7 июльдә Олы Нырты мәдәният йорты мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен "Җәйге болында" дигэн исем астында уен программасы үткәрделәр. Чарада катнашучылар катлаулы сорауларга җавап бирделәр. Барлык балалар да бирелгән барлык сорауларга актив җавап бирделәр, табышмакларга җавапларны тиз һәм оста атадылар. Бу көнне катнашучылар күп кенә табышмаклар белән таныштылар, игътибарлы, күзәтүчән булырга өйрәнделәр һәм үзләренең белемнәренә чын күңелдән шатландылар. Чара ахырында балалар өчен спорт ярышлары һәм уеннар оештырылды.