саен 6 ноябрь көнне республикабызның төп бәйрәмнәренең берсе — Конституция көне билгеләп үтелә.

 6 ноябрь көнне Килдебәк мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл китапханәчесе  белән берлектә «Безне берләштерә торган көн» исемле тарихи экскурсия үткәрделәр. Чара башында катнашучыларны республикабызның Дәүләт символикасы, традицияләре,  конституция кабул итү тарихы белән таныштырдылар. Татарстан Республикасы гражданнарының төп хокуклары һәм бурычлары турында сөйләделәр.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

4
ноябрь, 2024 ел
дүшәмбе

    4 ноябрь көнне Килдебәк  мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл китапханәчесе белән берлектә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан «Народы едины под солнцем России»  исемле интеллектуаль квиз үткәрделәр.  Балалар дәүләт барлыкка килү тарихын белделәр.Аннары балалар 4 уен турында катнаштылар: «Бердәмлек», «Халык костюмнары», «Мәкальләр», «Тигезлә». Балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихын, традицияләре турындагы сорауларга җавап бирделәр. Интеллектуаль программа ахырында балалар блиц-сораштыру үттеләр,анда үзләренең белемнәрен күрсәтә алдылар.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International