Татарстанда иң яхшы яшьләр хәрәкәтләренең берсе – КВН- быел 30 еллыгын билгеләп үтә! Казан шәһәренең "УНИКС" спорт комплексында узган Чемпионнар кубогында тамашачылар күп санлы матур номерлар һәм онытылмас мәзәкләр бүләк иткән командаларының чыгышларын күрә алды! Шекше мәдәният йортының "Бөрлегән" үрнәк фольклор коллективы (җитәкчесе Л.А.Хисмәтова, аккомпаниаторы Р. Н. Шәрипов) юбилей уенында катнашып, Зур алтын чемпионнар кубогына ия булган «Татар лигасы» командасы составында чыгыш ясады.
Районыбызда "Шәҗәрә фестивале" бара, бәйге буларак оештырылучы бу чарада Шекше җирлеге данын зур һәм борынгы, 9 буыны, 17 тармагы билгеле булган Әндәр нәселе яклады. Алан-Елга, Шекше, Сәрдә авылларындагы күпсанлы гаиләләрне, 1191 кешене берләштерүче әлеге нәсел оныклары районкүләм "Буыннар тарихы -гаилә ядкаре" бәйгесе кысаларында чыгыш ясады. Тематик исемнәр астында тупланган күргәзмә өлешендә комиссия һәм килгән кунаклар "Әндәр бабай капкасы" аша үтеп тарихи материаллар, буыннан-буынга тапшырылып килүче ядкарьләр, уңышлар, казанышлар, хезмәт династияләре, гаилә ашлары белән танышты. Зур игътибар, әлбәттә инде, шәҗәрәгә булды, аның шушы нәсел кияве Фәнил Гарәфетдинов ясап биргән зур форматы иң түрдән урын алды. Шәҗәрәне төзүче Гөлгенә Раиф кызы тулы мәгълүматлар бирде, кызыклы фактлар хакында сөйләде. Нәсел белән таныштыру сәхнәдә дәвам итте, "Агачның тамыры җирдә, безнең тамыр туган-ыруда" дип исемләнгән визитка олешендә илледән артык катнашучы чыгыш ясады.
«Үз үзеңә ярдәм ит " - балалар һәм яшүсмерләр өчен алкоголь һәм тәмәке тартуның зыяны турында аралашу сәгате. Мәдәният хезмәткәрләре яшүсмерләрнең тәмәке һәм алкоголь куллануын кисәтү өчен сәламәтлек сәгате һәм наркотикларга каршы программа үткәрделәр, документаль фильм карадылар. Җәмгыятьнең хәзерге хәле, аның югары үсеш темплары кешегә һәм аның сәламәтлегенә яңадан-яңа, югарырак таләпләр куя. Кешенең өстенлекле кыйммәтләре рәтендә сәламәтлеккә берсүзсез беренчел әһәмият бирелә. Шуңа күрә чарада оештыручылар наркомания проблемасының тирәнлеген ачтылар ПАВ турында объектив мәгълүмат бирделәр, шулай ук әңгәмә барышында тәмәке һәм алкоголь куллануга тискәре мөнәсәбәт формалаштыруга ярдәм иттеләр.
Шекше мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре яшүсмерләргә һәм яшьләргә коррупциягә каршы көрәшнең хокукый аспектлары турында мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән чара оештырды. Бу хокук дәресе яшьләргә җәмгыятьтә әлеге тискәре күренешкә каршы торуның сәбәпләрен, нәтиҗәләрен һәм ысулларын белү өчен бик яхшы мөмкинлек булды. Чара барышында катнашучыларга коррупция схемаларының конкрет мисаллары күрсәтелде, алар коррупциянең тормышның төрле өлкәләренә — мәгарифтән алып сәламәтлек саклауга кадәр ничек йогынты ясавын күрсәтте. Яшьләр фикер алышуда актив катнашты, сораулар бирде һәм үз фикерләре белән уртаклашты.
Шекше авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре әтиләр көнен бәйрәм итү кысаларында истәлекле вакыйга үткәрделәр: әтиләр һәм аларның балалары өчен "Иң яхшы әти"дип исемләнгән интерактив-интеллектуаль уен оештырылды. Чарага үзләренең белемнәрен, осталыкларын һәм, әлбәттә, әтиләр һәм балалар арасындагы яхшы бәйләнешне күрсәтергә әзер гаиләләр җыелды. Уен интеллектуаль блоктан башланды, анда командаларга татар халкының тарихына, мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә кагылышлы төрле сораулар, шулай ук математик, логик һәм тормыш мәсьәләләре тәкъдим ителде. Интеллектуаль уеннан һәм нәтиҗәләр ясаудан соң, кичәнең икенче ярыш һәм күмәк уеннардан торган өлеше узды.
1 октябрь көнне Шекше мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган "Өлкәннәребез сезнең өчен!» кичәсе узды. Программа ике өлештән торды, беренчесендә «Акчарлак» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, Шекше төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, Шекше мәдәният йорты үзешчәннәре концерты булды. Тантананың икенче өлеше бәйрәм табыны артында дәвам итте. Кунаклар җырлар җырладылар, уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар, хатирәләрен сөйләделәр, оештыручыларга рәхмәт белдерделәр. Чараны оештыручылар: балалар бакчасы, Шекше мәктәбе коллективлары, укучылар, Шекше мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе, спонсор «Игенче»ҖЧҖ
Шекше мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре балаларны төрле һөнәрләр белән таныштыру, хезмәт дөньясы белән кызыксынуларын үстерү максатында «Минем һөнәри киләчәгем»дигән диспут-чара үткәрделәр. Оештыручылар башта һөнәрнең нәрсә икәнлеген һәм аларның ни өчен мөһим булуы турында әңгәмә уздырдылар. Аннары һәр бала, тупны тотып, чиратлашып берәр билгеле бер һөнәрне тасвирлады, ә калганнары танып белде. Соңыннан яшь катнашучылар киләчәктә кем булырга теләүләре турында үзләренең планнары белән уртаклаштылар. Чара ахырында барысы да һәр һөнәрнең мөһимлеге, кешеләргә һәм җәмгыятькә ничек ярдәм итүләре хакында фикер алыштылар.
«ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында 07:00 дән 20:30 га кадәр 13 сәгатьлек «Бөтен гаилә белән сайлауларга!» телемарафоны узды. Туры эфирда барган чарада бәхетле гаиләләр, йолдызлы кунаклар чыгыш ясады, алар Татарстан халыкларының уникаль традицияләре турында сөйләделәр. Телемарафонда катнашырга чакырылган мәртәбәле кунаклар арасында Саба районыннан да делегация бар иде. Л.Хисмәтова җитәкчелегендәге «Зиләйлүк» фольклор коллективы тамашачыларга «Килен төшерү» татар туй йоласын тәкъдим итте. Программа гармун көенә башкарылган йола җырлары һәм биюләрдән, бүләкләр һәм күчтәнәчләр тапыру, кияү белән кәләшкә багышланган изге теләкләрдән әзерләнде. Туй йоласында Явлаштау мәдәният йорты мөдире И. Галимҗанова, Килдебәк мәдәният йорты мөдире Р.Локманов, район мәдәният йорты хезмәткәре Р.Мөхәммәтҗанов, шулай ук үзешчән башкаручылар Ф. Нәзирова, Р. Шәрипов, Р. Шамилов, Г. Мөбәрәкшина катнашты.
5 сентябрь көнне Шикше мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре террорчылыкка һәм экстремизмга каршы көрәшкә багышланган "Беслан – 20 елдан соң" дигән тематик кичә үткәрделәр. Балаларга 2004 елның сентябрендә Беслан шәһәренең 1 нче мәктәбендә булган вакыйгалар турында сөйләделәр. Катнашучылар бүген илебез халкы иминлегенә куркыныч тудыручы, гамәлләре террорчылыкка тиңләштерелгән явыз бәндәләр белән махсус хәрби операция зонасында көрәшүче батыр якташларыбыз хакында белделәр. Террорчылыкның җимергеч көч булуы турындагы эчтәлекле әңгәмәдән соң, аны аклау юк һәм мөмкин дә түгел дигән нәтиҗәгә килделәр. Урамда, транспортта һәм таныш булмаган кешеләр белән аралашканда саклык чаралары турында искә төшерделәр, шулай ук БПЛА һөҗүме очрагында үзләрен саклау чаралары белән таныштылар. Кичә «Беслан - 20 елдан соң» документаль фильмын карау белән тәмамланды.
Байлар Сабасының "Гаилә" паркында мәдәният бүлеге тарафыннан "Мастер-класслар көне" оештырылды. Теләге булган һәркем үз күңеленә хуш килгән эшчәнлек төрен сайлады. Иҗат өчен мастер-классларның төрлелеге дә зур иде. Катнашучылар канәгать калдылар. Шекше мәдәният йорты мөдире үзенең осталыгы белән уртаклашып, «Футболка дизайны» остаханәсе оештырды.