16 август конне Сулэ авыл клубында "шырпы балаларга уенчык түгел"дигән танып белү сәгате уздырыла.Чара барышында модир балаларга шырпының ни өчен кирәклеге һәм аларның ни өчен куркыныч булуы турында сөйләде. Балалар янгынның сәбәпләре һәм өйдә яки урамда янгын чыкса, ничек дөрес эш итәргә кирәклеге турында белделәр. Әңгәмә барышында балалар тема турында актив фикер алыштылар, үз белемнәре һәм тормыштан алынган хикәяләре белән уртаклаштылар. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштык, янгын сүндерү часте 01 һәм ашыгыч чакыру 112 номерларын искә төшердек. Барысы бергә табышмакларны чишкәннәр, «мөмкин-ярамый» сүз уены уйнаганнар, сорауларга җавап биргәннәр, берничә варианттан дөрес җавап сайлаганнар.
13 август конне Сулэ авыл клубында "шифалы тубал"конкурсы программасы уздырылды.
Үсемлекләр-бик күп серләр саклаучы гаҗәеп улэннэр. Кечкенә үсемлектә кеше авыруларын дәвалый алырлык зур көч яшеренергә мөмкин.
Алып баручы үсемлекләрне саклаучы серләр, аларның файдалы үзлекләре, үләннәрне җыю һәм саклау кагыйдәләре турында сөйләде. Безнең болыннарда үскән үсемлекләрнең файдасы турында белемнәрен уртаклашты. Барысы бергә табышмакларны чиштеләр, сорауларга җавап бирделәр. Дару үләннәреннән чәчәк бәйләме җыйдылар.
10 август конне Сулэ авыл клубы мөдире балалар белән елга буенда усуче ботнек артыннан поход оештырдылар. Ботнек-борынгы заманнардан билгеле булган тәмләткеч, аның ментол исле төрле төсмерле 50 дән артык сортлары бар. Балалар белән тату һәм күңелле итеп елгага төштек, анда күп ботнек үсә. Су буйлап йөрдек, ботнек җыйдык. Аларны киптерәбез, мохито ясыйбыз һәм кышын ботнекнен хуш исе белән ләззәтләнәбез.
10 августта Сулэ авыл клубы мөдире «Иминлек кагыйдәләрен белүчеләр»уен — викторинасын үткәрә. Уен барышында балаларга ашыгыч ситуацияләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләдем, бергәләп ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерларын искә төшердек. Бу чара балаларда кеше яшәешенең куркыныч һәм зарарлы факторларын тану һәм бәяләү күнекмәләрен формалаштыру, алардан саклану ысулларын табу, экстремаль һәм гадәттән тыш хәлләрдә куркынычсыз тәртип булдыру максатыннан оештырылган. Балалар асфальтта юл билгеләре ясадылар, аннары без нинди билге нәрсә аңлата икәнен әйттек. Викторина сорауларына җавап бирделәр.
9 август конне Сулэ авыл клубы мөдире балалар белән «җылылык бүләк итәм»Бөтенроссия урам акциясен үткәрде. Акция барышында мөдир балаларга ял итүнең альтернатив ысуллары турында сөйләде. Авыл клубларына, китапханәләргә барырга тәкъдим итте, анда төрле авторларның кызыклы әсәрләрен укырга гына түгел, ә чараларда, мастер–классларда катнашырга да мөмкин булачак. Өстәл уеннары уйнарга, төсле тематик күргәзмәләр белән танышырга да була.Буш вакытын файда белән үткәрү, урам тренажерларында спорт белән шөгыльләнү өчен бик күп мөмкинлекләр бар. Тематик истәлекләр тараттык.
9 август конне, элекеге совет чорындагы кебек, Сулэ авыл клубы, Курсабаш мэдэният хезмэткэрлэре һәм китапханә хезмәткәрләре агитбригаданың иҗади коллективы белэн берлектэ кыр станында "Икмәкчеләргә һәм механизаторларга дан" дип исемлэнгэн концерт программасы белән чыгыш оештырдылар. Урак өсте вакытында агитбригада механизаторлар алдында бай концерт программасы белән чыгыш ясарга тырышты, чөнки һәр сәгать кадерле, шуңа күрә бәйрәм озакка сузылмады. Шулай да җыелган урып-җыю хезмәтчәннәренә һәрнәрсәдән уңай энергия, күтәренкелек һәм хезмәт казанышлары алу өчен бу да җитәрлек була.Шулай ук игенчеләргә, аларның авыр хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре яңгырады һәм аларга ныклы сәламәтлек, мул уңыш һәм нәтиҗәле эш вакытында яхшы һава торышы телэп, саубуллаштылар.
8 августта Сулэ авыл клубында әзер камырдан уенчыклар ясау буенча мастер-класс узды.
Балалар Дымков уенчыгы барлыкка килу тарихы белән таныштылар һәм Дымков уенчыгы Россиянең иң борынгы сәнгать кәсепләренең берсе икәнен белделәр. Ул 400 елдан артык яши һәм әле дә популярлыгын югалтмаган. Киресенчә, ул безнең илдә дә, аннан читтә дә үзгәрешсез уңыш белән файдалана. Элеге уенчыкнын туган шәһәре-Киров шәһәре. Балаларның иҗади эшләре узенчэлекле, якты төсләрдә килеп чыкты. Кирэк жирдэ без гуашь белән буядык идек, кирэк санамаган жирдэ киптерергә генә калдырдык.Катнашучылар 5, Пушкин картасы буенча 2 кеше.
8 август конне балалар өчен Сулэ авыл клубы мөдире Яңа Чишмәгә экскурсия оештырды, аны бу җәйдә безнең авылда ясадылар.
Безнең экскурсиянең максаты - балаларны чишмәләрнең барлыкка килүе белән таныштыру, балаларның кеше тормышында суның әһәмияте турында күзаллауларын киңәйтү, аларның пычрануы белән бәйле экологик проблемалар, аларны hичшиксез хәл итәргә кирәк икэнен анлату иде. Кечкенә Ватанга мәхәббәт тәрбияләү һәм табигый ресурсларга, суга сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, дөньякүләм күзаллауны киңәйтү, туган як тарихы, истәлекле урыннары һәм экологиясе турында белемнәр тапшыру.
Авылыбызның матурлыгы әйтеп бетергесез. Балалар рәхәтләнеп сокландылар андагы матурлыкка, уйнадылар. Без барыбыз да канәгать калдык һәм безнең экскурсиягә бик шатландык.
5 августта Сулэ авыл клубында балалар арасында теннис турниры узды. Ярыш рухына карамастан, турнир җылы дуслык шартларында узды. Кайберләре "хэйлэкэр" тапшырулар хисабына очко җыярга тырыша, икенчеләре һөҗүм тактикасын өстен күрә, каршы торучы теннисчыга даими һөҗүм итә.
Мондый чаралар күтәренкелек һәм яхшы кәеф кенә түгел, ә спорт белән шөгыльләнү һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баруның файдасы һәм кирәклеге турындагы фикерне аңга нык кертә.
Табигатькә экскурсияләр балаларны экологик тәрбияләүнең мөһим өлеше булып тора,Экскурсия вакытында балалар кошларның җырлавын күрергә һәм ишетергә, үсемлекләрне өйрәнергә, табигатебезнең матурлыгына сокланырга мөмкинлек ала. Алар балаларга бик күп кызыклы мәгълүмат, тәҗрибә һәм уңай эмоцияләр бирәләр. 5 августта Сулэ авыл клубы һәм Курсабаш мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар һәм яшьләр өчен табигатькә экскурсия оештырдылар. Җәй көне барысы да су коенырга һәм су буйлап йөрергә ярата. Без катнашучылар белән платинага бардык.Башта без куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштык, аннары суда үзебезне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләштек. Аннары без барыбыз да яхшы итеп ял иттек. Экскурсия балаларга һәм яшьләргә бик ошады.