1 ноябрь көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре «Күңелле каникуллар" проекты кысаларында балалар өчен «Кулга кул тотынышып»дип исемләнгән танып белү программасы үткәрделәр. Чараның беренче өлешендә бердәмлек көненә багышланган викторина үткәрелде. Викторина барышында балалар төрле сорауларга җавап бирделәр, дуслык һәм бердәмлек турында әңгәмә кордылар, Россиядә яшәүче халыклар турында белемнәре белән уртаклаштылар. Чараның икенче өлешендә уеннар үткәрелде. Балалар зур теләк һәм кызыксыну белән уеннарда катнаштылар. Халыклар бердәмлеге көне -россиялеләр өчен мөһим, чөнки бары тик халыкның бердәмлеге нәтиҗәсендә генә безнең ил күпмилләтле,тату, бердәм булды.
29 октябрь көнне Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре көзге бал – «Көзге сөйкемлелек» бәйрәмен оештырдылар һәм үткәрделәр. Клуб фойесында Көзге тематикага рәсем күргәзмәсе һәм «Көзге яшелчәләр парады»күргәзмәсе оештырылды. «Көзнең якты төсләре»уен программасы үткәрелде. Балалар көзге патшабикә титулы өчен төрле көзге конкурсларда һәм уеннарда көч сынаштылар. Бик күп кызыклы бәйгеләр, уеннар уздырылды һәм, әлбәттә, көзге табышмаклар, мәкальләр һәм шаяру викториналарыннан башка булмады. Көзге бал бик күңелле, кызыклы булды! Барысы да яхшы кәеф, кутәренке күңел белән таралыштылар.
25 октябрь көнне Иске Икшермә мәдәният йортында "2023 ел-укытучы һәм остаз" елы уңаеннан - "Учитель - наставник и друг" дигән шигырь сөйләучеләр бәйгесе узды. Әлеге конкурста Олы Нырты мәдәният йортыннан "Серле каләм" клуб берләшмәсенә йөруче- Гаффаров И.катнашты. Ул 1 урынга лаек булып, оештыручылар тарафыннан лауреат дипломы һәм акчалата приз белән бүләкләнде. Әлеге конкурска иҗади якын килеп, тиешле югарылыкта оештырган мәдәният йорты мөдире Ахметзянова Г.Ф.зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
Комсомол оешма гына түгел, бу өч буын тормышы, бу безнең дәүләт тарихында тулы бер чор. 24 октябрьдә Олы Нырты авыл мәдәният йортында комсомолның туган көненә багышланган «Комсомол-минем яшьлегем» дигән очрашу узды. Чара тарихи экскурсиядән башланды. Алып баручы җыелган яшьләргә СССРда иң зур яшьләр оешмасы турында сөйләде, аның үз гимны, үз флагы һәм хәтта үз орденнары булганын әйтеп китте. Очрашуда катнашучылар үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар. Фотоларны, комсомол яшьлеге чорындагы комсомол билетлары турында сөйләделәр. Шулай ук комсомолны хәтерләүче кешеләр үзләренең күңелле вакыйгалары турында искә алдылар.. Алар барлык җыелганнарга шул матур вакыт, гореф-гадәтләр турында сөйләделәр. Яшь катнашучыларга үткәннең матур дөньясына сәяхәт оештырдылар.
Мультфильмнар һәм әкиятләр - тылсымлы дөнья, ул балага үсәргә, фантазияләргә, геройларга теләктәшлек күрсәтергә, дуслыкка һәм игелеккә өйрәтергә ярдәм итә. 22 октябрьдә Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен «Мультфильмнарның тылсымлы дөньясы» рәсем конкурсы үткәрделәр. Рәсем ясау баланы сабырлыкка, игътибарлылыкка, тырышлыкка өйрәтә. Рәсемнәр бик кызыклы һәм төрле булып чыкты. Шулай ук мультфильмнар буенча викторина уздырылды, анда балалар актив катнаштылар. Алар яраткан геройлары турында табышмаклар чиштеләр, мультфильм исемнәрен искә төшерделәр һәм чара мультфильм карау белән тәмамланды. Барлык катнашучылар да татлы призлар алды.
21 октябрьдә Олы Нырты мәдәният йортында "Җанлы сүз"дигән исем астында шигырь конкурсы узды. Бу үзең сайлаган темага шигырьләрне яттан яки матур итеп уку буенча үзара ярышу чарасы. Конкурста катнашучы балаларның танып белү, сәнгатле сөйләм үсешен булдыру максаты куелгван иде. Балалар китаптан иҗади уку, яттан сөйләү ,артистлык күнекмәләре кебек сыйфатларны үзләштерделәр.. Балалар конкурска барысы да җитди әзерләнделәр, үзләренең осталыкларын һәм оригиналь башкаруларын күрсәтеп, искиткеч чыгыш ясадылар. Мондый конкурслар ярдәмендә балалар үзләрен сәхнәдә иреклерәк тотарга, халык алдында чыгыш ясаудан курыкмаска өйрәнәләр.
Мәктәп укучыларында наркоманиягә тискәре мөнәсәбәт формалаштыру, наркомания - куркыныч авыру икәнен аңлату максатыннан, 18 октябрьдә көнне мәдәният хезмәткәрләре профилактик әңгәмә үткәрделәр . Балаларга наркотикларның үсеп килүче организмга зарарлы йогынтысы, наркотикларның акрын үлем, җәмгыятьнең мондый кешедән баш тартуы, кешелекнең бу һәлакәткә карата тискәре фикер йөртүе турында сөйләде. Балалар наркотикларның зыяны турында сөйләшүне кызыксынып тыңладылар. Чара наркоманиягә тискәре мөнәсәбәт формалаштыруга, үз сәламәтлегенә җаваплы карарга һәм наркотикларны куллануның теләсә нинди формаларыннан баш тартырга кирэклеген аңларга ярдәм итте.Чара ахырында баларга “Наркомания замана афәте” дигән буклетлар таратылды.
30 октябрь илебездә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Россия тарихында җан өшетерлек вакыйга булып уелып калган репрессия еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана. Күпме кеше гөнаһсызга рәнҗетелеп, төрле җинаятьләрдә гаепләнеп, туган якларыннан куылган, физик һәм рухи яктан юк ителгән. “Халык дошманы”, тамга аларга тыныч яшәргә ирек бирмәгән, һәркөнне җәберләүләргә дучар итеп торган. Нахакка гаепләүләр күпме кешенең гомерен вакытыннан алда алып киткән, күпмесенең йөрәген, җанын әрнеткән, әби-бабалары нигезен, туфрагын соңгы сулышларына кадәр сагындырып яшәткән. Шул уңайдан, 15 октябрь көнне Олы Нырты авыл мәдәният йортында-«Татар язучылары – сәяси репрессия корбаннары» исемле репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелде. Әлеге чара барышында ,реприссия корбаны булган татар язучылары турында тирән эчтәлекле мәгълүмат бирелде , бу елларның фаҗигасе турында сөйләнелде. Чара татар шагыйре Хәсән Туфанның “Кайсыгызның кулы җылы?” дип исемләнгән шигырен укып, бай эчтәлекле презентация карау белән төгәлләнде.
14 октябрь көнне Олы Нырты авыл мәдәният йортында бильярд уенын яратучылар арасында рус бильярды буенча команда турниры үткәрелде. Һәвәскәр турнир-чын уенның нәрсә икәнен сизү, башка уенчыларның сәләтләре белән чагыштырганда үз сәләтләрен бәяләү өчен иң яхшы мөмкинлек. Башта катнашучыларга бильярд уенының барлыкка килү тарихы, аның төрләре, уен кагыйдәләре турында сөйләнелде. Турнир кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Катнашучылар күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф алдылар. Киеренке көрәштә җиңүчеләр билгеләнде.
«Милләт яме-йола, бәйрәмнәрдә» фестиваль-конкурсы Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышлана һәм Саба муниципаль районы предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләре һәм авыл җирлекләре коллективлары арасында үткәрелә. Һәр коллектив традицион-халык йолаларының театральләштерелгән куелышын күрсәтә.7 октябрь көнне Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре «Солдат озату»халык йоласының театраль куелышы белән чыгыш ясады. Фестиваль-конкурс Килдебәк мәдәният йортында узды. Мондый традицияләр безгә бер-беребезгә карата ихтирамлы һәм игелекле булырга, туган телебезгә, милләтебезгә мәхәббәт тәрбияләргә кирәклеген искәртә.