26 мартта Килдебәк мәдәният йортында «Мать Земля ещё только в рассвете» дигән тиматик сәгать узды. Чараны Килдебәк мәдәният йорты хезмәткәрләре ,китапханәче белән берлектә әзерләделәр һәм үткәрделәр . Мәдәният хезмәткәрләре катнашучыларны бәйрәм тарихы белән таныштырды.Бәйрәмнең Чиста су, Җир һәм Һава бәйрәме булуы турында сөйләнде. Чарада катнашучы яшьләр белән конкурслар үткәрелде: “ Җир турында мәкальне дәвам ит”, " Җирне саклагыз — безнең уртак йортыбыз!».һ.б конкурслар үткәрелде.Барыбыз бергә җирнең туган көненә багышланган җырлар җырладык. Чара ахырында мәдәният хезмәткәрләре табигатькә сакчыл карарга чакырды, чөнки табигать безнең планетада булган иң кыйммәтлесе — Җир, ә кеше-аның кечкенә өлеше.
25 март көнне Килдебәк мәдәният йорты хезмәткәрләре ,авыл китапханәчесе белән берлектә «Его величество театр» дип исемләнгән театр сәгате үткәрделәр. Чара театрның килеп чыгышы, тарихы турында сөйләү белән башланып китте. Балалар театр һөнәрләре турында кызыксындылар: актерлар һәм актрисалар, рәссамнар, режиссерлар, гримерлар, костюмерлар, суфлерлар, яктылык операторлары турында да аңлатылды. Балалар үзләре дә театральләштерелгән «Шалкан» сценкасында уйнап карый алдылар.
Халыкара театрга багышланган чара, балаларга матур сәнгать төре белән очрашу шатлыгын бүләк итте. Очрашу бик күп уңай эмоцияләр һәм тәэсирләр калдырды.
24 март көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре,китапханәче белән берлектә «Якташ язучылар» исемле әдәби кунакханә үткәрделәр.
Мәдәният хезмәткәрләре балаларны якташ язучылар белән таныштырдылар.
Ә күргәзмәдә якташ язучыларның иҗаты белән танышырга мөмкин иде. Чараның максаты: укучыларны якташ язучылар иҗаты белән таныштыру, сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү, якташ язучылар иҗатына кызыксыну уяту, туган җиргә мәхәббәт хисе тәрбияләү. Балаларда туган як темасына патриотизм хисе тәрбияләү.
Чарада шигырьләр, әсәрләрдән өзекләр, шулай ук истәлекләр яңгырады.
Җирдә үз бәйрәмнәре белән горурланмаган халык юк. Чөнки бәйрәмдә халык тарихы, аның теле, психологиясе, аның сәнгать иҗатының үзенчәлекле формалары тупланган. Стена газетасы чыгару-кызыклы иҗади эш, ул бер кешегә генә мөмкин түгел. Шуңа күрә, белемнәрен балалар белән берләштереп, 23 март көнне «Нәүрүз»бәйрәменә багышланган тематик стена газетасы чыгардылар. Мәгълүматны рәсмиләштергәндә аның эчтәлегенә аерым игътибар бирелде.
19 март көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә «Навруз – праздник весны» исеме астында Нәүрүз бәйрәме үткәрделәр. Нәүрүз –язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз-ул игелек, дуслык бәйрәме. Ул тынычлыкка, матурлыкка өндәүче бәйрәм. Бу бәйрәмне авыл халкы түземсезлек белән көтәләр, чөнки бу көнне барысы да күңел ачалар, уеннар уйныйлар.
Бәйрәм, халыкны ботка һәм коймак белән сыйлау белән башланып китте. Аннан соң төрле кызыклы уеннар үткәрелә башлады. Бәйрәм төрле уеннар һәм бәйгеләр белән дәвам итте. Шулай ук, мини-футбол ярышы да оештырылды. Шулай итеп авыл халкы һәм бәйрәмгә килгән кунаклар бергә күңелле итеп кышны озатып, язны каршы алдылар. Бәйрәм бик күңелле үтте! Беркем дә бүләксез калмады.
18 март Килдебәк Мәдәният йортында Лесхоз мәдәният йортының “Әмәнәт” халык драма театыры Мәҗит Шамхаловның “Кайнана” пьесасы буенча куелган спектакль күрсәттеләр. Спектакль шундый эчтәлекле,күңелле,матур булды Артистлар үз геройларын югары дәрәҗәдә ачтылар, әсәр идеясен тамашачыларга җиткерә алдылар. Тамашачылар бу комедияне бик теләп бер сулышта карадылар һәм көчле алкышлар белән актерларның уйнавына соклануларын белдерделәр.
Килдебәк мәдәният йорты мөдире Лукманов Радик Асхатович шундый итеп чын артистларча спектакльне халыкка җиткергәннәре өчен үземнең ихлас рәхмәтен белдерде.
Сергей Владимирович Михалков балаларның яраткан шагыйрьләренең берсе. Аның шигырьләрен белмәгән бер кеше дә юктыр. Аның күңелле, шаян, тапкыр, шигырьләре озак истә кала. Сергей Владимировичның иҗаты рус әдәбиятының алтын фондына кертелгән. 2023 елның 13 мартында шагыйрьнең тууына 110 ел тулды.
17 март көнне Килдебәк авыл китапханәчесе, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә С.В. Михалковның юбилеена багышланган "Өч дуңгыз" исемле әкиятен кычкырып уку үткәрделәр.
Балалар С.В. Михалковның искиткеч талантка ия булуын белә алдылар. Балалар «Өч дуңгыз» әкиятен игътибар белән тыңладылар, аннары үзләре дә кычкырып укыдылар. Чөнки кычкырып уку балаларда аңлаешлы итеп уку, сәнгатьле сүзнең матурлыгын күрү сәләтен булдырырга мөмкинлек бирә.
Тормышыбызга яңа агым килеп керде,ул - үз кулың белән бизәп киемне, көндәлек куллану әйберләрен заманча итеп бизәү, яңарту. 16 март көнне Килдебәк авыл мәдәният йортында, Килдебәк, Туктар авыл китапханәчеләре, Ә.Каримуллин исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре белән берлектә, сумка-шоппер бизәү буенча мастер класс оештырдылар. Мероприятиядә авылыбызның рәсем сәнгатенә тартылучы балалары һәм яшүсмерләре катнашты.Эш тәртибен аңлатканнан соң һәркем үз фантазиясенә нигезләнеп рәсем төшерү, буяу эшләрен яратып башкарды, һәм нәтижәдә көндәлек куллануга яраклы, кабатланмас иҗат эше үзенең матур нәтиҗәсен бирде.
12 март көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә язның матур бәйрәме Нәүрүз уңаеннан авыл халкыннан балалар белән бирнә җыюны оештырдылар. Нәүрүзгә бирнә җыю инде онытылып барса да, мәдәният хезмәткәрләре төрки халкының бу йоласын онытмыйлар, балаларда гореф-гадәтләргә кызыксыну уяталар. Авыл халкы да зарыгып көтеп ала.
Һөнәр-билгеле бер әзерлек таләп итүче һәм гадәттә яшәү чыганагы булган хезмәт эшчәнлеге төре. Башта һөнәр сайланырга тиеш, кешене кызыксындырырга тиеш, ул чакта ул кешегә шатлык китерәчәк. 11 мартта Килдебәк мәдәният йортында, китапханәче белән берлектә кызыклы мәгълүмат сәгате үткәрелде: «Заманча эшче һөнәрләре». Әңгәмә барышында максатка ирешү өчен белем, белгечлек, һөнәр алу кирәклеге ачыкланды. Мәдәният хезмәткәрләренең сөйләвеннән балалар һөнәрләрнең саны 40 000 нән артык икәнен белделәр, һәм бу сан ел саен үзгәрә. Дөньяда кирәкле һөнәрләр белән таныштык. "Һөнәреңне тап"уенын үткәрдек. Максат һөнәрләр белән таныштыру иде, чөнки чарада катнашучылар киләчәк һөнәр сайлау өчен нәрсә кирәклеген аңлый алдылар. Әңгәмә вакытында барлык катнашучылар үз фикерләрен, идеяләрен һәм хыялларын белдерделәр