5 февральдә Питрәч районында " Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы». «Минем язмышым – минем һөнәрем» номинациясендә «Игенче» ҖЧҖ Авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәткәре Рушания Сабирҗанова чыгыш ясады. Ул күп балалы гаиләдә үскән, аларның әтиләре Рәшит һәм әниләре Нурия Гыйләҗетдиновлар унике бала үстергәннәр, улларын һәм кызларын хезмәт сөючән, тырыш, кече ватаннарын һәм туган җирләрен яратучы итеп тәрбияләгәннәр. Күп кенә балалар үз язмышларын авыл хуҗалыгы тармагы белән бәйләделәр. Рушания унтугыз яшеннән сыер савучы булып эшли башлый, хәзер ул савымчылар бригадасын җитәкли, ире белән бергә аеруча җаваплы участокта - «Игенче»ҖЧҖ терлекчелек комплексының саву бүлегендә эшли. «Эшне шулкадәр яратам, җырлап фермага гүзәлләрем янына барам", - ди ике бала анасы. Үзенең чыгышында ул үз һөнәренә мәхәббәт һәм горурлык хисен жюри әгъзалары, тамашачылар йөрәгенә җиткерә алды. Рушания Сабирҗанова үзенең мавыгулары турында да сөйләде, ул спорт белән шөгыльләнә, Шекше җирлегендә оештырылган мәдәни чараларда һәм халык бәйрәмнәрендә актив катнаша, туган предприятиесе «Игенче»дә төрле чараларда катнаша. Аны хезмәттәшләре, туганнары, яратучы һәм хөрмәт итүче ире хуплады. Сценарийны, конкурс чыгышы программасын, куелышны Шекше мәдәният йорты мөдире Л.А. Хисмәтова әзерләде, чыгышта Шекше авыл китапханәсе мөдире Л.Хәертдинова, Сәрдә авыл клубы мөдире Л.Ибәтуллина катнашты.. Рушания Сабирҗанова «Минем язмышым – минем һөнәрем» номинациясендә җиңүче булды.