ЯҢАЛЫКЛАР


17
июнь, 2023 ел
шимбә

17 июнь көнне Оет авыл клубы авыл китапханәсе белән берлектә «Үзеңне яшәү өчен сакла» дигән түгәрәк өстәл үткәрде. Чара барышында яшьләр бу тема буенча үз фикерләре белән уртаклаштылар, сорауларга җавап бирделәр. Төрле көтелмәгән  ситуацияләрдә үзеңне ничек дөрес тотарга, үз фикереңне исбатлый һәм яклый белергә  өйрәтүче уенда актив катнаштылар.

Тэги: Оет авыл клубы

15
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

15 июнь көнне  Оет авыл клубы китапханә белән берлектә гадәти  булмаган ысул белән «Җәй елмаюы» исемле рәсем ясау  оштырдылар. Чара барышында балалар белән җәй турында сөйләштек. Балалар  җәйне ничек үткәрүләшре турында сөйләделәр. Аннары гадәти булмаган ысул кулланып җәйне ясадылар.

 

 

 

 

 

Тэги: Оет авыл клубы

1
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

1 июнь - Балаларны яклау көне, балачак бәйрәме. Әлеге бәйрәм безгә, өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп тора. Чөнки үсеп килүче буын – ул безнең киләчәгебез, илебезнең киләчәге. Әлеге  бәйрәм уңаеннан  1 июнь көнне Оет авыл клубы авыл китапханәсе белән берлектә «Балачак бәйрәме» исемле бәйрәм программасы үткәрде. Балалар бәйрәм барышында  шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр. Шулай ук  төрле уеннар һәм конкурсларда катнаштылар. Бер генә бала да бүләксез калмады.  Бәйрәм балаларга бик ошады.

Тэги: Оет авыл клубы

18
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

18 май көнне Оет авыл клубы китапханә белән берлектә «Музей - хәтер сандыгы» дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрде. Музейлар безгә үткәннәрне искә төшерергә, танылган шәхесләрнең тормышы һәм иҗади эшчәнлеге белән танышырга ярдәм итә. Чара барышында музейдагы  экспонатлар турында мәгълүмат бирелде. Шулай ук балаларны  көнкүреш әйберләре, савыт-саба, кием-салым, милли бизәкләр белән таныштырдык.


 

Тэги: Оет авыл клубы

13
май, 2023 ел
шимбә

13 май көнне Оет авыл клубында "Үз кулларың белән бизәкләр" дип исемләнгән мастер-класс узды. Чара барышында катнашучылар алка ясауның төрле техникалары белән таныштылар, шулай кулоннар һәм беләзекләр ясау ысуллары турында да белделәр. Бер ысулны алар мастер-класста эшләп карадылар. Эш нәтиҗәләреннән уңай эмоцияләр алып, кызлар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Һәркем үз куллары белән ясаган алкаларны үзләре белән алып китте.

 

Тэги: Оет авыл клубы

10
май, 2023 ел
чәршәмбе

10 май көнне Оет авыл клубы китапханә белән берлектә «Тыныч балачак – бәхетле балачак» исемле  рәсем конкурсы үткәрде. Балачак-кеше тормышындагы иң истә кала торган вакыт. Бала вакытта һәркем дә чын мәгънәсендә бәхетле. Һәркемнең дә балачагы  тыныч һәм бәхетле булсын иде. Тыныч балачак темасына балалар үзләренең рәсемнәрендә җирдәге тынычлыкны чагылдырдылар. Барлык рәсемнәр дә якты һәм матур иде.

Тэги: Оет авыл клубы

8
май, 2023 ел
дүшәмбе

8 май көнне Оет авыл клубы китапханә белән берлектә «Җиңү мае белән яз килә» дигән әдәби - музыкаль сәгать үткәрде. Чарада сугыш ветераннарына һәм сугыш чоры балаларына чын күңелдән рәхмәт хисләре белдерелде. Балалар башкаруында сугыш һәм Җиңү турында шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Бер минут тынлык белән сугышта һәлак булганнарны искә алдык, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган авылдашлар өчен обелискка чәчәкләр салдык.

 

Тэги: Оет авыл клубы

1
май, 2023 ел
дүшәмбе

1 май көнне  Оет авыл клубы китапханә белән берлектә «Май калейдоскобы» исемле танып белү - уен программасы үткәрде. Чара барышында балалар  төрле уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар. «Очты, очты», «Кем тизрәк», «Паровозик», «Куышлы» кебек уеннарны балалар бик яратып уйнадылар.

 

Тэги: Оет авыл клубы

29
апрель, 2023 ел
шимбә

29 апрель көнне Оет авыл клубы китапханә белән берлектә  «Бергә күңел ачабыз» дип исемләнгән биюле программа уздырды. Якты музыка, күңелле җырлар һәм яхшы кәеф хөкем сөрде әлеге кичәдә. Яшьләр «Иң яхшы биюче», «Түгәрәк буенча бию», «Өченче кеше артык» кебек конкурсларда бик теләп катнашып үзләренең музыкаль мөмкинлекләрен һәм бию сәләтләрен күрсәттеләр.

Тэги: Оет авыл клубы

27
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

27 апрель көнне Оет авыл клубы китапханә белән берлектә «Чернобыльнең онытылмас фаҗигасе» дип исемләнгән хәтер дәресе үткәрде. Чара барышында балаларга Чернобыль  фаҗигасе, Чернобыль АЭС зонасында авария нәтиҗәләрен  бетерүдә катнашкан   кешеләрнең батырлыгы турында сөйләдек. 

 

               

Тэги: Оет авыл клубы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International