1 Май-Яз һәм Хезмәт бәйрәме-илебездә иң яраткан язгы бәйрәмнәрнең берсе. Беренче Май безнең өчен күптәннән бердәмлек һәм хезмәткә хөрмәт символы булды. Бу бәйрәм белән безгә күптән көтелгән яз килә, һәм аның белән бергә искиткеч кәеф. 29 апрельдә Олы Нырты мәдәният йортында балалар катнашында авыл халкы өчен «Күңел җылысы» дигән бәйрәм концерты узды. Балалар үзләренең яраткан җырларын җырладылар, биеделәр, танылган язучыларның шигырьләрен укыдылар. Бәйрәмдә катнашучыларның һәм кунакларның барысы да канәгать калды. Концерт тамашачыларга бары тик уңай тәссирләр генә бүләк итте
1986 елның 26 апрелендә кешелек тарихында иң куркыныч һәлакәт була. Фаҗига турындагы хәтер халык күңелендә төзәлмәслек яра булып калачак. Чернобыль АЭС авариясен ликвидацияләүчеләрнең батырлыгы беркайчан да онытылмаячак. Шул уңайдан 25 апрель көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре «Чернобыль-афәте» дигән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Клуб хезмәткәрлзре катнашучыларга 1986 елның 26-27 апрель төнендә булган вакыйгалар турында сөйләде. Чараның максаты булып үсеп килүче буында җиребездә кабат Чернобыль кабатланмасын өчен фаҗигале көннәр турында хәтерне саклау иде
Милли мәдәниятләр гореф –гадәтләр елы кысаларында, бөек татар шагыйре Г. Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан, 23 апрель көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Габдулла Тукай урамында "Мәңге яши Тукай күңелләрдә " дип исемләнгән чара үткәрделәр. Төрле конкурслар, җырлар башкарылды, бөек татар шагыйре әсәрләре укылды. Чарада Г. Тукай урамында яшәүчеләр катнашты. Бәйрәмгә әкият геройлары: Шүрәле, Су анасы, Акбай, Кәжә белән Сарык килде. Алар балалар белән төрле уеннар уйнадылар. Бу чара Г. Тукай иҗатына багышланып, балаларның уку культурасын күтәрүгә юнәлдерелгән иде. Аның әсәрләре аша бүгенге көндәге күп кенә сорауларга да җавап табарга мөмкин. Бөек шагыйребезнең иҗаты -халкыбыз күңелендә мәңге сакланыр
Чишмәлэр белэн танышу, аларнын кайда, ничек килеп чыгуларын анлату, чишмәләрнең табигый байлык икәнлеген, изге жир булуын төшендеру, табигатькә сакчыл караш уяту максаты белән, 22 апрель көнне Олы – Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән берлектә «Актым» чишмәсенэ сәяхәт оештырдылар.Балалар чишмә янындагы тирә якны чупләрдэн арындырдылар, тәмле суыннан авыз иттеләр
Яз-хыяллар, илһам һәм, әлбәттә, иҗат вакыты! Яз шулкадәр матур ки, аның турында дәшми калырга ярамый. Әлбәттә, барысы да язны ярата. Яз-яңа тормышның башы, ул елмаю, матурлык, кояш һәм фантазия вакыты!.16 апрельдә Олы Нырты авыл мәдәният йортында балалар аудиториясе өчен «Яз-елмаеп дөнья җылыта»дигән рәсем конкурсы узды. Үз эшләрендә балалар кәгазь битендә төсле карандашлар һәм фломастерлар, краскалар ярдәмендә яз турында үз фикерләрен белдерделәр. Балалар рәсем конкурсына иҗади карадылар, язгы кәефләрен чагылдырып, рәсем аша үзләренең барлык хисләрен, тирә-юнь дөньясын күрүләрен белдерергә тырышып, шул ук вакытта иҗатның шатлыгын танып, якты һәм төсле рәсемнәр ясадылар.
15 апрельдә Иштуган мәдәният йортында Олы Нырты һәм Олы Арташ авылларының үзешчән артистлары һәм мәдәният хезмәткәрләре катнашында "Язгы моңнар" концерты узды. Программада язга һәм мәхәббәткә багышланган шигырьләр яңгырады. Иң яхшы җырчылар халык, заманча һәм ретро җырларын башкардылар, тамашачыларны яшь артистлар башкаруындагы биюләр сокландырды. Юмористик күренешләрдә авыл халкының тормышында булган хәлләр һәм буыннар арасындагы мөнәсәбәтләр чагылдырылган. Концерт бер генә тамашачыны да битараф калдырмады, һәркайсы үзендә җылылык һәм шатлык кисәкчәсен алып китте.
14 апрельдә Олы Нырты мәдәният йорты мәдәният хезмәткәрләре төрле клуб берләшмәләренең актив әгъзалары өчен район мәдәният йортына мәдәният хезмәткәрләренең балалары катнашында «Балалы шоу» дигән зур концертка култьпоход оештырдылар. Әлеге чараның максаты-мәдәният хезмәткәрләренең гомуммилли мирасны торгызуга керткән өлешләрен саклау, илнең мәдәни байлыгын саклау һәм арттыру. Программада 80нән артык бала катнашты. Барлык юнәлешләр дә тәкъдим ителде (вокал, хореография, нәфис сүз, инструменталь башкару). Шулай ук «Яшьлек», «Асылташ», «Бэллур» коллективлары һәм соло башкаручылар катнашты. Концерт якты чыгышлар белән истә калды һәм барлык катнашучыларга да искиткеч кәеф бүләк итте.
12 апрельдә Олы Нырты авыл мәдәният йортында Саба районы умартачылары өчен район семинар-киңәшмәсе узды .Сәламләү сүзе белән Саба районы авыл хуҗалыгы белгече консультант Илшат Нурмиев чыгыш ясады. Киңәшмә барышында РТВО начальнигы урынбасары Павлов С.В., ИНН ның биотехнология белгече Ибатуллина Р. Умартачылык буенча чыгышлар ясадылар.Киңәшмә барышында Россельхозценр агрономы Габдрахманов А. район умартачылары, авыл хуҗалыгы агрономнары чыгыш ясады. Нурмиев И.Н. умартачылыкның безнең районда торышы турында кыскача сөйләде. Шуннан соң семинарда катнашучылар түгәрәк өстәл артында умартачылыкның актуаль проблемалары турында фикер алыштылар. Чөнки мондый семинарлар районда умартачылыкны үстерүгә, тармакта белем бирү эшчәнлеген координацияләүгә, умартачылык белән шөгыльләнүче төрле милек формасындагы хуҗалык итүче субъектларга консультатив ярдәм күрсәтүгә булышлык итә.
12 апрель-Бөтендөнья космонавтика көне, ул кешенең космоска беренче очышын билгеләп үтү өчен билгеләнгән. Бу көн хөрмәтенә 11 апрельдә Олы Нырты мәдәният йортында балалар өчен «Космоска юл»дигән танып белү чарасы оештырылды. Кешенең Җир тирәли беренче очышы Безнең Ватаныбыз өчен генә түгел, ә гомумән бөтен кешелек өчен мөһим вакыйга. Ул космос турында хыялланырга гына түгел, ә һавасыз киңлектә очарга мөмкинлек бирде. Башта балалар тарихи фактлар, Ватан космонавтикасы үсеше тарихы белән таныштылар. Аннары алар «Космос»темасына рәсем ясадылар. ... Аннары балалар «ачык космоска чыгу», «чит планета кешесе портреты», «шифрланган хат», «хәрефләрдә яшеренгән сүзләр», «сүз-өертүләр» конкурсларында катнаштылар. Чара ахырында мәктәп укучылары белән бергә Космонавтика көненә багышланган стена газетасы чыгарылды
Сәламәтлек һәм сөйкемлелек-табигать биргән бүләк кенә түгел, ә үзең турында көндәлек кайгырту һәм зур тырышлык та таләп итә. Еллар узган саен үзеңнең матурлыгыңны саклап калу авыррак, шуңа күрә яшьтән үк үзеңне карарга өйрәнү бик мөһим. Сүз дә юк, гүзәл затларның һәрберсе үз белемнәренә ия һәм үзләрен яхшы формада тотарга ярдәм итүче матурлык һәм сәламәтлек серләрен саклый. Ничек матур булырга-мондый сорау һәр хатын-кызны борчый. Шуңа күрә, 9 апрель көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре яшьләр өчен« Матур буласым килә »дип исемләнгән мастер класс оештырдылар. Башта без сәламәт яшәү рәвеше турында әңгәмә уздырдык, заманча косметологлар куллана торган осталарыбыздан иң яхшы киңәшләр җыярга булдык