Изге Вәли Көне-Гашыйклар бәйрәме. Ул ел саен 14 февральдә билгеләп үтелә. Бу бәйрәм көнне яраткан һәм кадерле кешеләргә чәчәкләр, кәнфитләр, уенчыклар, мәхәббәт сүзләре , теләкләр язылган открыткалар - валентинкалар бүләк итә. Изге Вәли көне-чит илләрдән килгән бәйрәм. Аны безнең илдә чагыштырмача күптән түгел генә билгеләп үтә башладылар. Язучыларыбыз әйткәнчә "Мәхәббәт -ул үзе иске нәрсә, һәрбер йөрәк аны яңгарта”. Шуңа күрә Изге Вәли көнен беренче мәхәббәтләрен каршыларга хыялланучы яшьләр дә, өлкәннәр дә — күптәннән үзләренең икенче яртысын тапкан кешеләр дә билгеләп үтә. Шул уңайдан, 10 февраль көнне Язлы Арташ авыл клубында, Олы Нырты авыл мәдәният йорты һәм Чәбия Чүрчи авыл клубы хезмәткәрләре катнашында «Мәхәббәт ул серле дөнья». дип исемләнгән уен программасы үткәрелде. Гаилә елы уңаеннан оештырылган бәйрәм кичәсендә катнашучы гаиләләр төрле кызыклы уеннарда катнашып, күтәренке кәеф алдылар һәм истәлекле бүләкләр белән котланылдылар.
Балачактан ук без Пушкин дигән бөек шагыребезне белеп, ишетеп үсәбез. Аның әсәрләре -безне тугры дуслар табарга , кешедә матур һәм кадерле сыйфатларны тәрбияләргә булыша. Пушкин рус шигъриятенең сандугачы . 4 февральдә Олы Нырта мәдәният йортында А.С. Пушкинны искә алу көненә «Рус шигърияте сандугачы» дигән исем астында шигърият сәгате узды. Чара башында, инде күп еллар рус теле һәм әдәбияты укытучысы Сания Миңнегалиева, бөек рус шагыйре А.С. Пушкинның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Укучылар шигырьләр җыентыгыннан шагыйрьнең шигырләрен укып анализ ясадылар. Еллар узган саен бөек язучынын шигьри кыйммәтләре арта гына бара.Без мәдәният йорты хезмәткәрләре- балаларда шигьрияткә карата мәхәббәт хисләре тәрбияләп, аларны рухи яктан үстерергә бурычлыбыз.
3 февраль көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен «Кыш көне күңелле» исемле уен программасы үткәрделәр. Барлык балалар да күңел ачу, уйнау өчен җыелдылар. Өстәвенә, һава торышы бик җылы булды. Балалар рәхәтләнеп уйнадылар, Кыш бабайга без салкыннардан курыкмыйбыз, дип исбатладылар. Балалар тизлектә, көчтә, чыдамлылыкта, җитезлектә һәм зирәклектә ярыштылар. Катнашучыларга йөгерү, сикерүләр бик кызык булды, анда алар үзләренең спорт күнекмәләрен күрсәтә алдылар. Соңыннан барысы да кышны озату турында табышмаклар чиштеләр. Чараны карда хәзинә эзләү белән төгәлләделәр.
Сталинград өчен барган сугышнын тарихи әһәмияте бик зур була. 1942 елнын 17 июлендэ башланган сугыш 200 көн дәвам итеп, 1943 елнын 2 февралендә совет гаскарләренен җиңүе белән тәмамлана. Бу көн хөрмәтенә, 2 февральдә Олы Нырты мәдәният йортында "Сталинградның кайнар карлары"дигән әңгәмә уздырылды. Катнашучылар Сталинград сугышының оборона этабы, совет халкының фашизмга каршы көрәштә ныклыгы һәм батырлыгы турында тарихи фактлар ишеттеләр. Әңгәмә барышында шушы датага багышлап эшләнгән буклетлар, тарихи истәлекләр кулланылды. Соңыннан шәмнәр кабызылды, һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның барысын бер минут тынлык белән искә алдылар.
1 февральдә Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен "Кыш турында күңелле викторина" үткәрделәр. Чара башында балалар кышкы тематикадагы әкиятләрне, хикәяләрне һәм шигырьләрне искә төшерделәр. Аннары ребусларны чиштеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр, кышкы табигать күренешләре турында зур кызыксыну белән табышмаклар чиштеләр. Катнашучыларның һәрберсе викторинада теләп катнашып, үз белемнәрен күрсәтте. Кыш турында күңелле викторина яхшы кәефкә, яхшы елмаюга һәм уңай уйларга ярдәм итә! Дөрес җаваплар өчен барысы да татлы бүләкләр алды.
Чарада катнашучылар Бөек урта гасыр шагыйре Кул Гали биографиясе, аның әдәби иҗаты белән таныштылар. Кул Гали төрки әдәбиятның күренекле вәкиле һәм «кысса һәм Йосыф»әсәренең авторы. Әдәбият-бөек кешеләр гасырлар дәвамында эз калдырган берничә өлкәләрнең берсе. Музей дәресендә тыңлаучылар Кул Галинең «Кыйсаи Йосыф» поэмасының үзенчәлекләре һәм аның Идел буе татарлары мәдәнияте тарихында әһәмияте турында белделәр. Катнашучылар бу поэманың тарихи шартлары белән таныштылар.
Ленинград камалышы-Бөек Ватан сугышы тарихының иң куркыныч битләренең берсе. Бу шәһәрнең кешелек тарихындагы иң озын камалышы: 900 көнгә сузылган авыр , газаплы батырлык көне мул. Сугыш тарихында бер генә шәһәр дә Ленинград кебек блокада да калмады.27 гыйнвар көнне Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре” Блокадалы Ленинград көндәлеге" дигән Бөтенроссия акциясен үткәрделәр.Акция вакытында катнашучыларга сугыш елларындагы кешеләрнең тормышы, икмәк заводларының ничек эшләве, икмәкне нәрсәдән пешерүләре һәм ни өчен «блокадалы»дип аталулары турында кыскача сөйләделәр.Чараның максаты - Бөек Ватан сугышы елларында Ленинградта яшәүчеләрнең батырлыгы һәм ныклыгы турында искә төшерү. «Блокада икмәге» Бөтенроссия акциясенең төп символы булып 125 грамм авырлыктагы икмәк кисәге тора. Ленинград блокадасының иң авыр чорында бер кешегә нәкъ менә шундый минималь норма икмәк бирү билгеләнгән иде. Без ,Бөек Ватан сугышы геройлары турындагы истәлекләрне истә тотарга, сакларга һәм аларның батырлыгы өчен рәхмәтле булырга тиеш!
Искечә Яңа елны каршылау- Яңа ел бәйрәмнәренең дәвамы ул. Бер-берең белән очрашып,күрешеп , матур яңа ел теләкләре ишетү һәм теләү өчен яңадан бер мөмкинлек бирелә. Шушы унайдан 13 январь көнне Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре “Искечә Яңа ел белән “ дип аталган бәйрәм кичәсе оештырдылар. Дәртле биюләр , күңелле җырлар , кызыклы уеннар белән үрелеп барган кичәдә авыл халкы рәхәтләнеп күңел ачтылар. Төрле еллар музыкасы белән төзелгән дискотекада биеделәр. Һәркем бәйрәмнән күтәренке күңел белән таралдылар.
10 январь көнне Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен «Кыш көне күңелле» исемле уен программасы үткәрделәр. Барлык балалар да күңел ачу, уйнау өчен җыелдылар. Өстәвенә, һава торышы бик җылы булды. Балалар рәхәтләнеп уйнадылар, Кыш бабайга без салкыннардан курыкмыйбыз, дип исбатладылар. Балалар тизлектә, көчтә, чыдамлылыкта, җитезлектә һәм зирәклектә ярыштылар. Катнашучыларга йөгерү, сикерүләр бик кызык булды, анда алар үзләренең спорт күнекмәләрен күрсәтә алдылар. Соңыннан барысы да кышны озату турында табышмаклар чиштеләр. Чараны карда хәзинә эзләү белән төгәлләделәр
6 гыйнварда Кече Шинар мәдәният йорты, китапханә, Уют мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Олы Нырты мәдәният йортында "Сертотмас урдәк" театраль тамашасын тәкъдим иттеләр. Бу кызыклы һәм гыйбрәтле әкият, аның геройлары-сөйкемле Йорт хайваннары. Балалар күңелле, җырлы-биюле тамаша карадылар, әкияттәге персонажларның җырларын җырладылар. Ахырда йорт хайваннары Яңа ел бәйрәме оештырдылар, Кыш бабай килде, татлы бүләкләр таратты, кызыклы һәм күңел ачу уеннары уйнадылар. Бәйрәм бик кызыклы һәм мавыктыргыч үтте.