ЯҢАЛЫКЛАР


4
октябрь, 2023 ел
чәршәмбе

    4 октябрь көнне Олы Нырты мәдәният йорты, Язлы Арташ авыл клубы хезмәткәрләре авыл үзәшчәннәре белән берлектә “Чын йөрәктән “дип исемләнгән концерт программасы белән Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында чыгыш ясадылар. Монда тәрбияләнүче өлкәннәрнең күңелләрен күреп матур җырлар, дәртле биюлэр башкардылар.Картлар йортында тәрбияләнүчеләр үзләре дә безгә һәм алар өчен уңай шартлар тудыручыларга   рәхмәтләрен җиткерделәр.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

3
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

3 октябрь көнне Олы Арташ авыл клубында, өлкәннәр көне уңаеннан-"Бер җылы сүз җитә күңелгә" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе булып узды.Бәйрәмгә төрле олкәләрдә эшләп, лаеклы ялга чыккан өлкәннәр җыелган иде.Аларнын гомер юллары төрле елларга туры килгән. Тормышның ачысын- төчесен татыган өлкәннәребез- зур ихтирамга, хөрмәткә лаек кешелэр. Олы Нырты мәдәният йорты, Язлы Арташ авыл клубы мәдәният хезмәткәрләре әлеге чарага  зурлап әзерләнделэр. Авыл җирлеге башлыгы Агълямзянов А.Р. ның чыгышы, Олы Арташ төп мәктәбе укучыларның- әбиләрен бәйрәм белән котлап ,матур җырлар, биюләр башкаруы бәйрәмне тагын да бизәп җибәрде.  Өлкәннәр үзләре дә әлеге бәйрәмгә җырлар, биюләр, шигырьләр әзерләп алып килгәннәр. Бүгенге бәйрәмдә, аларның мәдәният- сәнгатькә гашыйк кешелэр булулары, тагын бер кат исбатланды.Бүгендә яшьләрчә җитез, үрнәк алар безнең буын өчен. Бәйрәм чәй табыны артында, татар халкыбызның яраткан җырларын жырлап ,бер- берләре белән күрешеп- сөйләшеп, күңел ачулар белән үрелеп барды. Бәйрәм барышында,бүгенге көндә уллары махсус операциядә катнашучы егетләребезнең әниләре дә хөрмәтләнде. Өлкәннәребез әлеге бәйрәмне оештыручыларга изге теләкләрен җиткерделәр. Илләребезнең тыныч, күкләребезнең аяз булуын теләделәр.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

1
октябрь, 2023 ел
якшәмбе

Көз җитте аның белән өлкәннәр өчен бәйрәм килде. Өлкәннәр көне уңаеннан 1 октябрь көнне Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре  хөрмәтле пенсионерларыбызны һәм коллегаларыбызны бәйрәм белән котладылар, аларга кечкенә бүләкләр тапшырдылар. Өлкәннәр көне-әти-әниләребез, әби-бабаларыбызның саф якты бәйрәме. Бу бәйрәм җәмгыятькә генә түгел, туганнарына да, янәшәдә кайгыртучанлык һәм игътибар таләп итүче кешеләр яшәвен искә төшерә. Бу көнне үткәрелә торган бәйрәм чаралары ветераннарга чын күңелдән ял итәргә, аралашырга, ялгызлыкны җиңәргә мөмкинлек бирә.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

30
сентябрь, 2023 ел
шимбә

  30 сентябрь көнне Олы Нырты  авылы мәдәният йортында, китапханә белән берлектә өлкәннәр көненә багышланган- «Сезнең йөрәк әле һаман яшь» дип исемләнгэн бәйрәм кичәсе булып узды. Өлкән яшьтәге апа – абыйларыбызны Олы  Нырты башлангыч мәктәбе укучы яшь талантларыбыз котлады. Укучылар  башкаруындагы дәртле биюләр, матур эчтәлекле җырлар, өлкәннәребез хөрмәтенэ әзерлэнгән иң матур буләкләрнең берсе иде. Кичә барышында ак яулыклы апаларыбыз үзләре дә бик актив булып, төрле кызыклы конкурсларда катнаштылар, кушылып җырлап утырдылар. Соңыннан кичә чәй табыны янында дәвам итте. 

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

24
сентябрь, 2023 ел
якшәмбе

Менә көз җитте, Коз җитүен без төрле төстәге яфраклар коела башлау белән үк таныйбыз. Кызыл, сары, көрән, алтынсу төстәге яфраклар җиргә коела. Сап-сары  яссы келәм булып, алар җиргә яталар. 24 сентябрьдә Олы Нырты мәдәният йорты мәдәният хезмәткәрләре «Көзге патшалыкка сәяхәт» экскурсиясен үткәрделәр.  Балалар  елның бу искиткеч матур, мавыктыргыч вакытын  сәяхәт барышында күзәттеләр.  Чара барышында көзге табигатьтә соңгы атнада нәрсә үзгәргәнен күзәттеләр. Балалар көз билгеләре, аяк астындашаулаган  сары яфраклар тавышын хозурланып тыңладылар.. Балалар көз билгеләре турында   кызыклы мәгьлүматләр  белделәр, мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр.

Тэги: Больше-Ныртинский СДК

23
сентябрь, 2023 ел
шимбә

22 сентябрьдә Олы Нырты мәдәният йорты мәдәният хезмәткәрләре "Кабак бәйрәме - 2023"район иҗат фестивалендә катнаштылар. Бәйрәм  Сабаның үзәк мәйданында узды, анда оешмалар һәм учреждениеләр, мәгариф һәм мәдәният бүлекләре күргәзмәләр, композицияләр, кабак һәм көз темасына фотозоналар, шулай ук агитбригаданың иҗади номерлары һәм чыгышлары оештырылган иде. Мәдәният йорты  хезмәткәрләре көзге парк формасындагы фотозона һәм "Кабакбай " композициясен тәкъдим иттеләр, кабатан белән тутырылып кыздырылган каз,  кабактан пирожкалар һәм тәмле бэлеш әзерләделәр. Агитбригада чыгышлары номинациясендә коллектив иҗади якын килү һәм актив катнашкан өчен грамота һәм акчалата бүләк белән бүләкләнде, композиция номинациясендә 3 урынны , ә иң тәмле ризык өчен 1 урынны алды.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

17
сентябрь, 2023 ел
якшәмбе

17 сентябрь көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре көзге урманда «Сары яфраклар кәефе " дип исемләнгән уен программасы үткәрделәр. Көз-искиткеч вакыт! Бу - «күзләр камашырлык матурлыкта », иртәнге салкынлык та, төрле төстәге яфраклар да. Көзге пейзажлар таң калдыра. Һәркемгә матур итеп яктыртылган урман белән сокланасы, аяк астына төшә торган яфраклар белән шыгырдатасы, яуган яфраклардан чәчәк бәйләмнәре җыясы, коелган яфраклардан көзге һаваның сафлыгын сулыйсы килә. Менә балалар да мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә көзге урманга экскурсия ясадылар. Табигатьнең гаҗәеп дөньясына кереп, балалар үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искә төшерделәр: шаярырга, чүпләргә, ботакларны сындырырга ярамый. Аннан соң үсемлекләр һәм хайваннар турында табышмаклар чиштеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр, көз билгеләрен искә төшерделәр. Эх, көзге матурлык искиткеч  яхшы! Бу чара балаларда күпме соклану һәм шатлык хисе китерде!

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

12
сентябрь, 2023 ел
сишәмбе

10 сентябрьдә Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре "Көзнең якты төсләре"дигән темага рәсем конкурсы үткәрделәр. Бүген без, яшь рәссамнар кебек, көзге кәефебезне уртаклашырга һәм көзге табигать турында сөйләргә тырыштык. Балалар үзләренең фантазияләрен күрсәттеләр, сәләтләрен ачтылар һәм торле төслэр ярдэмендэ  көзге табигатьнең матурлыгын күрсәттеләр. Балалар көз аенын матурлыгын төрле ысуллар аша кэгазь битлэренэ дэ тошерделэр. Көзге рәсемнәр төрле, чөнки балалар идеялары һәм фантазияләре чикләрне белми.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

12 сентябрь көнне  Олы Нырты мәдәният йорты мәдәният хезмәткәрләре Олы Нырты башлангыч мәктәбе белән берлектә өлешчә мобилизация кысаларында махсус хәрби операция зонасына чакырылган , 2022 елның сентябреннән Украинада хәрби бурычларны үтәүче, ә хәзерге вакытта туган авылында кыска вакытлы ялга кайткан  Газизянов Рифнур  белән очрашу оештырдылар. .Очрашу "Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр"дәресе кысаларында узды. Бу дәрестә сугышчы солдатларның балалар хатларын бик көтүен, балалар хатларының сугышчан рухны бик нык күтәрүен сөйләде. Шулай ук көрәшче үзенең хезмәттәшләре турында сөйләде, алар белән ул бик горурлана, алар белән Ватанны яклау өчен янәшә торырга курыкмавын әйтте.Дәрес барышында   Рифнур Рифкат улы -укучыларга махсус операциянең мөһимлеге, әһәмияте, сугыш ситуацияләре, туган илгә һәм ватандашларга карата зур мәхәббәт, туганнарын һәм якыннарын яклау теләге, хезмәттәшләренең батырлыгы  турында сөйләде. Ул балалар белән яңадан исән-сау, җиңү белән кайткач очрашырга сүз бирде.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

2
сентябрь, 2023 ел
шимбә

Игелек-ул кешеләрнең бер-берсенә бәхет бирергә омтылышы. Әдәплелек-ул башкаларга синең белән рәхәтлек китерерлек итеп эш итү осталыгы. Әдәпле булыр өчен, сөйләмдә әдәпле сүзләрне ешрак кулланырга кирәк, алардан җылырак, шатлыклырак, күңелгә яктырак була. Чөнки сүздә зур көч ята. Әдәплелек нормаларын үзләштерү-балаларның әхлакый үсешенең бер өлеше. 2 сентябрь көнне Олы Нырты мәдәният йортында узган чара да, нәкъ менә шушы проблемага кагылышлы , Әлеге чараның максаты-җәмгыятьтә үз-үзеңне тотуның һәм бер-берең белән аралашуның этик нормаларын формалаштыру. Танып белү программасы барышында ,балалар  иң мөһим әхлакый кыйммәт турында уйланалар. Сорауларга җавап биргәндә, балалар «тылсымлы» сүзләрне һәм аларны нинди очракларда куллануларын искә төшерделәр. «Кирәкле сүзләрне куй» уенында катнашып , «тылсымлы» сүзләрдән әдәплелек йөрәген җыйдылар.

Тэги: Олы Нырты авыл мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International