9 июль көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә «УенФест» Халыкара традицион халык уеннары фестиваль-конкурсы кысаларында балалар белән «Буяулы» исемле татар халык уенын үткәрделәр. Балалар татар халкы сәнгате белән таныштылар, халык уеннарын бик теләп уйнадылар. Халык уеннары балаларда, халык-авыз иҗатына кызыксыну тудыралар. Чарада катнашучылар бик күп уңай эмоцияләр алдылар һәм яхшы кәеф белән өйләренә таралыштылар!