Традиция буенча ноябрьнең соңгы ял көнендә Россиядә Әниләр көне билгеләп үтелә. Әнинең куллары кебек җылы, ягымлы һәм назлы бәйрәм, ул беркемне дә битараф калдырмый. Бу бит үз якыннарыңа җылы сүзләр әйтергә тагын бер сәбәп булып тора, календарьдагы датага карамастан. Курсабаш авыл мәдәният йортында Сулэ авыл клубы һәм китапханә белән берлектә 29 ноябрь көнне Әниләр көненә багышланган "Йорэк жылым сина әнием»дигән бәйрәм концерт программасы узды. Концертта катнашучылар җырлар җырладылар, шигырьләр укыдылар, биеделәр, һәм болар барысы да яраткан әниләргэ багышланды. Чара барышында шулай ук свода катнашучы улларын лаеклы тәрбияләүләре өчен әниләргә аерым рәхмәт сүзләре яңгырады. Мондый көнгә багышланган концерт үзенчәлекле, чыннан да якты, масштаблы һәм мәрхәмәтле булды! Залда гадәттән тыш күңелле, бәйрәмчә атмосфера хөкем сөрә иде.
28 ноябрь көнне Сулэ авыл клубында, Курсабаш мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре белән берлектә, Әниләр көненә — тормышыбыздагы иң якын һәм кадерле кешеләребезгә рәхмәтебезне белдергән көнгә багышланган "Синен очен генэ..." исемле искиткеч бәйрәм концерты булып узды. Әниләр - безнең сакчы фәрештәләребез, алар безне һәрвакыт хуплыйлар һәм илһамландыралар.Концерт дәвамында әниләргә карата җылы һәм күңелне нечкәртерлек сүзләр яңгырады. Концертта катнашучылар матур сүзләр һәм елмаюлар гына түгел, махсус әзерләнгән номерлар да бүләк иттеләр: күңелгә үтеп керерлек шигырьләр укыдылар, җырлар башкардылар, әниләр тормышыннан театральләштерелгән тамаша әзерләделәр.
24 ноябрь көнне Сулэ авыл клубында Әниләр көненә рәсем конкурсы үткәрелде. Ел саен ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Россиядә матур һәм назлы бәйрәм — Әниләр көне билгеләп үтелә. 2024 елда ул 24 ноябрьгә туры килә. Әниләр көне Әниләр, эбиләр, хатыннар, бала тәрбияләүче барлык хатын-кызлар адресына аерым җылылык, ихласлык һәм тирән рәхмәт хисләре белән тулы. Барлык әниләр бәйрәме алдыннан бала рәсем рәвешендәге бүләк турында уйланырга мөмкин. Моның өчен акча яки күп вакыт сарыф итәргә кирәкми. Шулай ук рәсемне теләсә кайсы яшьтәге бала да эшли алачак. Әниләр үз балаларының эш сыйфатын түгел, ә аның тырышлыгын бәяли бит. Шуңа күрә торле булган рәсемгә әнинең мактавы һәм игътибар шатлыгы биреләчәк.
21 ноябрь көнне Сулэ авыл клубы,Түбән Утар авыл клубы, Курсабаш авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре үзешчән сәнгать осталары белән берлектә Сәрдә авыл клубында "Ойлэнэсе иде егетләр" исемле күчмә театральләштерелгән программа оештырдылар. Программа җырлар,биюләр һәм шаян күренешләр белән чиратлашып барды.Тамашачылар үзләре белән позитив диңгезен алдылар, рәхмәт йөзеннән артистларга көчле алкышлар бүләк иттеләр.
6 ноябрь көнне Сулэ һәм Түбән Утар авыл клублары ,Курсабаш мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре үзешчән сәнгать осталары белән берлектә Тимершык мәдәният йортында "Ойлэнэсе иде егетләр" исемле күчмә театральләштерелгән программа оештырдылар. Программа җырлар,биюләр һәм шаян күренешләр белән чиратлашып барды.Артистларыбыз тамашачыларга шэп кэеф булэк иттелэр,э тамашачылар рәхмәт йөзеннән артистларга көчле алкышлар бүләк итте.
4 ноябрьдә күпмилләтле илебез Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтте. Бу бәйрәм безнең календарьда күптән түгел генә пәйда булса да, элеге бэйрэм зурлап уткэрелэ. 5 ноябрь көнне Курсабаш авыл мэдэният йорты, Сулэ авыл клубы, Тубэн Утар авыл клублары һәм китапханә хезмәткәрләре бәйрәм уңаеннан "Ойлэнэсе иде егетләр"исемле концерт номерлары белән театраль тамаша оештырдылар.Артистларыбыз тамашачыларга шэп кэеф булэк иттелэр, э тамашачылар рәхмәт йөзеннән артистларга көчле алкышлар бүләк итте.
Китапханәдә яңа китаплар булу һәрвакыт бәйрәм, ә балаларның яңа китаплар белән очрашуы-икеләтә бәйрәм. Китап уку безгә әйләнә-тирә дөньяны һәм үзебезне яхшырак танып белергә ярдәм итә. Чөнки китап фикер йөртергә, сөйләшергә, кешеләрне аңларга өйрәтә. 5 ноябрь көнне Курсабаш авыл китапханәсе Сулэ авыл клубы белән берлектә " Сезнең өчен балалар яңа китаплар" исемле яңа китаплар белән таныштыру сэгате уткэрделэр. Китапханәче балаларны яңа әдәбият белән таныштырды һәм китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Балалар яңа әдәбият белән таныштылар, матур китап битләрен карадылар, үзләренә ошаган басмалардан өзекләрне кычкырып укыдылар, чара азагында балалар «Әкиятне бел» викторинасында актив катнаштылар. Кайберәүләр үзләренә ошаган китапларны өйләренә укырга алдылар.
4 ноябрь көнне Россиядә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә.Бу истәлекле дата алдыннан Сулэ авыл клубында "Без көчле, без бердәм"тематик чарасы үткәрелде.Кешеләрне һәм халыкларны дуслык берләштерә. Кешеләр тарих дәресләрен онытырга тиеш түгел: Россия бердәм булганда гына көчле! Нәкъ менә шуңа күрә илдә шундый мөһим бәйрәм бар – халыклар бердәмлеге көне. Беренче тапкыр дәүләт бәйрәмен безнең илдә 2005 елда билгеләп үттеләр.
Катнашучылар данлы көннең барлыкка килү тарихы белән таныштылар,азат итүче Геройлар-Минин һәм Пожарский турында укыдылар, бөек геройлар һәм Русьның данлыклы уллары турында белделәр, Ватанга багышланган шигырьләр укыдылар. Кулланучылар игътибарына видеопрезентация тәкъдим ителде.
2 ноябрь көнне Сулэ авыл клубы һәм Курсабаш мәдәният йорты,Курсабашс китапханэсе Курсабаш интернат мәктәбенең балалары очен "Бергә күңелле уйнарга" дигән уен программасы үткәрделәр. "Кемне атаганнар, шул тота", "кем беренче" ебек күпсанлы күңелле конкурслар һәм уеннар белән тулы иде. Чараны очрашу дәвамында яңгыраган дәртле, ритмик көйләр бизәде. Ә чара уртак фото белән тәмамланды.
1 ноябрь көнне Сулэ авыл клубы, Курсабаш, Түбән Отар авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре "Кияуләр"спектакленә мәдәният походы оештырдылар. "Кияүләр" комедиясе һәркемгә онытылмаслык хис-кичерешләр һәм уңай тәэсирләр бүләк итте.Мондый дөньяга чыгу мәдәни вакыйгага гына түгел, ә аралашу өчен менә дигән мөмкинлеккә дә әверелде, бу, һичшиксез, авылның мәдәни тормышын үстерүгә ярдәм итә.