ЯҢАЛЫКЛАР


12
сентябрь, 2023 ел
сишәмбе

12 сентябрь көнне  Олы Нырты мәдәният йорты мәдәният хезмәткәрләре Олы Нырты башлангыч мәктәбе белән берлектә өлешчә мобилизация кысаларында махсус хәрби операция зонасына чакырылган , 2022 елның сентябреннән Украинада хәрби бурычларны үтәүче, ә хәзерге вакытта туган авылында кыска вакытлы ялга кайткан  Газизянов Рифнур  белән очрашу оештырдылар. .Очрашу "Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр"дәресе кысаларында узды. Бу дәрестә сугышчы солдатларның балалар хатларын бик көтүен, балалар хатларының сугышчан рухны бик нык күтәрүен сөйләде. Шулай ук көрәшче үзенең хезмәттәшләре турында сөйләде, алар белән ул бик горурлана, алар белән Ватанны яклау өчен янәшә торырга курыкмавын әйтте.Дәрес барышында   Рифнур Рифкат улы -укучыларга махсус операциянең мөһимлеге, әһәмияте, сугыш ситуацияләре, туган илгә һәм ватандашларга карата зур мәхәббәт, туганнарын һәм якыннарын яклау теләге, хезмәттәшләренең батырлыгы  турында сөйләде. Ул балалар белән яңадан исән-сау, җиңү белән кайткач очрашырга сүз бирде.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

2
сентябрь, 2023 ел
шимбә

Игелек-ул кешеләрнең бер-берсенә бәхет бирергә омтылышы. Әдәплелек-ул башкаларга синең белән рәхәтлек китерерлек итеп эш итү осталыгы. Әдәпле булыр өчен, сөйләмдә әдәпле сүзләрне ешрак кулланырга кирәк, алардан җылырак, шатлыклырак, күңелгә яктырак була. Чөнки сүздә зур көч ята. Әдәплелек нормаларын үзләштерү-балаларның әхлакый үсешенең бер өлеше. 2 сентябрь көнне Олы Нырты мәдәният йортында узган чара да, нәкъ менә шушы проблемага кагылышлы , Әлеге чараның максаты-җәмгыятьтә үз-үзеңне тотуның һәм бер-берең белән аралашуның этик нормаларын формалаштыру. Танып белү программасы барышында ,балалар  иң мөһим әхлакый кыйммәт турында уйланалар. Сорауларга җавап биргәндә, балалар «тылсымлы» сүзләрне һәм аларны нинди очракларда куллануларын искә төшерделәр. «Кирәкле сүзләрне куй» уенында катнашып , «тылсымлы» сүзләрдән әдәплелек йөрәген җыйдылар.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

1
сентябрь, 2023 ел
җомга

Укытучылар беркайчанда картаймыйлар, чөнки бу һөнәрдә иң мөһиме — осталык үзе түгел, ә мәхәббәт. Балаларга һәм аларның әти-әниләренә, хезмәттәшләренә һәм  иҗади чараларга, үз-үзеңә, кешеләргә һәм тормышка мәхәббәт. Көн саен балаларга карата үзеңнең җылы хисләренне бирүдән дә җиңелрәк һәм катлаулырак нәрсә бар соң?  Сезнең тәҗрибәгез һәм белемегез бик кыйммәтле! Без кадерле элекке укытучыларыбызны белем көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Кайчандыр безгә биргән белемегез, өйрәткән, тормышта дөрес юл күрсәткәнегез өчен рәхмәт. Сезгә ныклы бәхет, бетмәс-төкәнмәс сәламәтлек һәм иминлек телибез. Тирәбездә яшәүче кайбер кешеләрнең тормыш юлы соклану уята һәм үрнәк булып тора. Шундый шәхесләребез  - мактаулы укытучылар, үз эшенең ветераннары-Гаффарова М. М., Әхмәтова  Г.Р., Галимова Ф. В. һәм Сабитов М.М.  1 сентябрь - Белем көне уңаеннан Олы Нырты мәдәният йортының мәдәният хезмәткәрләре балалар белән бергә аларга янына килеп, бәйрәм белән котладылар һәм матур чәчәкләргә күмеп чиксез зур рәхмәтләрен  белдерделәр.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

31
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Россия үзенең бөтенлеге һәм иминлеге өчен тыныч була алуын күрсәтте, чөнки  ир-атлар аны яклау өчен фронтка әзерлек белән киттеләр.. Россиянең һәр гражданы сезгә чиксез рәхмәтле һәм сезне хөрмәт итә дип ышаныгыз. Сезнең өчен барысы да яхшы булсын, куркыныч сезне читләтеп үтсен! Лаеклы хезмәт итегез һәм исән-сау әйләнеп кайтыгыз!1 август көнне Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре Газизяновлар гаиләсендә булдылар. Аларның  улы бүгенге көндә махсус хәрби операөиядә катнаша . Нурзия апа безнең белән истәлекләре белән уртаклашты. Ул балаларга улының фотоларын күрсәтте, шулай ук армиядән җибәрелгән хатларын укыды. Хәзерге вакытта Рифнур Донецк шәһәрендә махсус хәрби операциядә катнаша. Улларын – чын Ватанны саклаучылар итеп  лаеклы тәрбияләгәннәре өчен, әниләргә ,рәхмәт сүзләре яңгырады.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

30 августта Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм "Яшьлек тугай" фольклор коллективы Татарстан Республикасы көненә багышланган "Милли моңнар Ватан син-Сабам" бәйрәмендә катнаштылар . Мәдәният хезмәткәрләре Саба халкы һәм  кунаклары өчен төрле мастер-класслар әзерләделәр. Ә фольклорлар коллективлар - барысын да татар милли киемнәрендә, җырлар һәм т халык уен коралларында уйнап , кунакларны каршы алды . Бәйрәмдә катнашучылар халкыбызның милли уеннарын уйнап ял иттелэр , төрле күргәзмәләр карап рухи байлыкларын арттырдылар. Бәйрәм чарасында шулай ук - “ Кичке уен” проектында җиңүчеләрне котладылар.Республика көне -райондашлар күңелендә матур истәлекләр генә  калдырды.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

29 август көнне  Язлы-Арташ  авыл клубында  Олы Нырты мәдәният йорты  һәм Олы Арташ  авыл клублары  белән берлектә Татарстан Республикасы көненә багышланган "Мин яратам сине  Татарстан " дип аталган  бәйрәм программасы үткәрелде. Чараны Олы Нырты мәдәният йорты мөдире Гаффарова Гөлназ ачты, ул авылдашларын бәйрәм белән котлады, тамашачыларга республикабызның чәчәк атуы турында сөйләде. Олы Арташ авыл клубы  мөдире Шакирова Гөлназ, үзешчән артистлар Гыймадиев Ренат, Хәлиев Илшат тамашачыларга иң яхшы җырлар бүләк иттеләр. Язлы-Арташ авыл клубы  мөдире "Наза", "Голбану", "Биш парлы"кебек халык уеннарын оештырды һәм тамашачыларны яшьлекләренә алып кайтты. Бәйрәм программасында иң яшь катнашучы Руфина Ибраһимова булды  Программаны "Мин яратам  сине, Татарстан"җыры белән тәмамладык.  Тамашачылар яхшы кәеф алдылар , артистларга    рәхмәтләрен  җиткерделәр  һәм иҗади уңышлар теләделәр.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

22
август, 2023 ел
сишәмбе

22 августта Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә . Милли символ буларак ак , зәңгәр һәм кызыл полотенадан   флаг сайланды. Шул вакыттан бирле безнең дәүләттә ел саен Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә . Бу бәйрәм уңаеннан,22 августа Олы Нырты  мәдәният йорты хезмәткәрләре ”Россия флагы-безнең горурлыгыбыз "дип исемләнгән шигырь бәйгесе  үткәрделәр.. Чара барышында балалар дәүләт символикасының билгеләнеше турында күзаллаулар алдылар һәм ныгыттылар, Ватаныбыз флагы төсләренең символик мәгънәсе турында белделәр, шулай ук Россия флагының барлыкка килү тарихын, флагның нинди төсе нәрсә аңлата икәнен белделәр. Чара барышында Россия һәм Дәүләт флагы турында шигырьләр яңгырады. Балалар бергәләп РФ гимныннан өзек башкардылар.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

20
август, 2023 ел
якшәмбе

Җәй белән дә саубуллашыр  вакыт килеп  җитте. Ул ахырына якынлашты, ләкин күп кенә күңелле хатирәләр калдырды. Җәй бик тиз үтеп китте, Җәй кыска булды дип , моңсуланып тормыйбыз .Бу вакыт төрле чаралар һәм ярышлар белән баетылды. Соңгы җәйнең җылы көннәрдә,20 авгутта Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре җәй белән  саубуллашу бәйрәмен үткәрделәр. Балалар янына кунакка Җәй үзе килде, ул алар белән хәрәкәтле уеннар уйнады һәм күңелле ярышлар үткәрде Анда балалар үзләренең уңышларын, көчләрен күрсәтә алдылар. Балалар күңелле җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, җәй көне ниләр белән шөгыльләнүләре турында сөйләделәр. Күңелле уеннар уйнадык. Бәйрәм ахырында җәй балаларга истәлекле сувенирлар тапшырды.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

18
август, 2023 ел
җомга

Август уңыш җыю вакыты һәм традиция буенча урып-җыю вакытында мәдәният хезмәткәрләре  авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең көнкүрешен төрлеләндерү, бизәү максатыннан басуларга, амбарга, фермага концерт номерлары белән киләләр. 18 августта Олы Нырты мәдәният йорты,Олы Арташ һәм Язлы Арташ авыл клубы хезмәткәрләре «Юлдаш булсын җырларыбыз хезмәт юлыгызда»  дигән концерт программасы белән СХП «Нырты» һәм шулай ук КФХ «Зиятдинов Р.Г” фермасында  эшләүче терлекчеләр алдында чыгыш ясадылар. Агитбригада чыгышы зур кызыксыну белән каршы алына. Күңелле җырлар, җиңел булмаган хезмәтләре өчен авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә рзхмәт сүзе булып яңгырый. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре мәдәният хезмәткәрләренә күңелле ял минутлары өчен рәхмәт белдерделәр.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

16
август, 2023 ел
чәршәмбе

Чәчәкләргә игътибар итегез. Алар нинди төрле, ләкин һәрберсе үзенчәлекле! Чәчәкләре якты, хуш исле үсемлекләр, кыргый һәм декоратив, беркемне дә битараф калдырмый. Табышмакларны чишүдә күнегүләр ясау, акыллылык, кызыксынучанлык үстерү максатыннан, 16 августта Олы Нырты мәдәният йорты мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен «Чәчәкләрне таныйсыңмы?» викторинасын үткәрәләр. Бу викторина балаларны чәчәк исемнәре белән искә төшерү яки таныштыру өчен бик яхшы. Чәчәкләрне табу бик күңелле һәм шатлыклы, бу матур үсемлекләрнең барлык исемнәрен белергә һәм вакытны файдалы үткәрергә мөмкин. Балалар викторина сорауларына бик теләп җавап бирделәр, чәчәкләрнең исемнәрен истә калдырдылар. Уен кызларга бик ошады, чөнки алар бу матур чәчәкләрне, төрле төсләрне һәм формаларны яраталар.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International