15 нче февраль - Совет гаскәрләренең Әфганстан җирлегеннән чыгарылган көне. Бүген Татар Икшермәсе авыл клубында Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуның 34 еллыгына багышланган “Әфганистан-исемең шомлы синең” очрашу кичә үткәрелде. Вакыт узган саен еллар кочагына сыенып калган «әфган» сүзе әле һаман аларның җаннарын тетрәндерә, таш-кыялар арасында башын салган иптәшләре хакындагы авыр хатирәләрне яңарта, интернациональ бурычларын үтәп кайткан ир-егетләребезнең яраларын кузгата. Кичәгә коточкыч афәтне үз күзләре белән күргән авылдашыбыз Нуриев Җәүдәт абыйны чакырдык. Очрашуда Әфганстанда булган вакыйгаларны яңартты, ватанны яратырга,илгә тугры булырга өндәде. 34 ел үтүгә карамастан, аның күзләрендә моң-сагыш, шул елларның хәсрәте чагыла. Соңыннан очрашуда катнашучылар һәлак булган батырларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.