ЯҢАЛЫКЛАР


8
март, 2023 ел
чәршәмбе

7 март Татар Икшермәсе авыл клубында «Язлар матур хатырлар-кызлар белэн» дип аталган бэйрэм концерты булып утте. Концерт программасын Икшермә кадетлар -мәктәбе хезмәткәрләре оештырды. Концерт дәвамында халык, заманча җырлар һәм биюләр яңгырады.Бөтен бәйрәм хатын-кызларга карата мәхәббәт турында иде, сәхнәдән рәхмәт сүзләре, котлаулар һәм теләкләр яңгырады. Бүгенге бәйрәм концертында катнашу бәхетенә ирешкән һәркем шатлык, мәхәббәт һәм язгы кәеф белән тулыланды.

Тэги: Татар Икшермәсе авыл клубы

25
февраль, 2023 ел
шимбә

25 февраль көнне Татар.Икшермә авыл клубында Гарипов Мөхәммәтгали Хәнип улы истәлегенә зурлар һәм балалар арасында рус бильярды буенча турнир узды.
Гарипов Мөхәммәтгали Хәнип улы 1975-1978 елларда Кызыл Байрак Балтия флотында өлкән матрос булып хезмәт итә. Туган авылында ул клуб мөдире, комбайнчы, механизатор булып эшли. Ә соңгы елларда чәчү һәм урып - җыю вакытында ул ашлык киптерү элеваторларында эшләде.
Турнирны ачу тантанасында Саба районы Хәрби Диңгез флоты ветераннары чыгыш ясады.
Ярышта призлы урыннар яулаучыларга Мөхәмәтгали Хәниф улының якыннары, туганнары тарафыннан әзерләнгән мактау кәгазьләре, медальләр, кубок һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Татар Икшермәсе авыл клубы

15
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

15 нче февраль - Совет гаскәрләренең Әфганстан җирлегеннән чыгарылган көне. Бүген Татар Икшермәсе авыл клубында ​ Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуның 34 еллыгына багышланган “Әфганистан-исемең шомлы синең” очрашу кичә үткәрелде. Вакыт узган саен еллар кочагына сыенып калган «әфган» сүзе​ әле һаман аларның җаннарын тетрәндерә, таш-кыялар арасында башын салган​ иптәшләре хакындагы авыр хатирәләрне яңарта, интернациональ бурычларын үтәп кайткан ир-егетләребезнең яраларын кузгата. Кичәгә коточкыч афәтне үз күзләре белән күргән авылдашыбыз Нуриев Җәүдәт абыйны чакырдык. Очрашуда ​ Әфганстанда булган вакыйгаларны яңартты, ватанны яратырга,илгә тугры булырга өндәде. 34 ел үтүгә карамастан, аның күзләрендә моң-сагыш, шул елларның хәсрәте чагыла. Соңыннан очрашуда катнашучылар һәлак булган батырларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.


21
гыйнвар, 2023 ел
шимбә

2023 ел Татарстанда "милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы"дип игълан ителде. Шушы уңайдан, 21 гыйнвар көнне Татар Икшермәсе авыл клубы "Элеккеге кебек" дип кичке уеннар оештырды. Бирегә вакытларын кызыклы һәм күңелле үткәрергә теләгән һәркем җыелды. Барысы да рәхәтләнеп биеделәр һәм музыкаль уеннарда катнаштылар. Кичә 80-нче еллар дискотекасы белән тәмамланды, аны оештыруда Тимербаев Х.Р. күп өлешен кертте

Тэги: Татар икшермәсе авыл клубы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International