Мастер-класс «8 март көне белән!”

2024 елның 9 марты, шимбә

3 март көнне  Олы Нырты мәдәният йортында 8 Март  бәйрәменә  котлау открыткасы ясау буенча мастер-класс узды, анда төрле яшьтәге балалар катнашты.  Язның җылы матур бер  көнендә, без кешелекнең иң матур затлары -хатын-кызлар  бәйрәмен билгеләп үтәбез. Бәйрәм күңелле сюрпризларсыз үтми.. Бүләккә иң яхшы өстәмә үз кулларың белән ясалган открытка булып тора.Яраткан әниләр һәм әбиләр өчен искиткеч бүләк ул, чөнки ул үзендә  җылылык ,мәхәббәт тамчысын саклый.. Мондый открытканы алу икеләтә рәхәтлек бирә. Балалар зур кызыксыну белән котлау открыткасы ясадылар.  Аларга җылы теләкләр һәм котлаулар яздылар. Открыткалар  якты, төсле килеп чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International