ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2023 ел
якшәмбе

Сәламәтлек һәм сөйкемлелек-табигать биргән бүләк кенә түгел, ә үзең турында көндәлек кайгырту һәм зур тырышлык та таләп итә. Еллар узган саен үзеңнең матурлыгыңны саклап калу   авыррак, шуңа күрә яшьтән үк үзеңне карарга өйрәнү бик мөһим. Сүз дә юк, гүзәл затларның һәрберсе үз белемнәренә ия һәм үзләрен яхшы формада тотарга ярдәм итүче матурлык һәм сәламәтлек серләрен саклый. Ничек матур булырга-мондый сорау һәр хатын-кызны борчый. Шуңа күрә, 9 апрель көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре яшьләр өчен« Матур буласым килә »дип исемләнгән мастер класс оештырдылар. Башта без сәламәт яшәү рәвеше турында әңгәмә уздырдык, заманча косметологлар куллана торган осталарыбыздан иң яхшы киңәшләр җыярга булдык

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

8
апрель, 2023 ел
шимбә

8 апрельдә Олы Нырты авыл мәдәният йортында яшүсмерләр һәм яшьләр арасында бильярд буенча һәвәскәрләр уены уздырылды. Мәдәният хезмәткәрләре ярышларда катнашучыларга уенда уңышлар һәм җиңүләр теләделәр. Бильярд турниры яшүсмерләр арасында гади ярыш түгел, ул мавыктыргыч уен артында күңелле вакыт үткәрү. Ул кызыклы һәм популяр спорт төренә кушылырга, үз ихтыяҗларын тормышка ашырырга, коллективта аралашып, үз сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек бирде. Егетләр үзләренең осталыкларын, җитезлекләрен күрсәттеләр һәм кәефләрен күтәренкелек белән тулыландырдылар. Җанатарлар дусларына көч, ярдәм биреп тордылар.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

4
апрель, 2023 ел
сишәмбе

Ел саен 7 апрельдә бөтен дөньяда сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, 4 апрель көнне Олы Нырты мәдәният йортында, үсеп килүче буында  сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру максатыннан «Сәламәт булсаң барда  яхшы! "дигән исем астында уен программасы үткәрелде. Сәламәт тәндә саләмәт акыл -халыкта борынгыдан шулай диләр. Моңа каршы килү мөмкин түгел. Безнең һәрберебез сәламәтлекнең табигать биргән иң кадерле бүләк икәнен бик яхшы аңлый. Чара башында мәдәният йорты хезмәткәрләре халыкара сәламәтлек көненең барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр. Сәламәтлекнең нәрсә икәне һәм аның кеше өчен нинди әһәмияте турында сөйләштеләр. Шулай ук балалар белән  сәламәт, көчле һәм акыллы булып үсәр өчен ниләр эшләргә кирәклеген аңлаттылар. Чара барышында хәрәкәтле уеннар уйнап , вакытны кызыклы һәм файдалы итеп укздырдылар.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

2
апрель, 2023 ел
якшәмбе

Апрель аенда күчеп йөрүче кошларның күбесе, озын юл үтеп, туган якларына кайталар. Кошлар бала чыгару өчен, оялар төзи башлыйлар. 2 апрельдә Олы Нырты авыл мәдәният йортында кошлар көненә багышланган «Кошлар патшалыгы» дигән танып белү сәгате узды. Кошлар көнен үткәрү датасы очраклы сайланмаган: нәкъ шул вакытта җылы яклардан канатлылар туган якларына әйләнеп кайта. Балалар, өлкәннәр белән берлектә, кошлар килүенә әзерләнәләр: аларга җимлекләр эләләр.Чара барышында балалар башта  бергәләп җимлекләр ясадык, аларга азыклар салып элеп куйдык. Соңыннан табигатькә кошларның тавышларын, җырлавын тыңларга чыктык. Һәр кошның үзенә генә хас тавышы бар, тыңлагач, кайсы кошның җырлаганын белергә була. Балалар кышын да кошларга җим бирүләре турында сөйләделәр. Балалар шулай ук дусларыбыз турында кызыклы сорауларга һәм табышмакларга җавап бирделәр.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

1
апрель, 2023 ел
шимбә

Тиздән язгы каникуллар тәмамлану вакыты да килеп җитә. Балаларның ялларын кызыклы итеп оештыру өчен мәдәният йорты хезмәткәрләре күңелле уеннар һәм күңел ачулар, спорт ярышлары һәм конкурслар үткәрделәр. Һәр бала үзенә ошаган шөгыль сайлый һәм буш вакытын файдалы үткәрә алды. Балалар бик күп уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф алдылар.1 апрельдә Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен шахмат турниры оештырды. Шахмат ярышы-үз-үзеңне тота белү, логика, шулай ук вакыйгалар үсешен исәпләү осталыгы ярышлары. Балалар ярышларда бик теләп катнаштылар. Уеннар җылы, җиңел шартларда узды.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

31
март, 2023 ел
җомга

Көлке көне-1 апрельдә билгеләп үтелә торган  бәйрәм. 31 март көнне Олы Нырты авыл мәдәният йортында көлке һәм юмор көненә багышланган «Көлке кичәсе» узды. Бәйрәмгә балаларга кунакка күңелле клоун-Бантик килде. Ул үз кәефен күтәрү өчен балалардан кызыклы идеяләргә өйрәнде . Күңел ачулар, уеннар, биюләр, шаян аттракционнары белән балалрның күңеллләрен ачты.  Бәйрәмгә килгән балаларга  шатлыклы, җылы атмосферасы тудырды. Кичә барышында конкурслар да кызыклы формада үтте. Балалар куйган кызык скетчлар да нәни тамашачыларга бик ошады.. Елмаюлар диңгезе, шатлыклы хисләр барысы да бәйрәмнең уңышлы булуы турында сөйләде!

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

30
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

30 март көнне, Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, язгы каникул вакытында мәктәп укучылары өчен «Кошлар дөньясы – бик кызыклы» дигән темага викторина үткәрделәр. Бу чараның максаты- укучыларның экологик аң дәрәҗәсен күтәрү һәм аларның экологик культурасын формалаштыру. Әлеге  чара ярдәмендә, балалар үзләренең  кошлар турында белемнәрен арттырдылар . Кошларның гаҗәеп күптөрлелеге белән таныштылар, әйләнә-тирә мохиттә кошларның әһәмияте турында белделәр, Безнең якта кышлаучы, күчмә кошлар турында мәгълүмат бирделәр. Кошларны саклау һәм кышкы чорда җимлекләр кую турында сөйләделәр. Кошлар турында шигырьләр укыдылар, табышмакларга җавап эзләделәр. Үткәрелгән әңгәмәдән соң, балалар белән җимлекләргә җимнәр салдылар. Кошлар алар  -табигать матурлыгы. Язучылар, шагыйрьләр, музыкантлар өчен илһам чыганагы.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

28
март, 2023 ел
сишәмбе

   Яз − табигатьнең кышкы йокыдан уяну вакыты. Шулай булуга карамастан  яз – ул табигатьнең генә түгел, күңелнең, йөрәкнең дә уянуы. Бу вакытта яңа хисләр туа, булганнары яңара. 28 март көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен - "Язгы матур көннәрдә"исем астында  уен программасы үткәрделәр. Күңелле чарага балалар ял итү һәм күңел ачу өчен җыелды. Балалар яз билгеләрен, мәкальләр, әйтемнәр, шигырьләр, җырлар аша искэ төшерделәр.Язның елдагыга караганда иртәрәк килүе безны нык шатландырды. «Күчешле», «Күңелле бульдозерлар», «Язгы ат чабышлары» кебек хәрәкәтчән уеннар уйнадылар. Балалар тәкъдим ителгән конкурсларда актив катнаштылар. Алар бугенге чарада вакытны күңелле һәм кызыклы үткәрделәр,  узлэренэ күтәренке кәеф, уңай эмоцияләр, аралашу шатлыгы, яхшы кәеф алдылар.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

26
март, 2023 ел
якшәмбе

Халыкара театр көне-театр хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме, еш кына бу көнгә берничә тантаналы чаралар үткәрү матур гадәткә кергән. 26 март көнне  Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре мәктәп укучылары өчен Бөтендөнья Театр көненә багышланган «Театр кулисалары артында» дип исемләнгән  сәнгать сәгате үткәрделәр. Алар  балаларны театр тарихы һәм театрда булырга мөмкин булган  һөнәрләр белән таныштырдылар. Чара барышында балалар нинди театрлар барлыгын белделәр: драма, опера, курчак театрлары булуын ачыклап киттеләр.  Театрда нинди төп һөнәрләр барлыгын һәм «нинди театрлар була? " викторинасында катнаштылар., театр турында  табышмаклар чиштеләр.Драматурглар белән таныштылар.Драма , комедия әсәрләреннән өзекләр укыдылар. Әлеге  очрашу сәнгать дөньясына сәяхәт булды.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

25
март, 2023 ел
шимбә

Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында, милли бәйрәмнәргә һәм гореф-гадәтләргә, традицияләргә кызыксынуны үстерү максатыннан 25 марттта  Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре халык традицияләрен саклау йөзеннән мәктәп укучылары өчен-«Кич утыру» дигән фольклор бәйрәм үткәрделәр. Бәйрәмгә килгән балалар татар фольклоры жанрларының төрле булуын һәряклап исбат иттеләр. Алар мәкаль һәм әйтемнәрне, борынгы бишек җырларын искә төшерделәр, борынгы бабаларыбызның ничек яшәгәннәрен, нинди әкиятләр тыңлаганнарын, ничек киенгәннәрен һәм нәрсә уйнаганнарын белделәр. Татар җыры бөтен җирдә моңлы булуы  белән дан тота. Халкыбыз аны эштә, кырда, туйларда һәм утырмаларда җырлаган.Фольклор бәйрәм- бию, шаяру,  җыр-биюле уеннар  һәм күңел ачулар белән үрелеп барды. "Гөлбану "," Наза" уеннары , катнашучылар   башкарган җырлар һәркемнең күңеленә барып җитте. 

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International