ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2023 ел
сишәмбе

21 февральдэ халыкара туган тел коне билгелэп утелэ. Бугенге "Нинди матур хэм бай безнен телебез" дип исемлэнгэн викторина туган телебезгэ багышлап уткэрелде. Интелектуаль кунел ачу программасы балаларга сузлэр доньясына утеп керергэ, туган телебезне тагын да ныграк узлэштерергэ ярдэм итте. Кичэ табышмаклар, кроссвордлар, тизэйткечлэр белэн баетылды. Соныннан "фразеологизмнар илендэ" дип исемлэнгэн презентация карадык. Балалар татар теле буенча сорауларга ачык хэм анлаешлы итеп жаваплар бирделэр.

Тэги: Елыш авыл клубы

18
февраль, 2023 ел
шимбә

Ватанны саклаучылар коне якынлашу унаеннан Елыш авыл клубында "Ир-егетлэребез бирешмилэр" дигэн исем астында теннис уены буенча турнир уздырылды. Авылда яшэуче яшьлэребез катнашында уен бик мавыктыргыч хэм файдалы узды. Яшь буын элеге уенны бик яратып уйный хэм килэчэктэ дэ бу уен онытылмас, дэвам итер дип ышанабыз. Соныннан уеннын нэтижэлэре буенча катнашучыларга кызыксындыру призлары тапшырылды.

Тэги: Елыш авыл клубы

15
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

Елыш авыл клубында Муса Жэлилнен ижатына багышланган "Минем тормышым халкыма жыр булып кайтты" дип исемлэнгэн танып белу сэгате уздырылды. Клуб модире анын тормыш юлы хэм ижаты белэн таныштырды. Муса Жэлилнен тормышы детектив роман кебек бик куп сынаулар узган. Фашистларнын концлагерында булып "хыянэтче" дип игълан ителгэн. Анын улемсез моабит дэфтэрлэре шагыйрьгэ чын исемен кире кайтарырга булыша. Балалар анын шигырьлэрен сойлэделэр, жырларын жырладылар, презентация белэн таныштылар

Тэги: Елыш авыл клубы

14
февраль, 2023 ел
сишәмбе

14 февраль конне Елыш авыл клубында гашыйклар коне унаеннан "Барсыда мэхэббэттэн башлана" дигэн исем астында кунел ачу программасы уткэрелде. Бу ин назлы, кунелнен нечкэ кылларына кагыла торган бэйрэмнэрнен берсе. Кунелле уеннар хэм концерт программасы белэн аралашып барган бу кичэдэ хэркем жырлады, биеде, кунел ачты.

Тэги: Елыш авыл клубы

11
февраль, 2023 ел
шимбә

15 февраль совет гаскэрлэренен Афган жиреннэн чыгарылган коне. Элеге 9 ел сугыш безнен илебез халкына бик куп кайгы-хэсрэтлэр китерде. Шушы ерак Афганстанда безнен илебезнен егетлэре туган иллэренэ тугрылыгын сынаган, иптэшлэрен югалту ачысы йорэклэрендэ мэнге тозэлмэс яра калдырган. 11 февраль конне Елыш авыл клубында "Афганстан йорэк ярам" дип исемлэнгэн тематик кичэ уздырылды. Элеге кичэдэ авылдаш ветераныбыз Миннебаев Фэрит абый белэн очрашуны балалар чын дулкынлану хэм кызыксыну белэн кабул иттелэр. Сугыш темасына кагылышлы сораулар аша кичэ бик тирэн эчтэлекле хэм безгэ илебез тарихын белу очен бик файдалы булды.

Тэги: Елыш авыл клубы

10
февраль, 2023 ел
җомга

10 февраль конне Елыш авыл клубында балалар белэн бергэлэп "Безнен туган ил сакчылары" дип исемлэнгэн рэсем конкурсы уздырылды. Конкурснын максаты балаларны армия тормышы белэн таныштыру, туган илгэ мэхэбэт тэрбиялэу иде. Барыбыз бергэ шушы темага энгэмэ уздырдык. Балалар бик телэп армиядэ хезмэт иткэн абыйлары хэм этилэре турында уз фикерлэре белэн уртаклаштылар. Соныннан барлык катнашучыларга тэмле кучтэнэчлэр таратылды.

Тэги: Елыш авыл клубы

5
февраль, 2023 ел
якшәмбе

5 февраль конне Елыш авыл клубында наркомания хэм токсикоманияга багышланган "Яктылык яки карангылык? Син кайсын сайлыйсын?",- дип исемлэнгэн мэгълумэти чара уздырылды. Чара барышында клуб модире наркотикларнын тарихы белэн таныштырды. Элеге препаратларны уйлап табучы галимнэр кеше язмышына нинди дэрэжэдэге куркыныч китерэчэклэрен кузалдына да китермэгэннэр. Балалар наркотикларнын кешенен баш миенэ хэм тормышына нинди зур узгэрешлэр китергэнен анладылар, фикер алыштылар, хэм килэчэктэ сау-сэламэт тормыш алып барачакларына ышандырдылар.

Тэги: Елыш авыл клубы

19
гыйнвар, 2023 ел
пәнҗешәмбе

19 гыйнвар конне Елыш авыл клубында "Кем беренче?" дигэн исем астында остэл уеннары уйналды. Остэл уеннары вакытында балаларнын бер- берсе белэн дуслашып аралашалар, вакытларын кунелле уздыралар. Уенга азарт барлыкка килэ. Балалар бергэлэшеп "Нарды", "Домино", "Шашка" уеннарында коч сынаштылар. Килэчэктэ дэ балаларда остэл уеннарын уйнау буенча кызыксыну кимемэсен дигэн телэктэ калабыз.

Тэги: Елыш авыл клубы

15
гыйнвар, 2023 ел
якшәмбе

Укытучы хонэре дэрэжэле хэм хэр вакыт кирэкле хонэр. 2023 ел Россиядэ укытучылар хэм остазлар елы дип игълан ителде. Элеге унайдан 15 гыйнвар конне Елыш авыл клубында "Барысы да алар турында" дигэн исем астында мэгълумэт сэгате уздырылды. Клуб модире балаларга укытучыларнын хезмэте турында тирэн эчтэлекле чыгыш ясады. Балалар узлэрен кызыксындырган сорауларга жаваплар таптылар, узлэренен фикерлэрен житкерделэр. Кичэ соныннан укытучыларга багышланган жыр башкару белэн тэмамланды.

Тэги: Елыш авыл клубы

14
гыйнвар, 2023 ел
шимбә

Яңа ел үзенчәлекле бәйрәм - тирә-юньдә әкияти дөнья. Әлеге бәйрәм безгә сөенеч, шатлык өләшә, бүләкләр тарата һәм киләчәкнең яхшы булачагына өметләр уята. Шушы бәйрәм уңаеннан 14 нче гыйнвар көнне Елыш авыл клубында "Могҗизалар кыры" уены уздырылды. Әлеге уенның төп темасы Яңа ел иде. Тамашачылар бу уенда Яңа ел бәйрәме иң беренче кайда уздырылган, Кыш бабай каян килеп чыккан, чыршыны Россияда кайчан куя башлаганнар, беренче чыршы уенчыклары кебек кызыклы сорауларга җаваплар таптылар. Уен көлке белән бер рәттән бәйрәм ахыры бию кичәсе белән тәмамланды.

Тэги: Елыш авыл клубы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International