27 май көнне Килдебәк мәдәният йорты хезмәткәрләре яшьләр өчен "Уйнагыз гармуннар" музыкаль инструмент-гармунга багышланган мастер-класс үткәрделәр. Чара Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирасы елына багышлана. Клуб хезмәткәрләре Килдебәк авылында яшәүчеләрдән җыелган гармун күргәзмәсе белән таныштырдылар, музыка коралы хуҗалары авызыннан язылган һәр гармун тарихы турында сөйләделәр. Чарада гармун төрләре, гармунның музыкаль тартма гына түгел, ул, халык зирәклеге чыганагы, илнең мәдәни мирасы булуы турында да сүз барды. Бу гармуннар арасында Бөек Ватан сугышы елларыннан сакланып калган гармунда бар иде. Сугышның иң авыр елларында да,авыр шартларда да, гармун кешеләргә руши азык биргән, , һәм курку хисен тулысынча арынырга ярдәм иткән.Чарада катнашучылар бу гармуннарных тарихлары белән кызыксындылар. Мәдәният мөдире Р. А. Лукуманов һәм чарада катнашучы Ильмир Якупов гармуннарда уйныйлар. Очрашуда катнашучылар гармунга яраткан җырларын җырладылар. Чара иҗади сәләтләрен ачуга ярдәм итте һәм вакытны файдалы уздырырга мөмкинлек бирде