ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2023 ел
җомга

   2 июнь көнне Килдебәк авыл  мәдәният йорты хезмәткәрләре,китапханәче белән берлектә «Преданья старины глубокой» исемле фольклор утырма  үткәрделәр.

    Безнең Татарстаныбыз буыннан-буынга тапшырыла торган бәйрәмнәргә, йолаларга, традицияләргә бай.

Халык иҗатын өйрәнү – безнең зиһенебезне баета, дөньяга карашыбызны киңәйтә, тел байлыгыбызны, белемебезне үстерә, тарихыбызны аңларга ярдәм итә.

Чарада телдән – телгә, буыннан–буынга күчеп безнең көнгә кадәр килеп җиткән халкыбызның иҗат әсәрләре, энҗе – мәрҗәннәре турында сөйләштек, мәкаль-әйтемнәрнең нигезендә яткан уй–фикерләрне аңларга тырыштык, җырлы–биюле уеннар уйнадык.

  Чарада катнашучылар яңа һәм кызыклы яңалыклар белделәр, яхшы кәеф, уңай эмоцияләр һәм рәхмәт сүзләре белән саубуллаштылар.

 

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

1
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

1 июнь - балаларны яклау көне уңаеннан, Килдебәк  мәдәният йорты хезмәткәрләре ,китапханәче белән берлектә балалар өчен «Радуга детства» дип исемләнгән бәйрәм чарасы уздырдылар. Балалар кызыклы уеннар да, ярышлар да катнаштылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Барлык балаларга да бүләкләр таратылды.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

27
май, 2023 ел
шимбә

           27 май көнне Килдебәк мәдәният йорты хезмәткәрләре яшьләр өчен "Уйнагыз гармуннар" музыкаль инструмент-гармунга багышланган мастер-класс үткәрделәр. Чара Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирасы елына багышлана. Клуб хезмәткәрләре Килдебәк авылында яшәүчеләрдән җыелган гармун күргәзмәсе белән таныштырдылар, музыка коралы хуҗалары авызыннан язылган һәр гармун тарихы турында сөйләделәр. Чарада гармун төрләре, гармунның музыкаль тартма гына түгел, ул, халык зирәклеге чыганагы, илнең мәдәни мирасы булуы турында да сүз барды. Бу гармуннар арасында Бөек Ватан сугышы елларыннан сакланып калган гармунда  бар иде. Сугышның иң авыр елларында да,авыр  шартларда да, гармун кешеләргә руши азык биргән, , һәм курку хисен тулысынча арынырга ярдәм иткән.Чарада катнашучылар бу гармуннарных тарихлары белән кызыксындылар. Мәдәният мөдире Р. А. Лукуманов һәм чарада катнашучы Ильмир Якупов гармуннарда уйныйлар. Очрашуда катнашучылар гармунга яраткан җырларын җырладылар. Чара иҗади сәләтләрен ачуга ярдәм итте һәм вакытны файдалы уздырырга мөмкинлек бирде

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

25
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

25 май көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә яшьүсмер егетләр белән "Тормыш рәвеше, спорт, сәламәтлек" дигән темага файдалы мәгълүмат cәгате үткәрелде. Сәламәт яшәү рәвешенең әһәмияте, начар гадәтләрнең, начар гамәлләре турында сөйләнелде.Яшьләр үз чиратында сорауларга җавап бирделәр, бергәләп халык мәкальләрен искә төшердек, табышмаклар чишелде Уен, формасында сәламәт яшәү рәвешенең мөһим кагыйдәләрен җиткерергә тырыштык: көн режимын үтәү, организм чыныгу, спорт белән шөгыльләнү. Шулай ук бу максат белән информацион материаллар күргәзмәсе куелды, анда сәламәт яшәү рәвеше, спорт, дөрес туклану турында китаплар тәкъдим ителде.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

23
май, 2023 ел
сишәмбе

23 майда мәктәпне тәмамлаучылар өчен Соңгы кыңгырау чыңлый.

Килдебәк мәдәният йорты хезмәткәрләре әлеге чарада катнаштылар,

бәйрәмне үткәрү музыкаль озата баруны тәэмин иттеләр.

Тантаналы кичәне мәктәп директоры Н.М.Мәүлетов ачты.

укучылар укытучыларга һәм тәрбиячеләргә рәхмәт сүзләре җиткерделәр.  Бер-бер артлы җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Кичәнең финал өлешендә традицион вальс булды.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

19
май, 2023 ел
җомга

19 май көнне  Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә Халыкара музейлар көненә карата  «Музей үз серләрен ача» дигән темага туган якны өйрәнү сәгате үткәрделәр. Балаларны, Тарихи туган якны өйрәнү музей почмагында, борынгы экспонатлар белән таныштырдылар,  балалар үзләренең кызыксындырган сорауларына, җаваплар таптылар, экспонатларның  тарихын белә алдылар.

     Балаларны туган ягыбызның үткәне белән таныштыру, халкыбызга карата ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү – өлкән кешеләрнең бурычы булып тора. Чөнки үткәнне белмичә, киләчәккә барып булмый.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

15
май, 2023 ел
дүшәмбе

    15 май көнне Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Гаилә – һәр кешенең тормышында иң кадерлесе, иң мөһиме. Гаилә – ул якыннар һәм туганнар, без яраткан, үрнәк алган,  кайгыртучан кешеләр. Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәт, җаваплылык, кайгыртучанлык һәм хөрмәткә өйрәнәбез. Шул уңайдан 19 май көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре,китапханәче белән берлектә,  «Ак калфак» клуб  әгъзалары белән,  әлеге бәйрәмгә багышланган «Вместе не страшны и тучи» темасына ял кичәсе үткәрделәр.

    Һәр гаиләдә гаилә традицияләренең роле бәхәссез. Алар барысы да гаиләне якынайта һәм тагын да ныграк һәм тату итә. Шуңа күрә,  Халыкара гаилә көнендә алар өчен, әлеге чара оештырылды. Чарада катнашучылар үзләренең гаиләләренең серләре белән уртаклаштылар, кызыклы гаилә тарихлары  турында сөйләделәр.

Чараның икенче өлешендә чәй эчү оештырылды. Очрашу җылы, дустанә мөнәсәбәттә узды.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

9
май, 2023 ел
сишәмбе

9 май көнне Килдебәк авыл җирлегенә кергән  мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәчеләр, оешма җитәкчеләре, Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан Байлар Сабасында  оештырылган, тантаналы митингта катнаштылар.

 

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

8
май, 2023 ел
дүшәмбе

8 нче май көнне, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә, Килдебәк авылында  сугышта катнашкан авылдашлар истәлегенә, тантаналы митинг үткәрелде.  Әлеге митингта Килдебәк мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче, Килдебәк урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары, тыл ветераннары, авыл халкы һәм бәйрәмгә килгән кунаклар катнашты.  Укучылар мәктәптән һәйкәлгә кадар, “Үлемсез полк” акциясе кысаларында, бабаларының рәсемнәрен күтәреп хәрәкәт иттеләр.  Бәйрәмне мәдәният йорты  хезмәткәрләре ачып җибәрделәр,  аннан соң бәйрәм укучыларның  Җиңү көне уңаеннан әзерләнгән концерт номерлары белән дәвам итте.  Митингта катнашучыларны авыл җирлегендә урнашкан оешма җитәкчеләре һәм районнан килгән вәкил – 129 нчы номерлы янгын-коткару бүлеге җитәкчесе И.Г. Закиров, бәйрәм белән котлап, ил-җирләребездә иминлек, тынычлык булсын дигән теләкләрен җиткерделәр. Шулай ук митинг барышында һәйкәлгә чәчәкләр куелды һәм  Бөек Ватан сугышында катнашкан әби-бабаларыбыз бер минут тынлык белән искә алдылар.

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

7
май, 2023 ел
якшәмбе

7 май көнне Килдебәк мәдәният йорты хезмәткәрләре яшьләр белән терроризмга каршы көрәшкә багышланган чараларда «Без терроризмга каршы»дигән стена газетасы чыгарды. Чара башында мәдәният хезмәткәрләре җәмгыятьтә экстремизм һәм терроризм кебек тискәре күренешләр үзләрендә булган куркыныч турында сөйләделәр, шулай ук үзләрен кирәкмәгән мохиткә эләгүдән кисәтү турында аңлаттылар. Террорчылык проблемасына үз мөнәсәбәтләрен балалар үз рәсемнәрендә күрсәттеләр. Озакка сузылмаган сөйләшүдән соң стена газетасы чыгарылды .

Тэги: Килдебәк авыл мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International