30 майда Сулэ авыл клубында " Исэнме җәй!" рэсем конкурсы уткэрелде.Озак көтелгән җәй яшәсен! Аны барлык балалар да түземсезлек белән көтә. Чөнки җәй балалар өчен зур каникуллар, укудан ял итү, елгада су коену, ялга чыгу, гаилә белән табигатьтә ял итү. Балалар үзләренең рәсемнәрендә җәйнең иң матур почмагын-елга ярын сурәтләгәннәр. Алар үз иҗатын карандашлар белән сурәтләделэр. Һәр рәсем үзенчә матур булып чыкты-анда якты кояш та, елга, көймә дэ , гомумэн балалар чын җәйне ничек күрергә телэулэре сурэтлэнгэн иде.
30 майда Сулэ авыл клубында Бөтендөнья тәмәкесез көненә багышланган "Без Тәмәкесез тормыш өчен" тематик программасы уздырылды. Модир никотинның кеше сәламәтлегенә тәэсире турында сөйләде, тәмәке шул ук наркотик икэнен анлатты. Тәмәкегә ияләшү механизмы башка психоактив матдәләр кебек үк, һәм мондый бәйлелектән котылу бик авыр. Тәмәке тарту-иң еш очрый торган зарарлы гадәт. Тәмәке тартуның организмга зур зыян китерүе турында да белдек.Хэм балаларның бернинди сылтау белән дә тәмәке тарта башламавы бик житди карарга кирэклеген белдердек. Сәламәтлегеңне кечкенәдән сакларга кирәк. Балалар үзләре өчен билгеле нәтиҗәләр ясадылар.
27 май конне Сулэ авыл клубы модире балаларга "Изумительный Морис" дип исемлэнгэн мультфильмга культпоход оештырды. Мультфильм балаларга бик ошады.
Балалар бакчасындагы чыгарылыш балы — барлык бәйрәмнәрнең иң дулкынландыргыч, иң онытылмаслык бэйрэм. «Чыгарылыш балы» сүзе һәркемдә аерым ассоциацияләр тудыра. Бу аерылышу, яхшы үгет-нәсыйхәтләр. Чыгарылыш балы матур садик чоры тәмамлану символы. Һәм бу бәйрәм чыгарылыш балаларынын хәтерендә мәңгегә калырга тиеш. Бу бәйрәм көнендә,27 майда, Сулэ авыл клубы, Курсабаш мэдэният йорты һәм Корсабаш китапханәсе хезмәткәрләре "Кояшкай"балалар бакчасының чыгарылыш бәйрәмен үткәрүдә катнаштылар. Алар балалар өчен " Маша һәм Аю "театральләштерелгән сәхнәсен әзерләгәннәр иде.Шулай ук балаларны котларга татар кызы килде һәм алар белән төрле уеннар үткәрде.
26 майда Сулэ авыл клубында укытучы һәм остаз елына багышланган «китап битләрендә укытучы» әдәби сәяхәте уздырыла. Җирдә күп һөнәрләр бар, аларны атау һәм санап чыгу мөмкин түгел. Күп һөнәр ияләре белән без очраклы рәвештә очрашабыз, башкалар турында ишетеп кенә беләбез. Һәм җирдә бер генә һөнәр бар, җәмгыять аныңсыз яши алмый һәм эшли алмый – ул укытучы. Чарада катнашучылар укытучыларга багышланган әдәби әсәрләр буенча сәяхәткә чыктылар. Викторина сорауларына җавап бирделәр.
21 майда Сулэ авыл клубында балалар белән кичке жыелу "Аулак ой" уздырдык. Башта балалар белән "Аулак ой"кичке утырышларының серләрехэм тарихы турында сөйләштек. Аннары балалар кичне дәвам итеп, татар халык уеннары уйнадылар: "Урындык", "йозек салыш", "Тубэтэй". Чара татар халык гореф-гадәтләрен һәм йолаларын саклау максатыннан үткәрелде. Милли гореф — гадәтләр бит-безнең зур байлыгыбыз!
21 майда Сулэ авыл клубында балалар белән "Күңелле уеннар көне"уен программасын үткәрдек. Балалар өстәл теннисы, шашка, бильярд уйнадылар. Остэл уеннары-эрудицияне үстерү, суз тезмэсен тулыландыру, логик уйлауны яхшырту, шулай ук күңелле ял итү өчен яхшы ысул. Ләкин иң мөһиме, мондый уеннар тере аралашу. Аларның һәрберсе кызыклы күңел ачу, дәрт, көчле эмоцияләр бирә. Аннары велосипедта йөрергә чыктык.
20 май конне, Сулэ авыл клубы жыр соючелэр клуб формированиесенэ йоруче, узешчэн сәнгать артисты Мансурова Гулия Тукай районы посёлок Новый бистэсендэ узган РСФСРның халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакиров исемендәге 1 нче Республика фестиваль-конкурсының финалында катнашты. Диплом һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде.
19 майда Сулэ авыл клубында " Наркотиклар... Анда һәм кирегә сәяхәт." дип исемлэнгэн мэгълумат сэгате уткэрелде. Программа барышында без катнашучылар белән кайбер хәлләр турында фикер алыштык һәм наркотик кулланудан баш тарту вариантларын тәкъдим иттеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр. "Юк дип эйтэ бел!" уенын уйнадык.". Чараның ахырында мөдир балаларга аларның тормышлары бары тик аларныкы гына булуын, алар үз язмышларын үзләре сайлыйлар һәм наркотиклар, зарарлы гадәтләр аларны бернинди яхшылыкка китермәячәген истә тотарга тиешләр, дип искәртте.
15 майда бөтен дөньяда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Гаилә-һәр кешенең тормышында иң кадерлесе, иң мөһиме. Гаилә-якын һәм туган кешеләр, Без яраткан, үрнәк алган, кайгырткан, игелек һәм бәхет теләгән кешеләр.
Бу көн алдыннан Сулэ авыл клубында "Без синең белән бер елга янында ике яр"чарасы узды. Чарада катнашучылар гаиләләренең берләшү серләре белән уртаклаштылар, кызыклы гаилә тарихлары сөйләделәр. "Музыкаль яфрак ", " кулинар яфрак ", "Минем гаиләм агачы"конкурсларында катнаштылар.