Литературный час “И, мөкәтдәс Туган телем!”

2023 елның 29 апреле, шимбә

Ел саен без Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтәбез. 

27 апрель көнне Килдебәк авыл  мәдәният йорты хезмәткәрләре,китапханәче  белән берлектә «Ак калфак» клубына йөрүчеләр өчен “И, мөкәтдәс Туган телем!” - исеме астында әдәби сәгать үткәрделәр. Кичә барышында шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, шигырьләрен тыңладылар. Шулай ук Г.Тукай иҗатын яктырткан әдәби күргәзмә, китапханәче тарафыннан тәгъдим ителгән иде. Әлеге чара Г. Тукайның "Туган тел" җырын башкару белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International