ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2023 ел
якшәмбе

9 апрельдә Килдебәк мәдәният йорты хезмәткәрләре төрле яшьтәге балалар өчен «Канатлы дуслар»темасына рәсемнәр конкурсы үткәрделәр. Чарада балалар кошларның файдасы, аларның табигатьтә һәм кеше тормышында роле турында белделәр. Мәдәният хезмәткәрләре балаларга кошлар турында кайгыртырга, бакчаларда һәм паркларда сыерчык ояларын һәм азык урыннары элергә, шулай ук кошлар урнашкан урыннарда тавыш чыгарырга ярамаганлыгын аңлатып үттеләр.. Кошлар-безнең зур ярдәмчеләребез һәм дусларыбыз икәнендә искә алынды. Балалар төрле кошларны яратып һәм кызыксынып сурәтләделәр.  Рәсемнәр ачык һәм төсле булып чыкты. Конкурс нәтиҗәләре буенча барлык балалар да татлы призлар бирелды.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

8
апрель, 2023 ел
шимбә

      8 апрель көнне  Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре,  китапханәче белән берлектә “Башкалар кебек хис итәргә, уйларга, яратырга” дигән темага, тематик аралашу сәгате үткәрделәр.

Чараның төп бурычы булып «толерантлык» төшенчәсе белән таныштыру иде, толерантлыкның төп үзенчәлекләрен ачыклау, дөрес күзаллау формалаштыру иде.

Яшьләр «толерантлык» терминының популярлыгы турында фикер алышуда актив катнаштылар. Толерант шәхес булыр өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк икәнен сөйләштеләр. Чара ахырында катнашучылар толерантлыкка карата тест үттеләр,  һәм үзләрендә бер-берсенә карата түземлелек һәм башкаларның фикерен хөрмәт итү кирәклеге турында нәтиҗә ясадылар.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

7
апрель, 2023 ел
җомга

7 апрель көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, «Язгы-2023 " санитар-экологик айлык кысаларында, юл читен чүп-чардан чистарттылар. Экологик акция безнең һәркайсыбызның кече ватаннарына чын файда китерергә, аны тагын да матуррак, чиста һәм чәчәк атучы итәргә көчебезне күрсәтә.

 

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

5
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

5 апрель көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә укытучы-ветераннар белән «Чистой мудрости родник», исемле очрашу кичәсе үткәрделәр. Чарага хөрмәтле ветеран педагогларыбыз Әхмәтшина Равия һәм Хәлилова Венера апаларны чакырдык. Алар мәктәптә укыткан вакытларын, бәйрәмнәр һәм эш көннәре турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар, үзләренең бай педагогик практикаларыннан кызыклы очраклар сөйләделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр.

 Китапханәче "Призвание ставшее судьбой" китабына күзәтү үткәрде, бу китап педагогик династияләр турында.

 Чараның икенче өлешендә чәй эчү оештырылды.

Очрашу җылы, дустанә мөнәсәбәттә узды.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

4
апрель, 2023 ел
сишәмбе

     4 апрель көнне Килдебәк авыл мәдәният хезмәткәрләре ,  китапханәче  белән берлектә «Рәхмәт сиңа солдат» исемле патриотик сәгать, очрашу кичәсе уздырылды. Ә кичәгә махсус хәрби операциядә катнашучы, кыска вакытлы ялга кайткан Нургалиев Рашат чакырылган иде.

   Рашат кичәдә үзе турында, әлеге хәрби операциядә  катнашуы турында сөйләде. Ул махсус хәрби операция бурычлары турында әйтеп үтте, хезмәт тәҗрибәсе белән уртаклашты. Чарада катнашучыларның барысы да, зур кызыксыну белән Рашатны тыңладылар, аңа күп кенә сораулар бирделәр, аларга ул  тулы итеп җаваплар бирде.

Очрашу ахырында яшьләр Рашатка,  батырлыгы өчен зур рәхмәт белдерделәр.

    СВО катнашучысы белән очрашу яшьләр арасында үз иле өчен горурлык һәм патриотизм хисе тәрбияләүгә ярдәм итәчәк дип өметләнеп калабыз.

Без Рашатка  тизрәк әйләнеп кайтуларын телибез һәм  намуслы хезмәте өчен аңа зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

2
апрель, 2023 ел
якшәмбе

 2 апрельдә Килдебәк мәдәният хезмәткәрләре «Бергә биик»музыкаль - уен программасын оештыралар. Дискотека төрле яшьтәге кызларны берләштерде. Чөнки мондый чарада үсеш һәм яшь түгел, ә зур теләк һәм бию осталыгы мөһим. Балаларга реп стилендәге табышмаклар тәкъдим ителде. Уенлы биюләр балаларны иҗади сәләтләрен күрсәтергә һәм фантазияне кабызырга мәҗбүр итте. Аннары балалар «Чуча-чача», «үз түгәрәгеңне җый», «Молекула»уеннарында бик теләп катнаштылар. Мәдәният хезмәткәрләре кызыклы конкурслар, күңелле музыкаль һәм бию  әзерләгән иде, шуңа күрә беркемгә дә күңелсезләнергә туры килмәде. Дискотека уен формасында узды, биюләр игътибар уеннары, җырлар һәм табышмаклар белән аралашты. Чара шатлыклы һәм дуслык атмосферасында узды. Балалар уен кагыйдәләрен рәхәтләнеп кабул иттеләр һәм күңелле ял иттеләр.

 

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

1
апрель, 2023 ел
шимбә

                1 апрель көнне Килдебәк  мәдәният йорты,китапханәче белән берлектә «Әйдә шаярыйк» исемле күңел ачу программасы үткәрделәр. Якты елмаюлар, Бөтендөнья көлү көненә багышланган күңел ачу программасы вакытында яңгырады. Яшьләр үзләренең шаяртулары белән сөендерделәр, шулай ук башка илләрдә яраткан бәйрәмнең, ничек билгеләп үтүләрен сөйләделәр.

Бу кичне яшьләр күңелле уеннар уйнадылар. Җырлар җырладылар, биеделәр, төрле конкурсларда катнаштылар.  Чараның икенче өлешендә дискотека үткәрелде.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

1 апрель көнне Килдебәк мәдәният йорты хезмәткәрләре,китапханәче белән берлектә «Безгә җылы яклардан кошлар кайтты» дигән темага экологик-танып белү программасы үткәрделәр. Балалар чара барышында бу көннең тарихы белән таныштылар,  кошларның файдасы, аларның табигатьтәге һәм кеше тормышындагы роле турында белделәр. Кошлар темасына  кагылган викторина сорауларына,  табышмакларга актив җавап бирделәр.

  Әлеге чара балаларга  күптөрле кошлар белән танышырга, туган табигатькә мәхәббәт һәм сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләргә ярдәм итте.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

30
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

 30 март көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты ,китапханәче белән берлектә «Открой для себя мир журналов» исеме астында балалар журналлары буенча түгәрәк өстәл үткәрделәр. Мәдәният хезмәткәрләре балалар журналлары белән таныштырдылар. Шулай ук журналның китаптан нәрсә белән аерылуы турында сөйләделәр, газета, мәкалә, журнал төшенчәләре белән таныштырдык. Журналдагы төп рубрикалар белән таныштырдылар, бигрәк тә балаларны уеннар, кроссвордлар, ребуслар, башваткычлар белән журнал битләре кызыксындырды. Балалар журналдагы сорауларга җавап бирделәр, «Журналны тап» конкурсында катнаштылар һәм үз тәэсирләре белән уртаклаштылар.

 

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

28
март, 2023 ел
сишәмбе

   28 март көнне Килдебәк мәдәният йорты хезмәткәрләре ,китапханәче белән берлектә «Игелек –тылсымлы дару» дигән темага танып-белү сәгате үткәрделәр.

   Чара педагог, язучы Константин Дмитриевич Ушинскийның тууына 200 ел тулуга багышланган иде. Балалар язучының тормышы һәм иҗаты турында күп кызыклы мәгълүмат белә алдылар. Чара электрон презентация белән үрелеп барды.

   Чарада катнашучылар Ушинскийның әкиятләрен кычкырып  укудылар.

Ушинскийның хикәяләре һәм әкиятләре буенча викторина сорауларына җавап бирделәр.

 Чара ахырында балалар, К.Д.Ушинский әсәрләре буенча төшерелгән мультфильмнарны карадылар.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International