8 нче май көнне, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә, Килдебәк авылында сугышта катнашкан авылдашлар истәлегенә, тантаналы митинг үткәрелде. Әлеге митингта Килдебәк мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче, Килдебәк урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары, авыл халкы һәм бәйрәмгә килгән кунаклар катнашты.
Бәйрәмне мәдәният йорты хезмәткәрләре ачып җибәрделәр, аннан соң бәйрәм укучыларның Җиңү көне уңаеннан әзерләнгән концерт номерлары белән дәвам итте. Митингта катнашучыларны авыл җирлегендә урнашкан оешма җитәкчеләре һәм районнан килгән вәкил – З.Р.Ганиев, бәйрәм белән котлап, ил-җирләребездә иминлек, тынычлык булсын дигән теләкләрен җиткерделәр. Шулай ук митинг барышында һәйкәлгә чәчәкләр куелды һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан әби-бабаларыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Безнең авылыбызда 1нче Май бәйрәмнәрендә, балалар,өйдән-өйгә кереп, йомырка җыя. Әлеге матур йоланы саклау максатыннан, Кильдебәк мәдәният йорты хезмәткәрләре ,китапханәче белән берлектә , балаларны җыеп бәйрәм оештырдылар.Олылар бу чарага алдан әзерләнә. Йомыркалар буйый. Кәнфит, башка тәм-том да әзерли. Теләкләр тели-тели, илләр тыныч булсын, игеннәр уңсын дип, сәламәтлек сорап, балаларга күчтәнәчләрен тапшыра. Йомырка җыю бәйрәме электән күп татар авылында узган. Иң мөһиме — ул балаларны берләштерә, татулыкка өнди.Балалар башта өйдән-өйгә йөреп: “Исәнмесез түтәйләр, саламы тавыгың күкәйләр? Безгә бирсән бер күкәй- тавыгың салыр мең күкәй" дип сөрән салалар. Аннары хуҗабикә баланың сумкасына әйбер салгач: “Бал-күкәй, рәхмәт, түтәй!” — дип юлларын дәвам итәләр. Соңыннан бергәләп төрле уеннар уйнадылар. Халкыбыздагы матур йолаларның өлешчә генә булса да саклануына күңел сөенә. Балаларыбыз аларны күреп калса, киләчәк буынга тапшыра. Мондый йолалар кешеләрне берләштерә, дуслаштыра.Татар йоласы! Балаларның сөенечле йөзләрен күрү нинди бәхет! Аларга карап без шатланабыз!
1 апрель көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәче күңел ачу программасы үткәрделәр «Корзинка веселье ". Бөтендөнья көлке көненә багышланган күңел ачу программасы вакытында көлүләре яңгырады. Яшьләр үзләренең, шаяртулары белән сөендерделәр, мәдәният хезмәткәрләре башка илләрдә Көлке көнен ничек билгеләп үтүләрен сөйләделәр. Бу кичне яшьләр күңелле уеннар уйнадылар. Җырлар җырладык, биедек, музыкаль сәхнәдә, шаярту конкурсларында катнаштылар. Көлке көнендә бар катнашучылар кызык, шаян иделәр. Икенче өлештә дискотека үткәрелде.
8 март көнне Килдебәк мәдәният йортында китапханә белән берлектә Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан «Әп иткәнгә-чәп иткән» КВН программасы оештырылды.
КВНда ике команда катнашты. Командалар ныклап әзерләнгәннәр иде: командалар исемнәрен, девизларын, концерт номерларын, скетчларын югары дәрәҗәдә куйдылар.
Күңелле номерлар белән бәйрәм сизелмичә дә үтеп китте. Тамашачылар канәгать калдылар.
23 февраля отмечается как День Защитника Отечества в России. В этот день мы отдаём дань уважения и благодарности тем, кто мужественно защищал родную землю от захватчиков, а так же тем, кто в мирное время несёт нелёгкую и ответственную службу.
22 февраля в Кильдебякском сельском доме культуры совместно с библиотекой провели КВН "Рыцарский турнир", посвященный ко Дню Защитника Отечества. Ребята разделились на команды и участвовали в разных конкурсах, викторинах, выступили концертными номерами. Они показали все свои творческие, интеллектуальные и физические способности в конкурсах. С заданиями все справились на отлично. Участники получили массу положительных эмоции и удовольствие от своих выступлений.
11 февраль көнне Килдебәк авыл мәдәният йортында балалар өчен җемлек ясау буенча мастер-класс оештырды. Акциянең максатлары укучыларга экологик тәрбия бирүне активлаштыру, табигатьне саклау өлкәсендә практик эшчәнлеккә җәлеп итү һәм кышлаучы кошларның яшәү рәвешен өйрәнү. Чара барышында мәдәният хезмәткәрләре төрле кошлар турында сөйләделәр. Җемлекләрне төрле әйберләрдән,мәсәлән: агачтан, фанерадан, пластик шешәләрдән, сөт, сок һәм башка кулдан килгән материаллардан үз кулларың белән ясарга мөмкинлеген аңлатылды. Балалар кышын кошлар турында үз күзәтүләре белән уртаклаштылар. Кышкы вакытта кешенең игелекле кулы белән тутырылган азык аеруча кыйммәтле, чөнки кошлар өчен ачлык салкыннан да куркынычрак икәнен сөйләштек.Аннары балалар кошлар өчен җимлек әзерләү буенча мастер-класста катнаштылар. Вакыт сизелмичә үтте һәм пластик шешәләрдән җимлек әзер дә булды.Катнашкан балалның йөзләрендә шатлык бөркелә иде,алар бик кәнәгать иделәр.
7 февральдә Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре «Республика символлары" мәгълүмати сәгать үткәрделәр. Яшьләргә дәүләт символлары дәүләтчелекнең аерым билгеләрен аңлатылды. Катнашучы яшьләребез игътибар белән канатлы барс турында риваятьләрне тыңладылар һәм Гербта сурәтләнгән һәр символның мәгънәсен белделәр.
Бүген интернет тормышыбызга шул кадәр нык итеп килеп керде, хәтта аннан башка тормышны күз алдына китерү дә авыр. Әлбәттә, интернет күп кенә эшләрне җиңеләйтте. Әмма уңай якларыннан тыш, күп кенә тискәре яклары да килеп чыкты. “Куркынычсыз интернет” атналыгы уңаеннан 6 февраль көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, «Мин интернетның күп еллар сезнең дустыгыз булуын телим» - исеме астында куркынычсызлык дәресе үткәрделәр. Аның төп максаты интернетның файдалы һәм зарарлы яклары белән таныштыру иде. Балаларга интернет турында күп мәгьлүмат бирелде, компьютер каршында озак утыру кеше сәламәтлеге өчен зарарлы булуы турында тирән эчтәлекле чыгыш ясалды. Интернетта утырган вакытта аларга куркынычсызлык кагыйдәләре турында да, аңлатылды. Презентация күрсәтелде, балалар бергәләп фикер алыштылар, соңыннан әлеге тема буенча викторина уздырылды.
5 февраль көнне Килдебәк мәдәният йортында Килдебәк бригадасының еллык хисап җыелышы узды.
Хисап җыелышыннан соң Килдебәк мәдәният йорты, Сабабаш , Туктар авыл клублары хезмәткәрләре һәм Килдебәк урта мәктәбе укучылары көче белән әзерләнгән "Хезмәте барның-хөрмәте бар ", исемле концерт программасы тәкъдим ителде. Концертта катнашучылар бию номерларын, җырларны ,туган як турында шигырьләрне үз эченә алган программа әзерләделәр. . Артистларның чыгышлары тамашачылар тарафыннан зур куаныч һәм җылы алкышлар белән кабул ителде.
Сталинградская битва – одна из крупнейших в Великой Отечественной войне 1941-1945 годов. Она началась 17 июля 1942 года и закончилась 2 февраля 1943 года. 1 февраля, работники Кильдебякского сельского дома культуры с библиотекарем провели военно-патриотический час к 80-летию победы в Сталинградской битве «Сталинград: пылающее эхо войны».
В ходе мероприятия работники культуры рассказали участникам о битве за Сталинград, о героизме и мужестве советских солдат, о командном составе, о подвигах рядовых солдат, медсестёр и детей. Ребята ознакомились с историческими памятниками той великой битвы: Мамаевым курганом, домом Павлова, посмотрели видеохронику Сталинградской битвы. Завершили военно-патриотический час минутой молчания в память о погибших в Сталинградской битве.