8 нче май көнне, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә, Килдебәк авылында сугышта катнашкан авылдашлар истәлегенә, тантаналы митинг үткәрелде. Әлеге митингта Килдебәк мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче, Килдебәк урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары, тыл ветераннары, авыл халкы һәм бәйрәмгә килгән кунаклар катнашты. Укучылар мәктәптән һәйкәлгә кадар, “Үлемсез полк” акциясе кысаларында, бабаларының рәсемнәрен күтәреп хәрәкәт иттеләр. Бәйрәмне мәдәният йорты хезмәткәрләре ачып җибәрделәр, аннан соң бәйрәм укучыларның Җиңү көне уңаеннан әзерләнгән концерт номерлары белән дәвам итте. Митингта катнашучыларны авыл җирлегендә урнашкан оешма җитәкчеләре һәм районнан килгән вәкил – 129 нчы номерлы янгын-коткару бүлеге җитәкчесе И.Г. Закиров, бәйрәм белән котлап, ил-җирләребездә иминлек, тынычлык булсын дигән теләкләрен җиткерделәр. Шулай ук митинг барышында һәйкәлгә чәчәкләр куелды һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан әби-бабаларыбыз бер минут тынлык белән искә алдылар.
7 май көнне Килдебәк мәдәният йорты хезмәткәрләре яшьләр белән терроризмга каршы көрәшкә багышланган чараларда «Без терроризмга каршы»дигән стена газетасы чыгарды. Чара башында мәдәният хезмәткәрләре җәмгыятьтә экстремизм һәм терроризм кебек тискәре күренешләр үзләрендә булган куркыныч турында сөйләделәр, шулай ук үзләрен кирәкмәгән мохиткә эләгүдән кисәтү турында аңлаттылар. Террорчылык проблемасына үз мөнәсәбәтләрен балалар үз рәсемнәрендә күрсәттеләр. Озакка сузылмаган сөйләшүдән соң стена газетасы чыгарылды .
Без Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 78 еллыгын билгеләп үтәбез. Еллар үтә, әмма геройларыбызның батырлыгы турында хәтер сүнми. Быел да Килдебәк мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә «Җиңү тәрәзәләре»Бөтендөнья акциясендә катнашты. Бу искиткеч акция, ул кешеләрне безнең өчен бөек көнне якынайта. Ихлас, иҗади "Җиңү тәрәзәләре" урамны, шәһәрне һәм бөтен илне берләштерәчәк.
6 майда Килдебәк мәдәният йорты хезмәткәрләре «Безнең дөнья Террорсыз»дигән кисәтү-әңгәмә үткәрделәр.Мәдәният хезмәткәрләре «терроризм» төшенчәсен билгеләү, бөтен кешелеккә терроризмның нинди куркыныч тудыруы, соңгы ун елдагы зур терактлар турында сөйләделәр. Яшүсмерләр белән сөйләшү барышында алар террорчылык акты янаган очракта үз-үзләрен тотуның төп кагыйдәләре белән таныш булу-булмавын ачыклаганнар. Чарада катнашучылар терроризмның хәзерге заманның иң куркыныч һәм фаразлау авыр күренешләре арасында булуын белделәр, ул төрле формаларга һәм куркыныч масштабларга ия була бара. Мондый мәгълүмат авыр һәм куркыныч хәлдә дөрес карарлар кабул итәргә, бәладән качарга, үз тормышын саклап калырга һәм башка кешеләрнең гомерләрен саклап калырга ярдәм итәчәк. Онытмагыз, һәркемнең уяулыгы һәм җаваплылыгы – террорчылыкка каршы чаралар арсеналы.
5 майда Килдебәк мәдәният йортында эшләүчеләр, китапханәче белән берлектә шигърият кичәсе үткәрделәр...» Балалар алгы сызыктан килгән хатларның ни өчен өчпочмак формасында булуын белделәр . Бу очрашуда 1941 елдан башлап Җиңү елына кадәр төрле еллардагы дулкынландыргыч, мәхәббәт, фәлсәфи, романтик, юмор белән хәрби хатлар укылды.
4 май көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, яшьләр белән берлектә «9 Май " бәйрәме уңаеннан стена газетасы чыгарылды .Стенгазета үзенчәлекле, тематик килеп чыкты. Мәдәният хезмәткәрләре катнашучыларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырдылар.
1 май көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә балалар өчен табигатьтә «Яз һәм Хезмәт бәйрәме» дигән уен программасы үткәрделәр. Балалар бик теләп хәрәкәтле уеннарда катнаштылар, язгы кояшлы һава торышыннан ләззәтләнделәр. Барысы да күтәренке күңел, аралашу һәм яхшы кәеф алдылар. Барлык катнашучыларга да бүләкләр тапшырылды.
Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында, 1 май көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә «Беренче май дөнья буйлап атлый!!!» - исеме астында балалар белән йомырка, кәнфит, прәник һәм башка тәм-томнар җыю оештырдылар. Иртә таңнан балалар мәдәният йорты каршысына җыелдылар, һәм авылыбызның һәр йортына бәйрәм такмаклары әйтеп йорт хуҗаларын котлап йөрделәр. Балалар барысы да бик канәгать калдылар.
Ел саен без Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтәбез.
27 апрель көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре,китапханәче белән берлектә «Ак калфак» клубына йөрүчеләр өчен “И, мөкәтдәс Туган телем!” - исеме астында әдәби сәгать үткәрделәр. Кичә барышында шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, шигырьләрен тыңладылар. Шулай ук Г.Тукай иҗатын яктырткан әдәби күргәзмә, китапханәче тарафыннан тәгъдим ителгән иде. Әлеге чара Г. Тукайның "Туган тел" җырын башкару белән тәмамланды.
26 апрель көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә, Чернобыль фаҗигасе уңаеннан «Чернобыль взгляд через года» дип исемләнгән хәтер сәгатье үткәрелде. Әңгәмә барышында чарада катнашучыларга 37 ел элек берничә буын кешеләр тормышында эз калдырган вакыйга булуы турында сөйләдек. Бу – күп кенә Кеше гомерен өзгән һәм фаҗиганең һәр йөрәгендә онытылмас эз калдырган авыр фаҗига турында хәтер көне-социаль-икътисади, экологик гына түгел, рухи яктан да – бүгенге көнгә кадәр сизелә. Чара «Чернобыль: фаҗига» дигән презентация белән үрелеп барды. Чарада катнашучылар бер минут тынлык белән искә алдылар