20 август көнне Сәрдә авыл клубы мөдире Мишәбаш мәдәният йорты, Түбән Симет авыл клубы мөдирләре, Тимершык мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе һәм үзешчән артистлар белән берлектә, Сәрдә авыл клубы ишегалдында "Кичке авыл моңнары" дип исемләнгән урам концерты оештырдылар. Чара милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган иде. Чыгыш ясаучылар тамашачыларга күңелле иҗади программа һәм яхшы кәеф бүләк иттеләр. Авыл халкына һәм килгән кунакларга заманча һәм халык җырлары, төрле халык биюләре, шигырьләр, гармун моңнары тәкъдим ителде. Тамашачылар шулай ук "Капкалы", "Түбәтәй", "Утраулар" һ.б. халык уеннарында катнаштылар. Концерт кич утыру һәм дискотека белән тәмамланды.
Һәр ел саен 22 август көнне Россия Федерациясендә флаг көне билгеләп үтелә. Бу илнең дәүләт символы – милли флагка багышланган бәйрәм. Бу бәйрәм хөрмәтенә, 23 август көнне Сәрдә авыл клубы мөдире "Ил даны- флагта" дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрде. Чара башында катнашучылар Россия флагы, гимны һәм гербының барлыкка килү тарихын, шулай ук флагтагы һәр төс нәрсә аңлатуын, Россиянең рәсми символы кайсы елдан һәм кем тарафыннан кертелгәнен белделәр. Аннары "Россия флагы" стена газетасын ясадылар һәм аны чәчәкләр белән бизәделәр. Аннары сораулар ярдәмендә малайлар һәм кызлар булган белемнәрен ныгыттылар, тиз һәм оста итеп «төсле» табышмакларны чиштеләр, «Ак, зәңгәр, кызыл» уенын уйныйлар.
22 август көнне Сәрдә авыл клубы мөдире балалар өчен "Җәйге маҗара" дип исемләнгән квест-уен оештырды. Квестлар балаларның яраткан ял форматы, мондый уеннар гадәти чарадан бәйрәм ясарга һәм коллективны берләштерергә сәләтле, чөнки бердәмлек кенә җиңү китерә. Квест-уен барышында балаларга станцияләр буйлап күңелле сәяхәт ясарга һәм бүләкләр сандыгын табар өчен төрле биремнәрне үтәргә туры килде. Бу биремнәрне үтәү өчен катнашучыларга үзләренең бөтен фантазияләрен, эрудицияләрен, фикерләү тизлеген кулланырга туры килде. Малайлар һәм кызлар"Агачтагы хәрефләр", "Елан", "Аерма", "Чәчәкләр", "Дуслык" станцияләрдә булдылар. Квест-уенның һәр этабында катнашучылар төрле биремнәр алдылар. Биремнәрне үтәп бетергәч, балалар тәмле бүләкләр салынган сандык таптылар.
20 август көнне Сәрдә авыл клубында "Педагог һәм остаз елы"на багышланган "Педагог һөнәре" дип исемләнгән әңгәмә-фикер алышу узды. Укытучылар һәм остазлар - һәр җәмгыятьнең нигезе. Укучының укытучысы нинди күнекмәләргә өйрәтә, әхлакый нигез сала, укучы шундый булачак. Укытучылар һәм остазлар турында сөйләгәндә, балалар укытучылар һәм педагог һөнәре турында афоризмнар укыдылар. Авыл клубы мөдире кызларга һәм малайларга остазның кем икәнен һәм аның үсеп килүче буын тормышында роле никадәр мөһим икәнен сөйләде. Аннары балалар "Педагогик hөнәре эзләре буйлап", "Төрле һөнәрләр" уеннарын уйнадылар.
16 август көнне Сәрдә авыл клуб мөдире балалар өчен "Татар халык уеннары" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Балалар халык уеннарының күп гасырлык тарихы барлыгын белделәр, алар безнең көннәргә тирән борынгыдан килеп җиткәнен, буыннан-буынга тапшырылып үз эченә иң яхшы милли традицияләрне алганын белделәр. Аннары катнашучылар стена газетасы бизәделәр һәм Халыкара традицион халык уеннары фестиваль-конкурсы кысаларында "Түбәтәй" халык уенын уйнадылар. Халык уеннары балаларны интернациональ, сәнгать һәм физик тәрбияләүнең аерылгысыз өлеше булып тора.
9 август көнне Сәрдә авыл клубында Җирле халыклар көненә багышланган "Татарстанның мәдәни мирасы" дигән танып белү сәгате үткәрелде. Авыл клубы мөдире бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Балалар төрле халыкның көнкүреш һәм җирле халыкларның фольклор үзенчәлеге белән таныштылар. Татарстан халыкларының бай мирасы һәм аларның көнкүреше, хезмәте, гореф-гадәтләрен белделәр. Аннары балалар кәгазь курчакларга төрле милли киемнәр киерттеләр, алар арасында охшашлык һәм аерма таптылар. Чара ахырында "Түбәтәй" милли татар уены уйналды.
6 август көнне Сәрдә авыл клубында Бөтендөнья мәчеләр көненә багышланган "Песиләр көне" дип аталган күңел ачу сәгате үтте. Бу матур хайваннарны дөньяның барлык илләрендә һәм шәһәрләрендә яраталар, аларга үз хөрмәтләрен һәм яратуларын күрсәтәләр. Чара башында Сәрдә авыл клуб мөдире бу рәсми булмаган бәйрәм турында сөйләде. Аннары балалар үз сәләтләрен мәчеләр төшерелгән рәсемнәрне буяп күрсәттеләр. Соңыннан мәчеләр турында шигырьләр укыдылар, алар арасында бөек татар шагыйре - Герой Муса Җәлилнең «Карак песи» шигыре дә бар иде. Чара ахырында катнашучылар татлы призлар алдылар.
5 август көнне Сәрдә авыл клубында "Без табигать белән дус, безгә чүп кирәк түгел" дип исемләнгән экологик сәгать узды. Чара башында балалар белән экология, әйләнә-тирә табигать проблемалары һәм әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт кирәклеге турында әңгәмә үткәрелде. Аннары кызлар hәм малайлар "Чүп-чарны сортлау", "Нәрсә артык?", "Кыргый табигать", "Чиста урманнар" уеннары уйнадылар. Чара ахырында балалар табигатькә багышланган «Кояшлы түгәрәк» мотивы буенча үзгәртелгән гимн җырладылар һәм барлык гражданнар табигатьне һәм әйләнә-тирә мохитне сакларга тиеш дигән нәтиҗәгә килделәр.
29 апрель көнне Сәрдә авыл клубында "Күңелсез түгел безнең кич" дип исемләнгән чара оештырылды. Авыл клуб мөдире өстәл уеннары тарихы турында әңгәмә үткәрде. Катнашучылар бик теләп нард, шашка, шахмат, «диңгез сугышы», бильярд уйнадылар. Өстәл уеннары- үзара аралашу, вакытны файдалы үткәрү өчен яхшы ысул. Бу чараның нәтиҗәсе - дуслар белән күңелле итеп вакыт үткәрү булды. Балаларда өстәл уеннары белән кызыксыну сакланыр һәм алар җәйге каникулларда да буш вакытларын шулай күңелле үткәрерләр дип өметләнеп калабыз.
Сәрдә авыл клубында "Яңа ел хикәяләре" дип исемләнгән күңел ачу программасы оештырылды. Чара башында әкият персонажлары белән Яңа ел мини-спектакле күрсәтелде. Кунакларны алып баручы hәм куян каршы алды. Аннары балалар, Убырлының биремнәрен үтәп, югалган итекне Куянкайга кайтарырга булыштылар. Кыш бабай килү белән чын бәйрәм башланды. Балалар шигырьләр сөйләп бүләкләр алдылар, чыршы тирәли җырладылар һәм биеделәр, уеннарда катнаштылар. Соңыннан отышсыз лотерея билетлары уйнатылды. Лотереяда уенчыклар, тәм-томнар, мәктәп кирәк-яраклары, Яңа ел атрибутлары һәм башкалар уйнатылды. Залда шатлык, күңел ачу һәм дустанә аралашу атмосферасы хөкем сөрде.